Презентация. Урок татарской литературы по теме «Г?з?лем – Яр Чаллы»


Яр Чаллы шәһәренең «Фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле» 35нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәлимгәрәева Ләйсинә Илгиз кызы Гүзәлем- Яр Чаллы Гүзәлем – Яр Чаллы Яр Чаллы – бай тарихлы борынгы шәһәр. Аның 300 еллык бай тарихы бар. Аңа 1626 нчы елда Алабуга крестьяны Федор Попов нигез салган дип санала. Революциягә кадәр хәзерге Чаллы шәһәре урынында авыл булган. Чулман елгасы буенда яшәүче халыклар игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Ә гражданнар сугышы чорында монда кызыллар һәм аклар арасында каты сугышлар барган. 1930нчы елда Чаллыга шәһәр статусы бирелә. Кечкенә кала үсә башлый. Бөек Ватан сугышы елларында Чаллы халкы фронт өчен икмәк үстергән, җылы киемнәр хәзерләгән. Сугыштан соң шәһәрнең яңа тарихы башлана.60нчы елларда ГЭС һәм ЗЯБ бистәләре төзелә. 1969нчы елның декабрендә Яңа шәһәр һәм КамАЗ заводлары төзелә башлый. Чаллы каласына төрле илләрдән, төрле җирләрдән егетләр-кызлар җыела башлый. Алар Кама автомобиль заводын төзергә киләләр, башта палаткаларда, вагоннарда яшиләр. Ә бит шундый зур завод төзүче эшчеләргә палаткаларда яшәү рәхәт булмый.Шуңа күрә йортлар төзи башлыйлар. Беренче булып 2\01 йорты салына. Ә 1976нчы елда беренче КамАЗ машинасы конвейрдан төшә. Тиз арада авыллар тоташа һәм Чаллы шәһәре көннән-көн үсә,зурая бара:юллар салына, киң урам-проспектлар, бульварлар барлыкка килә, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә. Кеше ашамый-эчми яши алмый, шуңа күрә сөт, ит, икмәк комбинатларын, кондитер фабрикасын, минераль сулар заводын да төзиләр. Бүгенге Чаллы – матур һәм заманча шәһәр. Монда 80 милләт вәкиле дус яшиләр, тырышып эшлиләр. Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың. М ә к т ә пГеографияМатематикаТ а р и хТатар телеӘдәбиятЯл паркы Ә менә бу- …Утырып йөрергә уңай.Көн дә ул безне йөртә, Кирәк җиргә өлгертә.Билетыңны алуга Чык син хәерле юлга. Өй эше -билетлар МәкальләрТама-тама күл булыр. Тамчы тамып таш тишә.Дөя дулап күккә менмәс.Бүредән бүрек ташлап котылмыйлар . Бикә бизәнгәнче туй үткән.Чебен дулап ат булмасИлен сатып ашаган-2 генә көн яшәгән. Сугыш беткәч батыр күбәя. Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсең. Ятып калганчы атып кал. Юрганыңа карап, аягыңны суз. Итәк кисеп җиң ялгама. Көтеп алган кунак кадерле була. Киеменә карап каршы алалар,акылына карап озаталар.Атың чыкканчы җаның чыксын. Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә. Моның белән ботка пешереп булмый. Авызы пешкән салкын суны да өреп эчкән. Сүз сөйләсәң, уйлап сөйлә. Ат менгәч, атасын оныткан.Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга. Туйга барсаң туеп бар, актык казын суеп бар. Үзем тапкан мал түгел, атам тапкан жәл түгел. География 1. Спросите друга, где находится город Набережные Челны. 2.