Суфичылык : кич?, б?ген, ирт?г?


СУФИЧЫЛЫК : КИЧӘ , БҮГЕН , ИРТӘГӘ.Суфичылык – ислам дине белән бәйле гаҗәеп каршылыклы һәм катлаулы күренеш. Ул мөселман кешесенең үз-үзен, рухын камилләштерү юлы белән ходайга якынаюын һәм кушылуын күздә тоткан төрле дини-фәлсәфи карашлар җыелмасыннан тора. Идеологик күренеш буларак, суфичылык VIII гасырларда гарәп дөньясында туа, соңрак фарсы, төрки һәм башка мөселман халыклары арасында тарала. Аның тууы шул чордагы социаль тигезсезлек, иҗтимагый каршылыклар белән аңлатыла. Шәрык телләрендә суфи исеме еш кына “диндар”, “дәрвиш”, “акыл иясе”, “изге” сүзләренең синонимы булып йөри. Суфичылык формалашуга яһүд, христиан, манихей диннәре, Шәрык халыкларындагы төрле йолалар да зур йогынты ясый. Бу төшенчәгә “Әдәбият белеме сүзлеге”ндә шундый аңлатма бирелгән.
Суфичылык кешегә хис-тойгылары, эмоцияләре аркылы тәэсир итүне өстен күрә. Шуңа күрә ул төрле сәнгать чараларыннан, шул исәптән әдәбият һәм музыкадан да иркен файдалана. Урта гасыр Шәрык дөньясының күп кенә мәшһүр суфилары бер үк вакытта үз чорының күренекле әдипләре һәм фикер ияләре булганнар. Имам Газали, Фәридеддин Гат-тар, Җәләледдин Руми һ.б. әнә шундыйлардан. Суфилар үз фикерләрен әдәби әсәрләр аша укучыга ирештерә башлый, шулай итеп, суфичылык әдәбияты формалаша.
Суфичылык әдәбиятында алланы еш кына хаклык, сафлык, шәфкать, куәтлелек, юмартлык кебек сыйфатларга ия булган идеал рәвешендә сурәтлиләр. Әсәрнең герое шуны сөя, шуңа тартыла, һәр адымын шуның белән яраклаштырырга омтыла. Кеше табигатендәге кимчелекләр, җәмгыятьтәге бозыклык һәм начар яклар әнә шул өлгегә, идеалга мөнәсәбәттә тәнкыйтьләнә.
Сыйнфый тигезсезлек, төрле сугышлар һәм җәбер-золым, ислам дине Идел-Урал буйларында суфичылыкның Болгар чорыннан алып Октябрь инкыйлабына кадәр яшәвендә төп факторлар булганнар. Суфи шагыйрьләр Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый әсәрләре халкыбыз тарафыннан озак еллар укылып килә. Мәхмүд Болгариның “ Нәһҗел фәрадис” , Хисам Кятибнең “ Җөмҗөмә солтан”, Өмми Камал шигырьләрендә суфичылык идеяләре шактый урын алган. XVII шагыйре Мәүла Колый, бер яктан, суфилыкны кәсеп итеп, үз мәнфәгатләрен генә кайгыртучыларны кискен тәнкыйтли. Икенче яктан, “ Суфи нинди булырга тиеш?” соравына җавап бирергә омтыла. Аның аңлавынча, чын суфи – ул сүзе белән кыйлган гамәлләре бер булган кеше. Габди, Утыз Имәни, Ш.Зәкиләр дә суфичылыкка мөнәсәбәтле әсәрләр иҗат итәләр. Ш.Зәки үзенең шигырләрендә “Хакыйкатьне эзләүче кяфер бозыклык артыннан йөрүче мөселманннан хәерлерәктер” дигән фикердә тора. Суфилар үз фикерләрен әдәби әсәрләр аша укучыга ирештерәләр. Һәм бу очракта һичшиксез, халык мәнфәгатьләрен яклаган алдынгы фикер ияләрен, олы гуманистларны суфилар ролендә күрәбез. Бу мәгълүматлар суфичылык күренешенең мең елдан артык тарихы булуын дәлилли.
