План-конспект урока по темеЗайфа Салихова-известная писательница нашего края


Дәрес темасы: Төбәк язучысы Зәйфә Салихованың тормыш һәм иҗат юлы.
Дәрес максаты:
укучыларны төбәк язучысы Зәйфә Салихованың тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, аның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү;
туган төбәк язучыларының тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту;
милли үзаң, югары әхлак сыйфатларын тәрбияләү.
Дәрес төре: сыйныфтан тыш дәрес - язучы белән очрашу.
Дәресне җиһазлау: компьютер, язучы турында өстәмә материаллар, З. Салихованың китаплары күргәзмәсе, төбәк язучылары турында җыентыклар.
Дәрес үткәрүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәттахова Люзия Назир кызы, РБның атказанган укытучысы.
Кулланылган әдәбият:
Салихова З.С. Мәңгелеккә җиргә килмәгәнбез.-Бәләбәй:2000 нче ел.
Салихова З.С. Ак җыр: хикәяләр,нәсерләр һ.б.- Бәләбәй: Бәләбәй шәһәр типографиясе,2008.-220 бит.
Төсләр балкышы: ”Бәләбәй утлары” әдәби берләшмәсе әгъзалары иҗаты, Бәләбәй,-2007 нче ел.
Дәрес барышы.
Укытучы. Туган шәһәребез- Бәләбәй татар әдәбиятын, сәнгатен, мәдәниятен, мәгарифен үстерүдә зур өлеш кертүче шәхесләр чыккан төбәк ул. Әдәби багланышлар, әдәби эшчәнлек кайчан башланган соң? Бәләбәй районында 1918 нче елда гәзит чыгару эше башланып китә. Нәкъ шул чорларда Бәләбәй гәзите каршында “Бәләбәй утлары” исемендәге әдәби берләшмә булдырыла. Бу берләшмә тарихын утызынчы елларда Бәләбәй педтехникумында укыган Ф. Кәрим, Гази Кашшаф, Кәшфи Басыйровлар башлап җибәрәләр. Берләшмә елъязмасында язучы Рәис Низамовның да исеме бар. Әдәбиятта якты эз калдырган Динис Бүләковның чишмә башы безнең әдәби берләшмәгә барып тоташа. Берләшмәгә исем кушуда танылган язучы Т.Таһировның катнашы бар. Төрле елларда Бәләбәйдә яшәп, эшләп киткән, соңыннан олы язучылар булып танылган Газыйм Аллаяров, Вазих Исхаков, Наил Котдусов, Риф Мөхәммәтҗанов, Барый Ногманов, Фирдәвес Бәшировалар да тирән калдырганнар бу якта.
Бик күп каләм тибрәтүчеләрнең исемнәре 70 нче еллардан алып күп еллар буе Рөстәм Заманов җитәкләгән шушы “Бәләбәй утлары” әдәби берләшмәсе белән бәйле. Язучыларның әсәрләре тупланган җыентык чыгару да традиөиягә әйләнгән. Бу җыентыкка сугыш һәм хезмәт ветераны Кәрам Әһлиуллин, Азат Әхмәт, Мәҗит Кәримов,Нәсимә Багаева, Фәһим Минһаҗев, Хәмит Тәүхетдинов, Зәйфә Салихова, Камил Фазлый һ.б. әсәрләре кертелгән.
Шулай ук проза осталары Денис Әхматҗанов, Винир Шәмсетдинов, Азат Әхмәтгалиев, Хаҗи Әхмәтҗанов, Илгизәр Гыйззәтуллинның да иҗат җимешләре урын алган .
Бүген без туган ягыбызның күренекле язучыларыбызның берсе- Зәйфә Салихованың тормыш һәм иҗат юлы,үзе белән якыннанрак танышып китәрбез. Хһрмәтле кунагыбызга дәрес ахырында биреләчәк сорауларыгызны әзерләп куегыз.
1 нче укучы.
Зәйфә Миргазиян кызы Салихова Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында 1957 нче елда туган. Башта туган авылында белем ала, аннары Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлый. Аскын районының Үрмияз, Бәләбәй районының Акбасар авылларында укыта. Читтән торып, Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1984 нче елдан Бәләбәй районы һәм шәһәренең “Бәләбәй хәбәрләре” редакциясендә эшли, бүгенге көндә дубляж буенча директор урынбасары, “Бәләбәй утлары”берләшмәсенең җитәкчесе. Нәсерләр, шигырьләр, хикәяләр яза. Әсәрләре Башкортстан, Татарстан гәзит-журналларында даими басыла. Бәләбәй районы һәм шәһәре хакимиятенең Фатих Кәрим исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат хезмәткәре.
2 нче укучы.
Туган як, туган җир, туган төбәк... Бу сүзләр һәммәбезгә якын һәм кадерле. Һәр кеше үзенең туган ягын аерым бер хис белән ярата, аны үзенчә матур сүзләр белән мактый.
Зәйфә Салихова иҗатының да төп темаларының берсе – туган як темасы. Бәләбәйнең 225 еллыгына багышлап язылган шигырендә үк без моны ачык күрәбез. Бу шигырь “Иң газиз җир” дип атала. Автор үз туган шәһәрен иң газиз җир белән чагыштыра, гаҗәеп төш күрүе турында сөйли, Бәләбәйнең тарихына кыскача байкау ясый, үткәнен барлый.
Аксаковлар рухы сеңеп калган
Бәләбәйнең моңлы күңеленә.
Шулай булгач, ничек җыр тумасын,
Һәр йөрәктән шигырь түгелә,- ди автор.
