Призентация на тему М?кт?пк?ч? яшьт?ге балаларны? к?н т?ртибе


«мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен көн тәртибе»Әти-әниләр җыелышына чыгыш Тәрбияче:Загриева М.И. Көндәлек режим ул-балаларның эшчәнлек төрләре һәм ялының рациональ дәвамлылыгы,дөрес чиратлашуы.Режим мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе тарафыннан түбәндәгеләрне истә тотып төзелә:-балаларның төркемдә булу вакытлары;-гамәлдәге санитария нормалары һәм кагыйдәләре;-мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә федераль дәүләт таләпләре;-мәктәпкәчә мәгарифнең үрнәк төп гомуми белем бирү программасы тәкъдимнәре;-белем бирү проөессын тормышка ашыруның үзенчәлекле шартлары;-ел фасыллары.Балалар бакчасында көндәлек режим үтәлә. Ә күп очракта ял көннәрендә бу режим бозыла. Нәтиҗәдә дүшәмбе иртә белән күпчелек бала арыган кыяфәттә һәм киресенчә ярсулы булалар. Шуңы күрә хөрмәтле әти-әниләр ял көннәрендә дә көндәлек режимны үтәвегезне сорыйбыз.«Балалар тормышында көн тәртибенең әһәмияте»
Көндәлек режимга таләп Баланың яшь үзенчәлеген барлау. Режимның үзгәрмәүчәнлеге. Вакытның төгәллеге һәм дөрес чиратлашуы, бер эшчәнлекнең икенчесе белән алмашынуы.Баланың кайчан ятуы, торуы, ашавы, уйнавы, саф һавада булуы буенча вакыт билгеләнгән булырга тиеш. Бу вакытны төгәл кулланырга кирәк.. Балаларны билгеле бер режимга күнектереп, гигиена таләпләрен кулланырга өйрәтеп, без аларның организмы өчен файдалы күнекмәләр барлыкка китерәбез. Һәм шуның белән сәламәтлекләрен саклыйбыз. Баланың физик яктан нормаль үсешенең төп билгесе- яшь үзенчәлегенә карап билгеләнгән төгәл көндәлек режим. Көндәлек режим ел фасылына бәйле Балаларны кабул итү7.30- 8.00сәг. 8.00 балаларны китерү соралаСәламәтлек һәм гигиена тикшерүӨс-киемен алыштыру вакытыТәрбияче белән әңгәмә вакытыДуслар белән аралашу вакыты Иртәнге зарядка8.00- 8.10Күтәренке күңелкөчеСәламәтлек 8.30- 9.00 иртәнге аш10.15-10.25 икенче иртәнге аш11.50-12.30 төшке аш15.30-15.45 кичке төшке ашАшау вакытыАшар алдыннан балалар белән өстәл янында үз-үзеңне тотуның иң гади күнекмәләре формалаштырыла:аш һәм чәй кашыкларын,салфетканы дөрес куллану;ипине вакламаска,азыкны түкми-чәчми ашарга,ризыкны авызны ябып чәйнәргэ,ашап туйгач рәхмәт белдерергә күнектерү;азык – төлек турында күзаллау,аңа сакчыл караш тәрбияләү. 9.30- 10.05белем бирү эшчәнлеге Белем бирү эшчәнлеге кызыклы материаллар белән уздырыла.Шөгыльләр ФГОС таләпләренә туры китереп уздырыла,УМК кулланыла. Саф һавада булу 10.25- 11.40Саф һавада балалар белән төрле күзәтүләр,хәрәкәтле,мөстәкыйль уеннар уздырыла.Уеннар аркылы балаларның хәрәкәт активлыклары,мөстәкыйльлекләре,иҗади сәләтләре үсә.Яшьтәшләре белән уйнаганда,гадел көндәшлек культурасы тәрбияләнә. Йокы вакытында гына бала тулысынча ял итеп көч җыя. Йокы дәвамлылыгы җитәрлек булырга тиеш.Балаларга кичке сәгать 9 йокларга ятырга киңәш ителә. Йокы алдыннан,йокыдан торгач балалар сәламәтлек сукмагыннан узалар.Баланың йоклавы12.30-15.00 УеннарКүптөрле уеннар кулланыла:хәрәкәтле,сюжетлы-рольле,музыкаль,дидактик, үстерешле танып белү. Балада максималь эшкә сәләтлелеге сәгать 8.00 сәг. 12.00 кадәр, ә минималь эшкә сәләтлеге сәг. 14.00 16.00 кадәр билгеләнә. Шуңа күрә белем бирү эшчәнлегенең көннең беренче яртысында булуы күз алдында тотыла. Атна ахырына баланың эшкә сәләтлелеге кими, алҗыганлыгы үсә. Гаҗәпләнеп калырга кирәкми, чөнки бала кайбер «начар» гадәтләреннән, эмоцияләреннән тыелып кала, актив хәрәкәтлеген контрольда тота…Бу барысы да нерв энергиясен сарыф итә. Балалар үз яшьтәшләре белән интенсив аралашудан да арырга мөмкиннәр. Шуңа күрә ял көннәрендә балаларны аңлап һәм хөрмәт белән карап, аларның йомшаруына исегез китмичә көндәлек режимны үтәп балаларны сау-сәламәт үстерик.