Бу чорларда һәм соңрак гади халык арасыннан чыккан суфилар иң элек үзенең яшәү рәвеше, үз-үзен тотышы, кыйлган гамәлләре белән башкаларга үрнәк, сүзләре белән эш-гамәлләре аерылгысыз кешеләр булганннар. Идрис хәлфә Зөлмөхәммәт тә нәкъ менә шундый хөрмәтле, изге затлардан саналган. Узган гасырда яшәгән халык арасында “ шәкерт абый” дип исеме таралган кешене дә мин шундый изге зат буларак телгә алыр идем. Кечкенәдән әби-бабайлар телендә бу хөрмәткә лаек кешенең әйткән сүзләре, киңәшләре еш ишетелә һәм сөйләүче, сүзен нигезләп: “Шәкерт абый шулай әйтә иде” дип йомгаклап куя. Минемчә, ул да үз чорының суфие булып саналган. Хәзерге вакытта суфиларны Төркиядә, Согуд гарәпстанында, башка гарәп илләрендә махсус хәзерлиләр. Суфый сүзе дә актив кулланылышта түгел. Бүгенге көндә иң яхшы сыйфатларга ия булган “сыйфат” һәм үз-үзләрен хакка, халыкка хезмәт итүгә багышлаган “бәнүс-суфә” мәгънәләре туры килә торган ислам дине тарафдарларын күпмедер дәрәҗәдә суфилар белән тиңләп булыр иде. Тик ислам динендә дә дин һәм милләт дип җан атып йөрүчеләр белән беррәттән дин исеменнән үз мәнфәгатьләрен кайгыртучылар да, ислам исеменнән эш йөртүче реакцион,концерватив көчләр дә бар. Ислам динен төрле пычрак максатларда файдаланучы ваһһабчылар төркеме нәкъ менә шундый максатларны күздә тотып эш итә дә инде. Алар, башка шундый төркемнәр динебезне каралтып күрсәтә, аерым бер төркем, дини юнәлешләр исламның көчәеп китүеннән курыккан як тарафдарлары өчен тулаем динне гаепләүгә мөмкинлек ача.
Суфичылык фәлсәфәсе дөньяви тормышка кимсетеп карый, иляһи мәхәббәтне, ялгызлыкны идеаллаштыра. Бу яктан караганда хәзерге дәгъватчылар аларга якын торалар, әмма бу төркем тарафдарларын шулай ук исламның саф дин булуы өчен көрәшүчеләр димәс идем. Халыкны дингә тартуда өндәү- чакырулар, куркытулар түгел, ә дин тотучыларның яшәү рәвеше, әхлагы, тормышы, намуслы хезмәте үрнәк булырга һәм башкаларны кызыксындырып һәм кызыктырып торырга тиеш. Әгәр без: “ 5 вакыт намаз укымасаң- мөселман түгел”, “ 30 көн уразаңны тотмасаң- мөселман түгел” дип катгый куябыз икән, дингә килүчеләребез сирәгрәк булыр, әлбәттә. Мондый катгыйлыктан 1-2 вакыт намазын башлаган яки берничә көн ураза тотудан башлаган мөселманның да куркып калуы һәм башлаган эшеннән ваз кичүе мөмкин. Хәзерге көндә дин өчен тырышам дип дин тотмаучыларга басым ясап, алар белән көрәшергә омтылып яшәүче дин әһелләре бернигә дә ирешә алмый, киресенчә, халык алдында үзенең әрсезлеген, әхлаксызлыгын күрсәтеп дәрәҗәсен генә төшерә, минемчә. Әгәр без милләттәшләребезнең югары әхлаклы, әдәпле, намуслы булуына ирешсәк, гомергә шушы төшенчәләр белән тыгыз бәйләнештә торган динебез дә куәтләнәчәк, көчәячәк һәм дингә чакыручы суфилар да, дәгъватчылар да кирәк булмаячак.