1 нче укучы.
Зәйфә Салихова туган шәһәрен гадел,иҗтиһатлы кешегә охшата, намус, гаделлек кебек хәзерге көндә бик тә кирәкле төшенчәләр турында фәлсәфи фикер йөртә. Туган шәһәрен әнкәсе кебек кайгыртучан, җылы, ди. “Халкыма”, “Сагынмаудан түгел” кебек шигырьләрендә дә автор
туган халкын яратуын, туган авылы- Мәтәүбашны, анда үткән бала чагын, үсмер елларын сагынуын күрәбез.
2 нче укучы.
1996 нчы елда язылган “Шушы яктан, шушы төбәктән мин...”шигырендә туган җир темасы бигрәк тә ачык чагыла. Автор шушы җирдә тууына, яшәвенә шатлана, мондагыдай тауларның, урманнарның, җиләкләрнең, кешеләрнең башка бер җирдә дә юклыгын аңлата. Ә хәзер туган як темасына багышланган шигырьләрен тыңлап китик.
(укучылар язучының “Шушы яктан, шушы төбәктән мин...”,”Хуш исләр генә бөркелә”, “Сентябрь алмагачлары” шигырьләрен укыйлар)
1 нче укучы.
Язучы Зәйфә Салихованың бер төркем шигырьләре “Әлегә өлгереп калыйм дип, Моң сибәм гомерләргә...” исеме астына тупланган. Бу шәлкем шигырьләрендә автор яшәү белән үлем, яшәү серләре, бәхет турында фәлсәфи фикерләрен белдерә, укучы белән киңәшә, гүя гомер куйган сорауларга җавап эзли, укучыны да бу турыда уйланырга мәҗбүр итә. Язучы күңеле китап кибетендәге алынмыйча яткан шигырь җыентыклары өчен борчыла, “күктән бу дөньяның керле күңелләрен юарлык яңгыр яудыруын сорый. Зәйфә Салихованың бу дөньяда - чәчәкләр илендә - чәчкә булып яшәп каласы килә, чөнки аның күңеле аклыкка, пакьлеккә омтыла.
(“Шомырт чәчәк атты...”,”Минем телем – изге болын...” шигырьләре укыла.)
2 нче укучы.
Зәйфә Салихованы бу тормышның каралыклары көрәшчесе дип һич икеләнми әйтә алабыз. Ул башка барлык кешеләрне дә изгелекләр генә кылып яшәргә өнди, бу дөньяга мәңгелеккә килмәвебезне исебезгә төшерә. Бигрәк тә телгә, сүзгә сак булырга, кеше булып яшәүнең кадерен белергә куша.
(“Мәңгелеккә җиргә килмәгәнбез…”,”Сүзләр- хисләр билгесе ул…” шигырьләре укыла)
1 нче укучы.
Авторның күп кенә шигырьләренә Зөлфирә Аубакирова, Кәрам Әһлиуллин, Рәис Ханнанов көй язган. Алар еш кына Башкортстан радио һәм телевидение тапшыруларында башкарыла.
(“Ак томан”җыры тыңлана.)
Укытучы.
Язучы З.Салихованың бер шәлкем шигырьләре – багышлаулар. Иң беренче “Иң матуры син генә “шигырен ул кадерле әнисе – Гайшә Юныс кызына багышлап язган. Тукайга, Хәйдәр Бигичевның якты истәлегенә, төбәк язучысы Камил Фазлыйга, башка дус – ишләренә багышланган шигырьләре дә урын алган бу бүлектә. Димәк, язучының һәркемгә әйтерлек сүзе, киңәше бар, ул беркемгә дә битараф түгел.
(“Иң матуры син генә”,”Шагыйрь халкы – сәер халык бит ул”,”Биргән дөнья кирәгеңне” шигырьләре укыла)
2 нче укучы.
Язучы күңеле тыныч түгел, ул тормыштагы кире күренешләрне уйлап, төннәр буе йоклый алмый, үрсәләнә, ничек тә тормышны, кешеләрне пакьләргә ашыга. Җиңү бәйрәменә кадәр яши алмаган ветеран өчен дә кайгыра язучы, аларны ничек хөрмәт итү турында уйлана.
Җиңә яулаучылар! Сезне ничек
Кадерләргә - күңел эзләнә.
Котлап һәммәгезне бәйрәм белән
Алдыгызга йөрәк тезләнә, - ди автор.

Шулай ук үзенең тез чүкмәс, горур татар кызы булуын да әйтеп үтә Зәйфә Салихова. Аның язмышы-халык язмышы, халкы- йөрәге кылы булуын ассызыклый.
(“Ничек гамьсез булыйм ди мин...,”Аягүрә йоклый ак каеннар...” шигырьләре укыла.)
Укытучы.
Язучы Зәйфә Салихованың 2008 нче елда Бәләбәйдә “Ак җыр” дип исемләнгән җыентыгы дөнья күрде. Бу җыентыкта хикәяләр, нәсерләр, парча, этюдлар, хатирәләр, публицистика урын алган. Авторның геройлары ихлас һәм игелекле, моңлы һәм мәхәббәтле. Күңелне җәрәхәтләүче- зәгыйфьләүче гарип дөнья да, адәм балаларына хас кире сыйфатлар да әрнү булып чагылыш тапкан.
Ә хәзер якыннан танышу өчен сүзне кунагыбызга бирәбез. Рәхим итегез,Зәйфә Салихова,
(Язучы үзе турында сөйли, укучыларның сорауларына җавап бирә,шигырьләрен укый)
Йомгаклау.Саубуллашу.