Внекллассное мероприятие посвященное войне 1812 года.
Буыннардан - буыннарга күчә батырларның гомере җыр булып
(1812 елгы Ватан сугышының 200 еллыгына багышланган әдәби - музыкаль монтаж)
Максат. Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, бердәмлектә - көч икәнлеген күрсәтү, илебезнең данлы үткәне белән горурланү хисе уяту, 1812 елгы канлы вакыйгалар, сугыш геройлары белән таныштыру, аны Бөек Ватан сугышындагы җиңү белән чагыштыру, Ватан төшенчәсенең бөеклеген, әлеге җиңүдә-татар халкының ролен күрсәтү.
Катнашалар: 1 нче алып баручы; 2 нче алып баручы; укучылар.
Укучылар сәхнәдә тезелеп тора, алып баручылар - уртада, бер якка татар егете hәм кызы, икенче якка солдат баса. Монтажның эчтәлеге презентация слайдларында күрсәтелеп барыла.
1 нче алып баручы. Хөрмәтле укучылар! 2012 ел Россия Президенты Указы нигезендә “Россия тарихы елы” дип игълан ителде.
2 нче алып баручы. Чөнки 2012 ел - юбилейлар елы. Шулар арасында иң зурысы - 1812 елгы Ватан сугышында олы җиңү. Бу вакыйгага быел 200 ел булды.
1 нче алып баручы. Ул сугыш та илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күпме күз яше китергән. Күпме сабыйлар ятим калгандыр, бәхеттән мәхрүм булгандыр. Ватанга булган мәхәббәт барысыннан да көчле булып чыккан. Илебезгә Җиңү килгән.
2 нче алып баручы. 1812 елгы Ватан сугышы, нәкъ Бөек Ватан сугышы кебек үк, гадел, мили-азатлык сугышы була. Франция белән Россия арасында тирән сәяси hәм икътисади каршылыклар җитәрлек була.
1 нче алып баручы. Наполеон I нең агрессив сәясәте дөньядагы иң зур ил саналган Россияне яулап алу хыялы белән алып барыла. Моңа 1807 елгы Тильзит солыхы да каршылык күрсәтә алмый.
2 нче алып баручы. Россиягә походка Наполеон бик тырышып әзерләнә. Рус армиясен тиз генә тар-мар итеп, аннан мөмкин кадәр ансат котылырга тели ул. Французлар үзләрен “Бөек армия” дип атый. Наполеон 610 мең кешедән торган гаскәр туплый. Аның гаскәрләрендә, француз солдатларыннан тыш, басып алган илләре: Пруссия, Австрия, Бавария, Саксония, Италия, Польша, Испания солдатлары да була.
1 нче алып баручы. Россия, әлбәттә, йоклап ятмый. Рус хөкүмәте сугыш янавын сизә, сугышны башламый тору чараларын күрә. Илебез дә үзенең гаскәрен арттыру өстендә эшли. 1 нче армия генералы Барклай-де-Толли, 2 нче армия генералы Багратион, 3 нче армия генералы Тормасов Александр I гә үзләренең стратегик планнарын тәкъдим итә.
2 нче алып баручы. 1812елның 12 июнендә Наполеон армиясе, сугыш игълан итмичә, Неман елгасы аша Россиягә береп керә. Халкыбызның “Рус-француз сугышы бәете”ндә бу вакыйгалар ачык сурәтләнә.
1 нче укучы.
Тарих мең дә сигез йөздә ун икенче сәнәдә,
Напольонның гаскәрләре яу башлады Рәсәйгә.
Бисмилла әйтеп башладым, бу бәетнең башларын,
Француз белән сугышып, күпне күрде башларым.
Французлар килеп кергән Мәскәү дигән калага;
Безнең гаскәр килгәчтин, алар качты далага.
Мәскәүгә дә кердек без, Наполеонны күрдек без;
Французларны җиңгәндә, җир җимереп йөрдек без.
2 нче укучы.
Французларның күпере, тимер икән челтәре;
Башкорт-типтәр туган икән француздан элгәре.
Французның атлары кырын җирдә дулыйдыр;
Башкорт белән типтәрләр французны турыйдыр.
Башкорт, типтәр уклары, туры бәрә күпләре,
Без сугышта күргәннәр әле монда бетмәде.