Ситуатив күнегүне эшләгез. Скажите что: - г. Набережные Челны расположен на берегу реки Кама; - на месте нынешнего города были деревни Элеваторная гора, Красные Челны, Рябинушка, Орловка и другие - протекают и маленькие речки как Шильна, Мелекеска, Челнинка; - жители города выпускают грузовые и легковые автомобили.3. Татарстан картасыннан Чаллы шәһәрен табып күрсәтәгез. Чаллы Математика Математика 1626 - Чулман буенда яңа авыл барлыкка килә.1930 – Чаллыга шәһәр статусы бирелә.1969 – Чаллы шәһәрендә КамАЗ заводы төзелә башлый.000 000 1 – беренче КамАЗ машинасы номеры.1976 – беренче автомобиль конвейердан төшә.520 000 – нән артык кеше Чаллы шәһәрендә яши.80 – нән артык милләт вәкиле дус һәм тату яши.2030 – Шәһәребезгә 100 яшь тулачак.383 - быел Чаллыга …яшь булды. Тарих1. Чаллы шәһәре кайчан барлыкка килә?2. Яр Чаллы – нинди шәһәр?3. Чаллыга кем нигез салган? Бу кайчан булган?4. Элек шәһәр урынында нәрсә булган?5. Авыл халкы нәрсә белән шөгыльләнгән?6. ГЭС һәм ЗЯБ бистәләре кайчан төзелгән?7. Шәһәрнең яңа тарихы кайчан башлана?8. Бөек Ватан сугышы елларында халык нишли?9. КамАЗ заводлары кайчан төзелә башлый?10. Егетләр-кызлар ни өчен Чаллыга киләләр?11. Кешеләр кайда яшиләр? Ни өчен?12. Иң беренче кайсы йорт төзелә?13. Ә беренче КамАЗ машинасы кайчан чыга?14. Чаллы шәһәрендә тагын нәрсәләр төзелә?15. Бүгенге Чаллы каласы турында сөйлә.16. Чаллыда күпме кеше исәпләнә?17. Шәһәрдә ничә төрле милләт халкы яши?18. Аргамак –нәрсәнең символы? Татар теле Текстта бирелгән хәзерге заман хикәя фигыльләрне әйтегез, юклык формасына куегыз. Үткән заман хикәя фигыльләре булган җөмләләрне укыгыз. Соңгы җөмләне киләчәк заманда әйтегезХәл фигыльнең мөмкин булган төрләрен кулланып җөмләләрне берләштерегез. - 1626 нчы елда авылга нигез салына. Халык игенчелек ,терлекчелек белән шөгыльләнә. - 1930 нчы ел җитә. Чаллы шәһәре урынында авыл булган. - Бөек Ватан сугышы башлана. Чаллы халкы фронт өчен икмәк үстерә. - Сугыш бетә. Шәһәрнең яңа тарихы башлана. - КамАЗ заводлары төзелә башлый. Төрле җирләрдән егетләр- кызлар җыела. - Йортлар төзи башлыйлар. Кешеләр палаткаларда яшиләр. Әдәбият 1. Дөресме?Ялгышмы? - Чаллы – борынгы шәһәр. - Шәһәргә 1626нчы елда шәһәр статусы бирелә. - Монда КамАЗ машиналары чыгарыла. - Элек халык игенчелек белән шөгыльләнгән. - Шәһәргә Минзәлә крестьяны нигез салган. - Бүген шәһәрдә 1000 000 кеше яши.2. Татарчага тәрҗемә итегез. Дәфтәрегезгә языгыз. Набережные Челны – древний город. До революции люди занимались животноводством и земледелием. Челны становится городом. После войны начинается новая история города. Начинают строить автомобильный завод. Город растет. Современные Челны.3. 2нче бирем пунктлары буенча текстның эчтәлеген сөйләп карагыз. Туган якка юл тотамынТуган як, туган як.Иң гүзәл газиз яккаТуган як, туган як.Җир җиләкләре пешкән чак,Туган як, туган якАшыгам каенлыкка,Туган як, туган як.Талпына куңел, талпына ашкынаЯрсуына түз, түз генә,Каенлыкта җиләк пешкән,Тиз үрелеп өз генә.Чәчәкләрнең ниндие юк,Туган як, туган як.Хуш исле аллы-гөлле,Туган як, туган як.Бу якларга беркайда да,Туган як, туган як.Һич тиңнәр булмас төсле,Туган як, туган як. Талпына куңел, талпына ашкынаЯрсуына түз, түз генә,Каенлыкта җиләк пешкән,Тиз үрелеп өз генә.Каенлыкта сайрый кошлар,Сайрый – сайрый кошлар.Бер туктамый өздереп,Өздереп- өздереп.Озакламам кайтырмын мин,Кайтырмын – кайтырмын.Торып булмас көттереп,Көттереп –көттереп.Талпына куңел, талпына ашкынаЯрсуына түз, түз генә,Каенлыкта җиләк пешкән,Тиз үрелеп өз генә. Өй эше 1.Текстның эчтәлеген сөйләргә. 2. «Шәһәрнең мин яраткан урыны» темасына чыгыш әзерләргә.