Публицистическая статья ?мирхан Еникины? педагогик т?рбия бир?г? карашлары.


Бикмеева Д. Д.
Башлангыч сыйныф укытучысы, 2 курс БДУ
Җитәкчесе: Идрисов Р.Р.
Әмирхан Еникиның педагогик тәрбия бирүгә карашлары.
Балаларга ничек педагогик дөрес тәрбия бирү – бүген актуаль төс алды. Күренекле татар әдибе Әмирхан Еникинең бу хакта концептуаль карашлары бар. “Әмирхан Еникиның педагогик тәрбия бирүгә карашлары” дип аталган мәкаләсе шул мәсьәләгә багышланган.
Правильно педагогическое воспитание детей становится актуальной проблемой. Об этом размышляет выдающийся татарский писатель Амирхан Еники.
Ачкыч сүзләр: педагогика, туган тел, башлангыч мәктәп һәм мәдәният.
Ключевые слова: педагогика, начальная школа и культура.
Балага дөрес тәрбия бирәм дисәң,
Үзеңне беренче тәрбиялә!
 Хәзерге глобаль үзгәрешләр чорында татар теле һәм әдәбияты  укытучыларының төп бурычы – күпмәдәниятле шәхес формалаштыру, белем бирү процессы белән дөрес идарә итү, рухи һәм физик үсеш булдыру. Балада югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү мәсәләсе кешеләрне гасырлар буе борчып килгән, чөнки кешелекнең киләчәге ил язмышы, гаилә бәхете, киләчәктә гражданин булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле.
ХХ гасыр татар мирас әдәбиятенең куренекле язучысы Ә. Еникиның тәрбия һэм укытуга карашлары төп урында тора. Тәрбияләү проблемасы аның "Туган як", " HYPERLINK "http://kitap.net.ru/eniki/5.php" Әйтелмәгән васыять", "Коранхафиз", "Тынычлану", "Тауларга карап", "Бер сүз" һэм башка әсәрләрендә, публицистик мәкаләләрендә, чыгышларында ачык курсәтелә.
Белеүбезчә, язучыбыз яшь чакларында байтак вакыт Донбасс һәм Үзбәкистанда укытучы хөнәренә бирелә. Анын әсәрләрендә игътибар нәкъ, тәрбия һәм белемгә, кешенең шәхеслегенә бирелә.
Шәхес буларак үстерү, Еники гомүмән, нәселдән кертелә ди. Язучы кешене ике төргә бүлә - затлы һәм затсызга. Ә. Еники әйтүенчә, ул узе намуслы Кулунчаковлар ыруыннан. Шул ук ырудан әдәбият классикасынын күренекле язучы А. Куприннын әнисе дә була.
Ә. Еники узенен сәнгать мемуарысы "Узган чара"да барлык булган ата-бабалары - татар князлары - морзалар турында яза. Аларның нинди шәхес булып килүен, җәмгыятьтә кайсы югары урында торуын карый. "Титул һәм дәрәҗә нәселдән бирелә", - ди ул. Билгеле, Еникеевлар фамилиясына бик якын туган булып килгән Терегуловлар, Акчуриннар, Енгалычевлар, Дашкиннар һәм Кудашевлар фамилиясына, болар барысыда риваят буенча бер князь Биханадан килеп чыга.
Нәсел дигәндә Әмирхан Еники генотип кына тугел, тәрбия, татар морзаларының гореф - гадәте дә кереүен аңлата. Вакытлар узу белән, морзалар башлыгы, тэртибе юкка чыга, әммә ләкин укуга омтылу, куңел рухы, әдәплек сакланып калган.
Әйтеп китик, Әмирхан Еники ХХ гасырның куренекле шәхесе булганга күрә педагогияга карашлары ачык чагыла.
Әмирхан бабабыз Темниководан чыккан татар-төмәннәрен этнопедагогикадан җинтекләп тикшерә һәм аларның гайләдәге узенчәлекле гореф - гадәтләрен аера. Шулай итеп Еники аларның шифалы шәригать йогынтылары белән яшь буынны тәрбияләу турында әйтә. Шулай ук язучыбыз аларның халык - ара гореф - гадәтләренә, аларның ата - анага, олыларга хөрмәт итеүнә игътибар итә.
Ә. Еникиның куп әсәрләрендә игътибар буын ныклыгына, анын тәрбиялегенә бирелә. Нәкъ "Үткән чара" әсәрендә гаиләнең, буынның ныклыгы, аларның авыр итеп килгән донья мәшакәтләрен җиңеп чыгыуы курсәтелә. "Буында булган хөрмәткә лаеклы кеше булыуы - әлеге буын яшьләренә төп мәсәлә булып калырга тиеш", - ди.
Мин Әмирхан Еники белән килешәм, чынлапта, беренчедән, ата - ана бала тәрбияләр алдыннан узен тәрбияләргә тиеш. Ата - ананын барча булган шәхси урнәге балада чагыла. Шуңа күрәдә Ә. Еникиның ата - анасы турында әйтеп китәсе килә, аның языуы буенча, аның ата - анасы гади һәм намуслы кеше булганнар. Алар "ярамый" белән "гөнаһ"ның нәрсә икәнен бик якшы белгәннәр. Үзләренең кешелекле булуы белән әлеге намуссыз, оятсыз булган буынга караганда югары баскычта торганнар. Икенчедән, тәрбия социаль яктан бәйле, кешенең кем белән, кайда аралашуыннан. Еники тәрбиясенә дә бик зур йогынты гасыр башындагы татар интелегенциясының куренекле язучылары һәм шагирлары Ш. Сунчаляй, М. Гафури, С. Сунчаляй, Г. Ибрагимов, Ф.Амирхан, Госдума депутаты Гайса мурза Еникеев, беренче медицинаның татар профессоры Абубәкер Терегулов, Математика белгече Заукан Богданов һ.б. булып килә.
Бераз вакыт утеүе белән М. Җәлил, А. Фәйзи, Г. Баширов, Х. Туфан, Н. Исанбет, С. Хәким, С. Кудаш, Ф. Кудашева, Э. Тенишев, Р. Акчурин, А. Зиятдинов Әмирханның күңелгә иң якын дуслары булып кала. "Алар белән аралашкан саен күңел тетрәнеп китә, җиңел булып куя", - ди ул. "Берәр кыенлып очраса да, кинәт алар кырда чакта, барысыда югала, бары тик якшылык, җылылык кына торып кала". Ә. Еники мирасында югары урында әдәбият һәм тәрбия тора. Ул бик куп язма эшләрен театрга, җыр - моңга, композитырлыкка багышлый.
Шуңа күрә, Ә. Еники, язучы - пәйгамбәребез, публицист, җәмагать эшлеклесе, әдәби классик, тормыш вакытында затлы зыялы булган. Анын барлык уткән тормыш юлы яшьләр өчен юл күрсәтүче йолдыз булып кына балкый. Анын педагогикага карашлары, үз әсәрләрендә борыннан килгән дөрес тәрбия бирүне ачыклап килеүе безнең өчен бары тик иң зур хәзина.

Әдәбият
1.Еники Ә. Әсәрләр: 5 томда. – 5 том: Публиөистик язмалар, мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. –312 б.