Юл й?р? кагыйд?л?рен ?йр?т? буенча дидактик уеннар


«Транспорт төрен ата”
Максат:
Уеннын тәртибе: тәрбияче балалрга транспорт төрләренә кагылышлы табыәмаклар өйтә, балалар уйлап дөрес җавап бирергә тиешләр. Җавапны дөрес әйткән бала шул транспорт сүрәтләнгән рәсем тапшырыла. Кем күбрәк рәсем җыя, шул җиңүче дип игълан ителә.
Нинди гаҗәп өй бу?
Һәр ягы тәрәзәле.
Аягында резина, бар ашаганы бензин.
Бу нинди өй? (Автобус)
Аның бар дүрт көпчәге
Ташый ул бик күп кешене. (Автобус)
Мин бик акыллы үзем,
Бензин да “ашамыйм” мин.
Тик бер бәлә –
Ут бетсә, тик торам мин. (Троллейбус)
Юк, мин поезд түгел,
Ләкин аңа охшаган.
Чөнки йөрибез без
Тимер юллардан. (Трамвай)
Ат түгел ул, кешнәми
Йөз аттан ким эшләми.
Үзе тыр да тыр килә,
Йә, нәрсә бу, кем белә? (Трактор)
Кош түгел оча. (Самолет)
Ике тәгәрмәчле арба,
Атсыз да алга чаба. (велосипед)
Маңгаенда мөгезе бар,
Боргаласаң -үкерә
Менеп атлансаң биленә
Җилдән җитез йөгерә. (мотоцикл)
Үзе тыр да тыр килә,
Бар эшне эшли белә.
Сукалый да, тырмалый да
Я нәрсә ул,кем белә? ( трактор)
Уф- пуф итәр,
Еракка алып китәр,
Кирәк җиреңә илтәр. (поезд)
Тешле-тешле чүмечле.
Ул үзе шундый көчле
Берүзе эшли ала
Йөз кешелек эшне. (Экскаватор)
“Бу нинди билге”
Максат:
Кызыл түгәрәк эчендә
Бу нинди ап- ап шакмак?
(юл юк, машиналарга йөрергә ярамый)
Андый билге булган җирдәЙөреп була велосәпид тә .
(велосипед юлы)
Юлда туктап ял итәргәУрын кирәк һәркемгә.
Җавап эзләп аптырамагыз,
Таныш билге ул сезгә.
( ял итү урыны)
Көн дә, төн дә утларым
Сигналлар биреп тора
Минем өч төрле төсем бар
Йә, әйтегез, кем булам. (Светофор)
-Ак өчпочмаклы билге
Җәяүлегә киңәшче.
“ Кыю атла юл аркылы
Мин булганда әйдәле!
(Җәяүлеләр чыгу урыны)
Юлда бик ачыксагыз,
Ашханәне табарга
Сезгә ярдәмгә килер
Кайсы билге, кем әйтер? (ашханә- хезмәт күрсәтү билгесе)






Ул кисәтә шоферларны
Акрын, игътибар!
Якында гына балалар,
Мәктәп, бакча бар!
Бу билге хәвеф-хәтердән
Коткара – үзе кырыс.
Карыйк әле, нәрсә икән
Монда ......( куркыныч борылыш)
Ай-яй-яй! Ай-яй-яй!
Китеп барды трамвай!
Эх, билгене күрмәдек
Һәм шуңа өлгермәдек.
Җәяүле тыныс кына
Күперне менеп бара.
Менде, төште – юлны чыкты,
Бу билге нинди була?
(Җир асты чыгу юлы)




“Юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту”
1. Иң беренче йөк ташу өчен нинди транспорт чарасы кулланылган?
а) автомобиль;
б) трактор;
в) җигүле ат.
2. Светофорның төсләре нинди тәртиптә урнашкан (өстән аска )
а) кызыл,сары, яшел;
б) яшел, сары, кызыл;
в) сары,яшел, кызыл.
3. Тыю билгеләре ничек сурәтләнә:
а) кызыл өчпочмак;
б) кызыл түгәрәк;
в) зәңгәр түгәрәк.
4. Әгәр юлда җәяүләп барсаң, син:
а) пассажир;
б) җәяүле;
в) йөртүче.
5. Әгәр автобуста, троллейбуста, трамвайда барсаң, син:
а) җәяүле;
б) кунакка баручы;
в) пассажир.
6. Транспортның хәрәкәт итә торган урыны:
а) сукмак;
б) ял итү урыны;
в) юл.
7. Автомобильне кем йөртә?
а) машинист;
б) йөртүче (водитель);
в) очучы
8. Җәяүле светофорындагы яшел кешене күрсәң нишләргә:
а) аның белән контактка керергә;
б) баскан урында катып калырга;
в) юл аркылы чыгарга.
9. Әгәр уңайлы юл кырые (тротуар) булмаса җәяүлеләргә барырга рөхсәт ителә:
а) юл уртасыннан;
б) машина юлының кырыеннан,машина хәрәкәтенә каршы;
в)тыкырыктан.
10. Юлны аркылы чыгар алдыннан нишләргә кирәк:
А)сул иңбаш аша төкерергә;     
б) башта- сулга, аннан уңга карарга;
В) башта- уңга, аннан сулга карарга.