Урок «Ф?нис Яруллин «Ана» балладасы»
Тема:Фәнис Яруллиның “Ана” балладасы.
Максат:
Баллада жанрын искә төшерү. “Ана” балладасы белән таныштыру, әсәрне анализлау.
Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.
Әниләрне ихтирам итәргә өндәү; аларга карата шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
Җиһазлау: Ф. Яруллин портреты, аналар турында язылган мәкальләр, “Бишек янында Ана сурәте, эпиграф, компьютер, сүзлек эше,тест.
Дәрес планы:
Оештыру өлеше.
исәнләшү;
уңай психологик халәт тудыру.
Үткәннәрне актуальләштерү, өй эшен тикшерү.
тестлар белән эш (Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча).
Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
Теманы, максатны хәбәр итү.
Сүзлек эш.
Балладаны Фоат Галимуллин укуында язмадан тыңлау. (Сәнгатьле уку үрнәген тәкъдим итү).
Балладаны укучылардан рольләргә бүлеп укыту.
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Баллада жанры турында искә төшерү. Балладаны анализлау, эчтәлек буенча фикер алышу.
Бу әсәргә аваздаш булган легенданы тыңлау. (Укытучы сүзе).
Аналар турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерү, фикер алышу.
Аналар турында шигырьләр сөйләү. (Укучылар яттан шигырьләр сөйлиләр).
Иҗади эш. Укучылар үз әниләре турында өйдә әзерләп килгән презентацияләрен күрсәтәләр, язган иншаларын укыйлар.
Аудиоязмадан әниләр турында җыр тыңлау.
Дәресне йомгаклау.
Дәрескә нәтиҗә ясау.
Билгеләр кую.
Өй эше бирү.
-“Ана” балладасын ятларга.
Дәрес барышы:
– Хәерле көн, укучылар! Утырыгыз. Әдәбият дәресебезне башлыйбыз. Без узган дәресләрдә кем иҗаты турында сөйләштек? Дөрес, Фәнис Яруллин иҗаты турында.
– Укучылар, әйдәгез өй эшен һәм алдагы дәресләрдә үткәннәрне кабатлап китик, тестлар белән эшләп алыйк.
1. – Укучылар, хәзер тактадагы рәсемгә игътибар итегез әле. Рәсемдә сез кемне күрәсез? (Ана рәсемен). Ул нишли? (Бишектәге баласын тирбәтә).
Димәк, без бүген кемнәр турында сөйләшербез? (Әниләр). Әйе, әниләр турында, дөресрәге, Фәнис Яруллинның “Ана” балладасы белән танышырбыз.
2. – Балладаның эчтәлеге белән танышканчы сүзлеккә игътибар итик:
Сулган – кипкәнӘҗәл – үлем, смерть
Шифалы – файдалыЕгәр – көч
Фәрештә – ангелКубара – торгыза, күтәрә
3. Без бу әсәр турында сөйләшербез һәм балладага хас үзенчәлекләрне искә төшерербез. Башта балладаны Фоат Галимуллин укуында тыңлап китик. Сәнгатьле уку үрнәген игътибар белән тыңлагыз.
4. Балладаны рольләргә бүлеп укучылардан укыту (Ана, акчарлак,сандугач, җил, автор).
1. – Укучылар, бу әсәр нинди жанрга керә? (Баллада жанрына).
Баллада дип нәрсәгә әйтәбез? (Баллада итальян телендә бию дигән мәгънәне аңлата. Ул лиро-эпик шигъриятнең бер жанры. Балладаларга җанлы яки җансыз табигатьне һәм җәмгыять күренешләрен персонажлаштырып, әйберләрне җанландырып, геройларның батырлыгын һәм фаҗигале үлемен югары күтәреп тасвирлау хас. Ул – нигездә, романтик рухлы әсәр.
Әсәр нинди формада язылган? (Шигъри). Бу әсәрнең чыннан да баллада икәнен раслыйк әле.
Монда нинди геройлар катнаша? (Ана, акчарлак, сандугач, җил).
Алар ничек бирелгән? (Җанландырып бирелә, алар авыру ананың хәленә кереп, аның белән сөйләшәләр).
Мондый күренешне без нинди әсәрләрдә күрәбез? (Баллада жанрында язылган әсәрләрдә).
Бу әсәрдә төп геройларның берсе кем? (Ана).
Ул нинди халәттә бирелгән? (Ул авыру, түшәгендә ята, хәлсез, хәтта тора да алмый. Анага Акчарлак, Сандугач сүзе дә бик тәэсир итми. Ә Җил аның баласы турында кайгылы хәбәр китергәч, ул урыныннан торып баса, авыруы да онытылып китә. Бу инде ананың баласын шашып яратуын тасвирлый, аларның бөеклеген тагын бер кат раслый).
Ана үз баласы өчен ниләр эшли? (Якты дөнъяга тудыра, төн йокыларын йокламыйча үстерә, тәрбияли, аның турында һәрвакыт кайгыртып яши).
