?кият укучыларны сынап карау буенча викторина. (Башлангыч сыйныфлар ?чен)
Тема: Әкият укучыларны сынап карау буенча викторина.
Максат: Әкиятенең мәгънәсенә төшенү; сөйләм телләрен үстерү..
Материаль: Әкиятләр китабы.
Җиhазлау: төрле әкиятләргә иллюстрацияләр, компьютер, магнитофон
Дәрес планы.
Оештыру.
Исәнләшү.
Актуальләштерү.
Сорауларга интерактив тактада җавап бирү.
1)Убырлы карчыкның тору урыны.(Тавык тәпиендәге йорт)
2)Җәнлекләр җыелып яши торган йорт.(Төремкәй).
3)Патша хатыны булган саз хайваны.(Бака).
4)Аю белән бабай бүлешеп яшәгән яшелчә.(Шалкан).
5)Өч кызны әниләренең хәлен белергә чакыручы җәнлек.(Тиен).
6).Коткарыгыз!Безне соры бүре ашый.("Бүре һәм җиде кәҗә бәтие"әкиятеннән кәҗә бәтиләре).
7).Бар да яхшы тәмамланды, бары койрыгым гына бәкедә
ябышып калды.(Төлке белән бүре әкиятеннән – бүре).
8).Урманда утын кисүче хүҗабызны эзлим.Җитмәсә этебез дә аңа ияреп киткән иде.("Сертотмас үрдәк"әкия-
теннән үрдәк.)9).Сез бераз кызганыгыз мине,коткарыгыз и балалар,мон-
нан ары үзегезгә,нәселегезгә тимәм.("Шүрәле әкиятеннән Шүрәле.).
10).Алтын тарагым белән чәчләремне үрәм дә,бәйрәмегезгә киләм.("Су анасы" әкиятеннән Су анасы.
11."Сертотмас үрдәк"әкиятендә нинди геройлар бар?
Санап чыгарга. (Үрдәк,йорт хуҗасы,эт,керпе,куян,аю,
бүре,төлке).
12.Бу өзек нинди әкияттән ?Зур колаклы,бик иркә,бик кадерле кыз икән ул әнисенә...("Куян кызы").
13.Бу өзек нинди кош турында бара?Төскә алар тавык төсле чуар,ә башлары аларның песи башына бик охшый,күзләре коточкыч зур булсалар да көндезләрен күрмиләр...
(Ябалак.)
14.Әкиятнең исемен әйт. Берсе ак,берсе кара,үзләре гелсугышалар.("Чукмар белән Тукмар").
IV. Йомгаклау.
Дәресне йомгаклап, нәтиҗә ясау.
- бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды?
- дәрес сезгә ошадымы?
Әкият укучыларны сынап карау буенча викторина.
1)Убырлы карчыкның тору урыны._______________________________________________________
2)Җәнлекләр җыелып яши торган йорт.__________________________________________________
3)Патша хатыны булган саз хайваны.____________________________________________________
4)Аю белән бабай бүлешеп яшәгән яшелчә._________________________________________________
5)Өч кызны әниләренең хәлен белергә чакыручы җәнлек._____________________________________
6).Коткарыгыз!Безне соры бүре ашый________________________________________________
7).Бар да яхшы тәмамланды, бары койрыгым гына бәкедә
ябышып калды.______________________________________________________________________
8).Урманда утын кисүче хүҗабызны эзлим.Җитмәсә этебез дә аңа ияреп киткән иде.
_________________________________________________________________________________
9).Сез бераз кызганыгыз мине,коткарыгыз и балалар,мон-
нан ары үзегезгә,нәселегезгә тимәм.__________________________________________________
10).Алтын тарагым белән чәчләремне үрәм дә,бәйрәмегезгә киләм._____________________________
11."Сертотмас үрдәк"әкиятендә нинди геройлар бар?
Санап чыгарга. ______________________________________________________________________
12.Бу өзек нинди әкияттән ?Зур колаклы,бик иркә,бик кадерле кыз икән ул әнисенә...______________
13.Бу өзек нинди кош турында бара?Төскә алар тавык төсле чуар,ә башлары аларның песи башына бик охшый,күзләре коточкыч зур булсалар да көндезләрен күрмиләр...___________________________
14.Әкиятнең исемен әйт. Берсе ак,берсе кара,үзләре гелсугышалар.____________________________________________________________________________