Мендем тауның башына, атым яздым ташына,
Бу француз азган икән үзенең газиз башына.
3 нче укучы.
Армияне җыйдырып сайлап-сайлап алдылар,
Без сугышка кергәндә, куанышып калдылар.
...Французның илләре, түгәрәк икән күлләре,
Французларны куганда, үттек без күп илләрне.
Наполеонның эшләпәсе кангә тапланган иде,
Без сугыштан кайтканда, илләр шатланган иде.
Дүрт-биш кердек сугышка, каннар билдин актылар,
Сугышларны бетергәч, безгә медаль тактылар.
1 нче алып баручы. Наполеон Смоленскины ала. Мәскәүгә килеп җитә. Чит ил басып алучылары белән көрәшкә гаскәр генә түгел, халык ополчениесе дә күтәрелә. Партизаннар сугышы башлана.
2 нче алып баручы. Партизаннар хәрәкәтен оештыручы, хәрби язучы, танылган шагыйрь, генерал-лейтенант, нәсел шәҗәрәсе белән татарларга барып тоташкан Денис Давыдов була.
1 нче алып баручы. Сугыш башлану белән бөтен дөнья «кайный» башлый. Сугыш барышында хәзерге Башкортостан җирлегендә 28 башкорт-татар полкы, 2 типтәр полкы төзелә, сугышка ирләргә ияреп хатын-кызлар да китә. Мәсәлән, башкорт кызы Янтүрә батырлыгы өчен сугыш медале белән бүләкләнә.
2 нче алып баручы. 1812 елгы Ватан сугышында Оренбург, Пенза, Сембер, Сарытау, Касыйм h.б. төбәкләрдә яшәүче татарлар да актив катнаша, кайберләре югары дәрәҗәле орденнар белән бүләкләнә.
1 нче алып баручы. Легендар кавалерист Надежда Дурова Алабуга кызы була. Ул Смоленск янындагы авыр сугышларда шәхси батырлык күрсәтә, Бородино cугышында каты яралана. М. Кутузов аны үзенең ординарецы итеп куя.
2 нче алып баручы. Сугышка бармаган халык тик тормый. Татарлар башкаласы качакларны кабул итә, театр артистлары җыелган акчаларын яраланган сугышчыларга ярдәмгә, Ватан ихтыяҗларына тапшыра. Безнең Башкортостан җирлегендә яшәгән татар, башкорт халкы читтә калмый, Рәсәй гаскәре ихтыяҗларына 1812 елның 15 августына 500 мең акча җыеп тапшыра, 4139 ат бүләк итә.
1 нче укучы.
Онытмыйк без Җиңү батырларын,
Алар өчен үлем юк җирдә!..
Буыннардан-буыннарга күчә
Батырларның гомере җыр булып.
Илне яратудан өстен хис юк
Чын батырлык - илгә тугрылык.
2 нче укучы.
Батырларны барлый-барлый,
Тарих битен актарам.
Ватандашлар батырлыгын
Укып гаҗәпкә калам.
3 нче укучы.
Илнең азатлыгы өчен
hәлак булган, кан койган,
Киләчәк буын хакына
Күпме ирләр җан кыйган?
4 нче алып баручы.
Ил күгендә ул батырлар
Йолдыз булып яналар,
Ул исемнәр тарихлардан
Мәңгелеккә баралар.
1 нче алып баручы.
Армия генералы Барклай-де-Толли бик дөрес хәрби хәрәкәтләр ясый, ләкин гаскәренең саны hәм әзерлеге ягыннан руслардан күпкә өстен булган французлар гел алга бара.
2 нче алып баручы.
Патша Александр I рус армиясенең башкомандующие итеп генерал Кутузовны билгели. Дошманны Мәскәүгә кертмәс өчен Бородино авылы янында бик көчле сугыш була. Французлар биредә зур югалтуларга дучар ителә. Тәҗрибәле Кутузов, рус армиясен тагын да көчсезләндермәс өчен, икенче көнне сугышны давам итми. "Чигенергә!" дигән карар кабул ителә.
1 нче алып баручы.
