С?мбел?б?йр?ме .(сценария на татарском языке)
“Сөмбелә”
5-11 класс укучылары өченШигырь сөйли-сөйли Гөлшан чыга:
Яфраклар вальс бииләр
Яфраклар оча җилдә
Очалар бер-берсен кочып
Төшмичә генә җиргә.
Бии-бии саубуллашып
Очалар талгын җилдә
Саубулыгыз очрашырыбыз,
Язалар килгәч бу җиргә.
(Әкрен генә атлап сәхнә түренә уза. Ана башка алып баручы-Салават кушыла. )
Салават: (Калын итеп киенгән, аягында йон носки, галош, башында бүрек, өстендә куртка) Көчкә мәктәпкә барып җиттем. Янгыр ява, салкын җил исә, бөтен җирдә пычырак. Көзнең бер уңай сыйфатлары да юк.
Гөлшан: Шуның кадәр пессимист булма инде. Һәр ел фасылының үз вакыты бар.
Салават: Җәйдән кышка бер-ике көндә күчсәң икенче төрле сөйләр идең.
Гөлшан: Әйдә уйлап карыйк әле. Җәй көне җылы, рәхәт, укырга йөрмисең, ялкауланып өйдә ятасың.
Салават Кыш - ул яңа ел бәйрәме. Саф һавада кызыклы уеннар, экстремаль спорт. Матур табигать фасылы. Ә көз?
Гөлшан : Ярар инде, көз көне дә табигать матур. Ышанмасаң, көзге урманга барып кара.
Яшелчәләр, җимешләр дә пешә.
Салават Ансы шулай... Укырга барасы бар, беренче сентябрь җитә, бәхетле җәй көннәре бетә.
Гөлшан: Бу сорауны төрле күзлектән карап була. Беренче сыйныфка бара торган балалар шатланалар, 11 гә барганнары соңгы уку елына әзерләнәләр.
Салават: Мескеннәр, кая эләккәнен белмиләр әле. 11 нче сыйныфлар бер елдан соң котыла, ә башкаларга ничә ел укыйсы бар.Иртән торырга, өй эшен эшләргә, иртәдән бирле кичкә кадәр мәктәптә утырырга кирәк.
Гөлшан: Мәктәптә укымасаң, надан калыр идең. Элек хезмәт маймылдан кеше ясаган. Хәзер белемнән күп нәрсә тора.
Көз кызы чыга
Рания. Җитте инде сезгә! Күпме бәхәсләшергә була? Хәтта минем турында оныттыгыз. Берсе дә мине каршы алмады, чибәрлегемне мактамады, матур күлмәгемә комплимент ясамады. Китәм мин сездән! Китәм! Сез минем эшемне җинел дип беләсезме?
Салават: Нәрсә сиңа ошамый? Гел көйсезләнеп йөрисең. Җыласаң, яңгыр ява, көлсәң, кояш чыга. Синең өчен гел һава торышы үзгәреп тора.
Гөлшан: Кая китәсең? Көз кызын югалтып булмый бит...
Рания: Ярар, ярар, ризалаштырдыгыз. Мин көз кызын сайларга конкурс уздырырмын. Иң чибәре, иң акыллысы, иң укымышлысы минем урыныма калыр, ә үзем диңгез ярына ял итәргә китәрмен.
Гөлшан 1 нче конкурс. Хәзер безнең яныбызга көз кызы конкурсында катнашучы кызлар чакырыла. Алар тамаша караучыларга үзләренең матурлыгын күрсәтерләр. Әйдәгез кызларны алкышлар белән каршылыйк
Салават: Бүгенге бәйрәмебез конкурслардан тора.Шуңа күрә җюри членнарын сайлап куеыйк.
Гөлшан:Җюри членнары итеп Директор урынбасарлары Залинә Назифовнаны һәм Алсу Рашитовнаны Ләйсән Тагировнаны тәкъдим итәм.
Салават:Хөрмәтле җюри ,Сезне урыннарыгызны алырга чакырам.
Гөлшан:Сөмбеләләребезгә беренче бирем._Үзегез белән таныштырыгыз.
(Сөмбеләләр чыгышы)
Гөлшан:Көз сылулары өчен 2 нче конкурс. Хәзер безнең кызлар җитезлеккә конкурс үтәләр. Кызлар киселгән яфрактан пазл җыерга тиешләр. Эшне тиз бетергәне җинүче була.
Салават : Карагыз әле, безнең мәктәбебездә нинди чибәр кызлар укый икән Көз кызын сайлау тагын да авырая.
Гөлшан : Ансын инде безнең жюри членнары билгеләр.
Салават: Ә хәзер һәр сыйныфның бәйрәмгә әзерләгән өй эшләрен крап китик Татарлар һәрвакыт матур киенергә яраткан. Югары мода өлкәсендә милли киемнәрне заманча төсмердә бирү чагыла. Һәрбер кешенең бары тик аның характерына, профессиясенә, хоббиларына хас үз стиле була.Безнең укучылар “Көз” темасына нинди костюмнар уйлап чыгарганнар икән.Әйдәгез бергәләп карыйк.Сүз 11 нче классларга бирелә.
(“Көзге мода “ конкурсы.11-5 класс укучылары чыгышы)
Гөлшан: Безнең күңелгә иң якыны татар халык ашлары. Тәмле ризык пешерү өчен дә җитезлек, сабырлык, күңел байлыгың киң булу кирәк. Пешергән ризыгыңны матурлап кунакларга тәкъдим итү өчен рәссам сәләте дә мөһим.Сезгә өй эше,тәмле ризык пешереп ,шул ризык турында сөйләргә әзерләнергә кирәк иде.Сүзне 11 классларга бирәбез. .(“Тәмле”конкурсы.11-5 класслар пешереп алып килгән ризыклары турында сөйли)
Салават– Бер рәссам бөтен дөньяны
Алтын төскә буяган,
Хәтта көчле яңгырлар да
Бу буяуны юмаган.
Гөлшан: Көз агачларны буяды,
Сары мәрҗән кидерде.
Боларның барсыда
Рәссам – көзнең бүләге.
Салават:Сүзне һәр классның рәссамнарына бирәбез.Рәхим итегез.
(“Туган ягымда көз” конкурсы. 11-5 класс укучыларының чыгышы)
Гөлшан: Алдагы конкурсыбыз “Музыкаль каймак” дип атала.
Салават:Сүзне һәр классның музыка яратучы укучыларына бирәбез.Рәхим итегез.
(Һәр классның концерт номерлары )
Жюри сыйныфларга урыннар билгели. Төрле номинацияле грамоталар тапшыра.