Балладада нинди тема яктыртыла? (Аналарның балалары өчен генә яшәве. Бала белән ана мәхәббәте).
Әйе, укучылар, Фәнис Яруллин бала күңеленә тизрәк үтеп керим әле дип, шигырь формасының җиңелен сайламый, шул ук вакытта күп кенә шигырьләрен җитди темаларга кора. “Ана” балладасында ул тетрәндергеч вакыйганы сурәтли.
2. Аналарның бөеклеге, олы җанлылыгы хәтта легендаларга да кергән. Шуларның берсен тыңлап китегез әле: - Бер гашыйк егеткә сөйгән кызы: “Сөюеңне раслар өчен миңа әниеңнең йөрәген алып кил”, - ди. Мәхәббәттән күңел күзе томаланган егет тиз генә өенә йөгереп кайта да, анасының йөрәген күкрәгеннән умырып ала һәм сөйгән кызы янына ашыга. Барган чакта кинәт абынып егыла. Шунда ананың канлы йөрәге телгә килеп: “Берәр җирең авыртмадымы, улым? – дип сорый. Фәнис Яруллиның без укыган әлеге балладасы да шушы легендага аваздаш.
3. – Укучылар, тактада язылган мәкальләргә игътибар итегез әле. Аларга нинди мәгънә яшеренгән?
1) Өйнең яме ана белән. 2) Ана – шәфкать диңгезе. 3)Ана күңеле балада, бала күңеле далада. 4) Җәннәт аналар аяк астында һ.б. (Укучылар үзләре белгән мәкальләрне әйтәләр).
Хәтта аерым китапларда да әниләргә аерым ихтирам күрсәтеп язылган. Мәсәлән, Коръәндә “Әниләргә уф дип тә әйтергә ярамый” диелгән, чөнки уф дигән сүз – ул туйдым мәгънәсен белдерә.
Аналар турында сез нинди шигырьләр беләсез? (Укучылар ятлаган шигырьләрен сөйлиләр).
Укучылар сез үз әниләрегез турында нәрсә әйтә аласыз? Алар турында сезгә презентация әзерләргә бирелгән иде. Әйдәгез, сезне тыңлап китик.
Ә хәзер әниләр турында бер матур җыр тыңларбыз.
1. – Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Әниләр турында,Фәнис Яруллиның “Ана” балладасы турында). Дәреснең эпиграфына күз салыгыз әле. “Әни кеше – баласына гомерлек юлдаш”. Бу юлларны сез ничек аңлыйсыз?
Димәк, әниләр безгә кояшлы иртәләр бүләк итүче, яшәүгә көч бирүче изге җаннар. Аларны кадерләргә, хөрмәт итәргә, рәнҗетмәскә кирәк. Мин сезнең итагатъле, тәртипле, ярдәмче, шәфкатьле, миһербанлы булуыгызны телим.
2. Дәрестә катнашып утыручыларга бик зур рәхмәт, аларга “5” билгеләре куям.
3. Өй эшен көндәлекләрегезгә языгыз.
“Ана” балладасын ятларга.
Дәрес бетте, сау булыгыз!
Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест.
1.Фәнис Яруллин ничәнче елда һәм кайчан туган?
А)1930 елның 9 ноябрендә Киров өлкәсенең Слобода районы Нократ авылында;
Б)1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында;
В)1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында.
2.Шагыйрь нинди уку йортын тәмамлый?
А)Казан Дәүләт университетының тарих-филология факултетын;
Б) Казан Дәүләт университетының чит телләр факултетын;
В) ) Казан Дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факултетын.
3.Әдипнең нинди мактаулы исемнәре һәм премияләре бар?
А)Муса Җәлил исемендәге премия;
Б)Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе;
В) Татарстан Республикасының халык шагыйре.
4.Фәнис Яруллинның кайсы әсәре автобиографик әсәр?
А)”Әнә килә автомобиль”;
Б)”Җилкәннәр җилдә сынала”;
В)”Һәркемнең үз сукмагы”.
5. ”Җилкәннәр җилдә сынала” әсәренең төп герое кем?
А)Фәнияр;
Б)Фәндәс;
В)Фәнис
6.Әсәрдәге төп геройга кем зур иҗади ярдәм күрсәтә?
А)Илсур Мәрдәншин;
Б)Илнур Ахметшин;
В)Илдус Гаделшин.
7.Фәниярга нинди сыйфатлар хас?
А)Тырышлык;
Б)Өметсезлек;
В)Белем алуга омтылыш.
8.Әсәрдәге геройның әнисенең исеме ничек?
А) .Гөлсирә;
Б)Гөлсәйдә;
В)Гөлнәзирә.
9.Герой тормышында зур роль уйнаучы кешеләр?
А)Мария Викторовна;
Б)Илсөя;
В)Ирина Викторовна.
10.Бу әсәр укучыда нинди хисләр уята?
А)Соклану;
Б)Кызгану;
В)Гаҗәпләнү.