Дәhшәтле Бородино сугышы күренекле рус шагыйре Михаил Лермонтовның “Бородино” исемле шигырендә бик ачык яктыртылган. Татар-башкорт атлы полклары да Бородино сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәтә. Асфандияров Әнвәр Закир улы 1812 елгы Ватан сугышының 180 еллыгына багышлап бастырган “Кадерлеләрем сез минем..” китабында сугышта катнашучыларның исемлеге бирелгән.
2 нче алып баручы.
Бу исемлектә көмеш медальләр белән бүләкләнгән безнең якташларыбыз да бар. Карамалы-Валит (хәзерге Гафур авылы) авылыннан Мөхәммәтяр Колганаев, Арысланбәктән – Вәлишә, Ярмөхәммәттән – Имангол.
1 нче алып баручы.
Фили авылындагы Хәрби Совет, армияне саклап калу максаты белән, Мәскәүне вакытлыча калдырып торырга дигән карар кабул итә. Һәм бу - бик дөрес карар була.
2 нче алып баручы.
Бушап калган Мәскәүдә көчле янгын башлана. Французлар нишләргә, кем белән сугышырга белми. Ашарларына бетә, салкын Мәскәү үзәкләренә үтә. Наполеон Александр I не килешу төзергә чакыра.
1 нче укучы.
Батырлары булган халыкТарихларда хур булмый,
Иманы камил халыклар
Беркайчан да хур булмый.
2 нче укучы.
Дуслар өчен - ачык колачыбыз,
Дошман өчeн – безнең кылыч нык,
Илем байрагында өч сүз балкый:
Теләктәшлек. Хезмәт. Тынычлык.
3 нче укучы.
Инде мин ничәнче мәртәбә
Гасырлар китабын актардым.
Күпме яу, сугышлар аркылы
Син җиңеп чыккансың, Ватаным.
1 нче алып баручы.
Башкомандующий, французларны чолганышта калдырып, тамам хәлсезләндерү планын эшли. Россиянең барлык халкы, шул исәптән татарлар да, Наполеонның, җиңелмәс армиясе турындагы мифны юкка чыгара. 1812 елның 21 декабрендә француз армиясе Россиядән куып чыгарыла. Патша Александр I 25 декабрьдә (яңа стиль белән 6 гыйнварда) Ватан сугышының тәмамлануы турындагы Манифестка кул куя.
2 нче алып баручы.
Рус гаскәрләре бөтен Европаны Наполеон хакимлегеннән азат итә. 1814 елның 18 маенда Париж солыхы төзелә. Европа Наполеон изүеннән котыла.
1 нче алып баручы.
Бишәр йөз сугышчыдан торган 30 га якын татар-башкорт атлы полклары Дрезден, Данциг, Берлин, Люксембург, Лейпциг шәhәрләрен азат итүдә катнаша. Париж өчен сугышларда тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәтә.
1 нче алып баручы.
Европа илләрен Наполеон гаскәрләреннән азат итүдә катнашып, зур батырлыклар күрсәткән, Парижга тәүгеләрдән булып аяк баскан татар - башкорт полклары «За взятие Парижа 19 марта 1814 года» дигән көмеш медаль һәм орденнар белән бүләкләнә. Шулай ук 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан бөтен яугирләргә дә «В память войны 1812 года» дигән көмеш медаль тапшырыла.
1 нче укучы.
Илемнең хуҗасы булганга,
Мин җиргә нык басып атладым.
Кешеләр күтәрде Ватанны ,
Кешене күтәрде Ватаным.
2 нче укучы.
Мин күрдем төннәрне таратып,
Дөньяда алсу таң атканын.
Яктыра, аллана җир йөзе ...
Таң булып нур сибә Ватаным.
3 нче укучы.
«Сез кайсы халыктан?" - дисәләр,
Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр,
Тик исән булсын, дип, Ватаным.
(“Матур булсын” дигән татар халык җыры башкарыла.)
Син дә җырла, батыр егет,
Син дә җырла, матур кыз!
Матур булсын, матур булсын,
Матур булсын бу тормыш!
Безнең ил кояшы балкыйЯкты булыр көн саен;
Якты булсын, якты булсьн,
Якты булсын көн саең!
Илебезнең халыкларыМатур тормыш коралар;
Тыныч булсын, тыныч булсын,
Тыныч булсын дөньялар!