Статья на тему Питр?ч районы Ш?ле урта гомуми белем бир? м?кт?бене? н?ти??ле эшл?ре


Питрәч районы Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең нәтиҗәле эшләре. Мәктәп укыту процессының өч функциясен тормышка ашыра: белем бирә, тәрбияли һәм акыл сәләтен үстерә. Бүгенге көндә иң мөһим , иң авыр, иң кичектергесез бурыч ул - кеше тәрбияләү.Бигрәк тә бала тәрбиясе, аны тормышка әзерләү. Илдәге тәртип тә, милләтнең ныклыгы да, гаиләдәге бәрәкәт- иминлек тә кешенең әхлагына бәйләнгән. Бу эшнең изге һәм кичектерсезлеген аңлап,Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Питрәч районының Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә шактый күп эшләр башкарыла.
Безнең мәктәпнең укытучылар коллективы укучыларда, халык традицияләре, милли культура чаралары ярдәмендә танып-белү, кызыксыну аша патриотизм хисе тәрбияләү өстендә эшли. Шул максаттан чыгып мәктәптә төрледән төрле кичәләр, атналыклар, КВН нар үткәрелә.
Үткәрелгән һәрбер эшнең, чараның файдалы булуы зарур.Нинди генә эш башкарылмасын,нинди генә шөгыль тапмасын – укучы үз эшенең, шөгыленең файдалы, кирәкле, мактаулы булуын тоярга тиеш.
Авыл җирендә яшәгәнлектән, беренче чиратта, авыл хуҗалыгына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә тырышабыз.Шунлыктан, мәктәп яны укыту-тәҗрибә участогында эшләүнең укучылар өчен тәрбияви һәм белем алу өчен әһәмияте гаять зур.Күренекле педагог В.А. Сухомлинский “Йөрәгемне балаларга бирәм” дигән китабында болай ди: “Хезмәт шатлыгы – куәтле тәрбия көче ул. Балалык елларында һәр бала бу хисләрне кичерергә тиеш”. Чыннан да, укучы яз көне үзе утырткан бер кыяр орлыгыннан көзен бик күп уңыш җыеп алса, яисә бер бөртек көнбагыштан үскән 2 - 3 метрлы үсемлек күрсә, сөенми калмас. Үз кулы белән чәчкән,үзе карап-тәрбияләп үстергән үсемлекләрдән җыеп алынган уңыш – аның хезмәт нәтиҗәсе.Үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрү , баланың көченә ышанычын арттырачак.
Мәктәп яны тәҗрибә участогы безнең мәктәптә 2. Участок барлыгы 2 гектар җир били. Шуның 1 гектарында яшелчәләр үстерелде. Участокларны Мөхетдинов А.Б. һәм Маннапова З.М.лар җитәкләде. Бу иптәшләр үз эшләренең остазлары . Алар бөтен укыту –тәҗрибә эше комплексын, укучыларның хезмәт практикасын үтү графигын планлаштырдылар, барлык культураларны үстерү технологиясе үтәлешен контрольдә тоттылар. Мөхетдинов А.Б. бакча җитәкчесе булып быел гына эшләде. Шулай булуга карамастан, бакчада бик күп эшләр башкарды, бай фантазиясен эшкә җикте. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш язын гына түгел, җәй буе да гөрләп торды. Яшелчәләрне утырту аларга вакытында су сибү, чүбен утау, бакча корткычларына каршы көрәш, өстәмә тукландыру да кирәк. Эшне дөрес оештыру нәтиҗәсендә, мәктәп бакчасында берсеннән - берсе матур чәчәкләр үсте, төрле яшелчәләр, җиләк –җимешләр өлгерде. Һәр елдагыча, быел да чөгендер , кишер, суган,кәбестә кабак, һ. б. лардан мул уңыш җыеп алынды. Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар хезмәт практикасын үтте. Мәктәп ашханәсенә яшелчәләр җыеп тапшырылды. Мәсәлән, ике участоктан барлыгы 1500 кг башлы суган, 50 кг кыяклы суган, 209 кг кыяр, 198 кг помидор, 3кг сарымсак, 150 кг кабак, 105 кг кабачки, 2000 кг бәрәңге, 2000кг кәбестә, 2000 кг чөгендер, 2000кг кишер, җиләк-җимештән 102 кг чия, 25,5кг карлыган җыеп тапшырылды. Ә пешекчеләр үз чиратында , җыелган уңышны эшкәрттеләр: тозладылар, төрле-төрле салатлар ясадылар. Хезмәт җимешләрен уку вакытында балаларга ашаталар. Ашханәдән арткан яшелчәләрне авыл халкына сатып , мәктәпкә акча да эшләдек. Мәктәп яны тәҗрибә участогында алып барыла торган эшләр укучыларда авыл хуҗалыгы хезмәтенә мәхәббәт тәрбияли, дәресләрдә алган теоритик белемнәрне практикада куллана белергә өйрәтә.
Мәктәп акча эшләү җаен үзе табарга тиеш. Акча эшләве, билгеле, җиңел эштән саналмый. Ләкин Шәле урта гомуми белем бирү коллективы, укучылар бюджеттан тыш мәктәбебезгә акча эшләү җаен таптылар. Узган ел ”Рацин-Шәле” хуҗалыгы бәрәңге алуда һәм кайткан бәрәңгене чүпләп бирүдә катнашкан өчен, укучыларга 4тонна 800 кг (105 мең 600сумлык) бәрәңге бирделәр.
2010 нчы елның көзендә 7 м.га 6 м.лы сарай салдык .Җәйге чорда Питрәчкә СМУ да укучыларыбызның тырышып эшләгәннәре өчен сарай салганда 3560 сумлык цемент белән ярдәм иттеләр. Ә Лаеш лесхозы агач утыртуда, үсентеләрне чүп үләннәрдән арындыруда булышкан өчен 6480 сумлык такта, идән-түшәмлекләр, агач материаллары китереп бирделәр.
Салкыннар башлану белән, укучыларның әти-әниләре мәктәп тәрәзәләрен томалап, җылытып киттеләр.(Бу 7670 сум тәшкил итә).
Үзебез карап үстергән үгезләрне суеп саттык. Укучыларга ашату өчен 150 кг ит калдырдык. Бу табыш 217мең 400 сум тәшкил итә. 34 куянны укучыларны тукландыру өчен суйдык. Шулай булгач, укучыларыбызга бюджеттан тыш 103 мең 200 сумлык итле ризык ашатабыз дигән нәтиҗә бу.
Үгезләр саткан акчага зур холодильник, тимер ишек, ашханәгә кирәк-яраклар алдык.
Мәктәп мастерскоенда укучыларыбыз агачтан авыл халкына ит кисү такталары, бәрәңге төйгечләр ясап саталар. Шуннан кергән 15 мең 300 сумга мастерскойны ремонтладылар, эш өстәле булдыру өчен кирәк-яраклар алдылар
Шулай булгач, безнең мәктәп дәүләт бюджетыннан тыш чиста 245 мең 420 сум акча эшли алган.
Педколлективның максатчан эше үз нәтиҗәләрен бирә. Бердәм, тату эшләгәндә генә мондый уңышларга ирешергә була.