“С?мбел?” б?йр?ме 4нче сыйныф


“Сөмбелә” бәйрәмеМаксат:1. Уеннар, җырлар, шигырьләр аша балаларны бөртекле культуралар, яшелчәләр
белән таныштыру.
2. Укучыларның күзәтүчәнлеген, игътибарлыгын, иҗади сәләтен үстерү.
3. Табигатькә, кешеләр хезмәтенә, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт һәм
мәхәббәт тәрбияләү.
Алып баручы. Исәнмесез, укучылар, кадерле кунаклар. Без бүген Сөмбелә бәйрәменә җыелдык. Сөмбелә бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү эшләре бетә. Бәйрәм килә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп күңел ачалар. “Сөмбелә”- гарәп сүзе, ул башак, ашлык дигән сүзләрне аңлата. Бәйрәм үткәргәндә сары толымлы, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызларны Сөмбелә итеп сайлаганнар.
1 нче бала. Урман-кырларга
Килде матур көз.
Җәй үтте диеп
Үкенмибез без.
2 нче бала.
Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
3нче бала.
Уңыш җыелды,
Аккошлар китте.
Матур көз ае -
Октябрь җитте.
4нче бала.
Октябрьдә, октябрьдә
Яңгырлар бик еш ява
Бар үләннәр дә саргая
Чикерткә тынып кала.
5 нче бала.
Сандугачлар, карлыгачлар
Очып китте еракка
Торналар да ялга китте-
Җылы якка көньякка.
6 нчы бала. Алтын яфрактан,
Алсу яфрактан
Бәйрәмчә итеп
Көз ник киенгән?
Көз ник сөенгән?
Көз. Исәнмесез, минем нәни дусларым! Менә мин дә сезгә кунакка килдем. Бүген бар җирдә бәйрәм, чөнки игеннәр, яшелчәләр җыелып алынган, шуңа бөтен кеше шатлана.
Алып баручы. Көз, көз, әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз. Кәрзинемдә кыярлар, помидор һәм алмалар.
Алып баручы. Көз, көз, әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз. Кәрзинемдә сары, кызыл, алтын, матур төсләр бар.
Алып баручы. Көз, көз, әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?
Көз. Кәрзинемдә яңгырлар, җылы, салкын көннәр бар.
(Ишек шакыган тавыш ишетелә)
Алып баручы. Керегез, кер! Кем бар анда?
( Уңыш бабай керә. Киемнәренә төрле яшелчә рәсемнәре тегелгән)
Уңыш бабай. Исәнмесез, балалар! Мине таныйсызмы соң?
Балалар. Юк.
Уңыш бабай. Ә сез әйбәтләбрәк карагыз, менә минем киемнәрем нинди.
1 нче бала. Белдем, белдем, дуслар, бу бит Уңыш бабай.
Алып баручы. Карале, Уңыш бабай, без дә бит яшелчәләр үстердек.
Уңыш бабай.
Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,
Гөлдәй матур киенгәнсез.
Ниләр китердегез көзгә
Сөйләп бирегезче безгә.
(Яшелчәләр булып киенгән балалар чыга)
Кабак.
Карагыз әле бер генә
Менә миңа кабакка,
Турап куйсагыз мин сыймыйм
Хәтта тугыз табакка.
Кәбестә.
Мин булам- Кәбестә
Үзем яшькелт төстә,
Күлмәгем күп катлы,
Ашларга да төшәм мин,
Бәлештә дә пешәм мин,
Чөнки мине балалр
Көн дә көтеп алалар.
Кишер.
Минем исемем-Кишер.
Теләсәң, болай пешер
Теләсәң, ашка тура.
Мине яраткан бала
Озын гомерле була.
Бәрәңге.
Ә бәрәңге, бәрәңге,
Бәрәңгене күр әле!
Сап-сары бәрәңге белән
Тирән базыбыз тулды.
Суган.
Минем исемем Суган,
Мин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар,
Шифалы дип атыйлар
Салатка да турыйлар
Тураганда елыйлар.
Көз. Абау, нинди генә яшелчәләр юк икән монда! Күр инде син боларны! Кәбестәсе дә, кишере дә, кабагы да, суганы да нинди матур булып үскәннәр!
( Кәҗә булып киенгән бала керә)
Кәҗә.
Мин-Кәҗә, мәкәрҗә,
Арыды тоякларым
Бакча эчләрен гизәргә
Яралган аякларым.
Яратам кишерен дә,
Яратам суганын да,
Кәбестәсен, борчагын
Яратам мин барын да
Барыгыз да үземә-әә.
(Кәҗә яшелчә булып киенгән балаларны куып йөри башлый. Көз кәҗәне куып җибәрә.)
Көз.
Сөт бирүен бирәсең,
Ник бакчага керәсең?
Урлашу-бөтен уең,
Бар үлән ашап туен!
Юкса, менә күрерсең,
Чыбык тәмен белерсең.
(“Кем тизрәк җыя?” уены уйнала.)
Алып баручы.
Безнең җирләрдә мул үсте
Игеннәрнең һәр төре
Саламнары камыш кебек
Алтын кебек бөртеге.
(Арыш, бодай, солы, тары һ.б. булып киенгән балалар чыга)
Бодай.
Эшкәртсәләр бөртегемне
Бөтен шартын китереп
Минем оннан күмәч пешә
Күбек кебек күпереп.
Арыш.
Ә арыш соң, арыш,
Һәр башагы бер карыш
Егәрлегең булса гына
Син арыш белән ярыш.
Карабодай.
Менә мин-карабодай.
Ничек үстем соң болай?
Миңа игътибар итте
Һәрбер кыз, һәрбер малай
Мин бит тәмле ботка да
Һәм бик татлы шәп бал да.
Солы.
Солы соң солы- басу сылуы.
Борчак.
Үзем ап-ак, вак-вак йомры,
Мул итеп уңыш бирәм.
Вакытында җыймасагыз
Өйдән чыгып йөгерәм.
Көнбагыш.
Сары эшләпә кигәннәр,
Җем-җем итә күзләре.
Гел кояшка караганга
Кояш төсле йөзләре.
Уңыш бабай.
Рәхмәт сезгә, балалар,
Бик тырыш һәм бик уңган сез
Эш сөя һәрберегез,
Шуңа балкый йөзегез.
(Бер ягы яшел, бер ягы кызыл помидор керә)
Помидор
Уңыш бабай, тукта әле
Менә мине тыңла әле
Нигә яшел бер битем?
Нигә кызыл бер битем?
Уңыш бабай.
Белмим.
Помидор.
Мине караучы малай
Аның исеме-Рамай.
Бакчага һич килмәде,
Минем хәлне белмәде.
Минем бер ягым пеште,
Икенчесе пешмәде.
Алып баручы.
Ай-яй-яй
Рамай уңмаган малай
Сезнең арада андыйлар
Юктыр дип уйлыйм алай.
(Сөмбелә керә.)
Сөмбелә. Исәнмесез, нәни дусларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Минем исемем Сөмбелә.
Сөмбелә мин, Сөмбелә,
Мине һәркем дә белә,
Илгә байлык китерәм,
Җиргә муллык китерәм.
Алып баручы. Исәнме, Сөмбелә. Без сине сагынып көттек. Синең киләсеңне белеп, бәйрәмгә әзерләндек.
Алып баручы.
Зифа буйлы, җитен чәчле,
Зәңгәр күзле шушы кызның
Исемнәре ничек икән,
Әйтегезче, кем белә?
Балалар. Сөмбелә!
Алып баручы. Әйе, сез чынлап та бик гүзәл. Сез муллык китерәсез. Табынга ямь өстисез.
Сөмбелә. Рәхмәт.
1нче бала.
Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул Сөмбелә!
Бөтен җирне нурга күмә
Кояш кебек Сөмбелә.
2 нче бала.
Шатлык булып бүлмәбезне
Гөлгә күмә Сөмбелә,
Безнең бәйрәмебезгә
Син дә кушыл, Сөмбелә.
Алып баручы. Балалар, без бик күп яшелчәләр үстерәбез, тәмле – тәмле ризыклар пешерәбез. Ә иң кирәкле, иң тәмле ризык нәрсә ул?
Балалар. Икмәк.
Сөмбелә. Дөрес, балалар. Иң тәмле, иң кирәкле ризык ул – икмәк.
3 нче бала.
Икмәк-игенченең җан җылысы,
Җир анага кадер-хөрмәте
Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне.
4 нче бала.
Ипи басуда үсә,
Аннан амбарга күчә.
Аннары мичтә пешә,
Кызарып мичтән төшә.
5 нче бала.
Шуннан килә өстәлгәБезгә куәт өстәргә.
Ипи булса табындаБулдырам мин барында.
6 нче бала.
Һәркемгә ипи кирәк
Һәркөнне ипи кирәк.
Шуңа күрә игенченеХөрмәт итәргә кирәк.
Бергә. Игенчене хөрмәт итәргә кирәк.
(Уен. Күзне бәйләгән килеш яшелчәләрне тотып карап, исемнәрен әйтергә.)
Алып баручы. Балаларыбыз бик күп мәкальләр дә беләләр.
Эш кешене төзәтә,ялкаулык боза.
Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсең.
Хезмәтнең тире ачы була, җимеше татлы була.
Хезмәт иясе-хөрмәт иясе.
Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.
Алып баручы. Балалар, Сөмбелә безгә табышмаклар да алып килгән. Ул безне тапкырлыкта, зирәклектә сынап карарга тели.
( Балалар табышмакларның җавапларын табалар)
Сөмбелә. Булдырдыгыз, балалар! Бик зирәк икәнсез барыгыз да. Ярый, без китик. Сау булыгыз!