Татар теленн?н эш программасы (3нче сыйныф, татар т?ркеме)
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:
- Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгының 2010 нчы елның 17 нче декабреннән 1897 нче номерлы приказы ("Об утверждении и введении в действие федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования" ); Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан расланган 2014 нче елның 29 нчы декабреннән 1644 нче номерлы, 2015 нче елның 31 нче декабреннән 1577 нче номерлы приказлары нигезендәге үзгәрешләр белән;
- Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының 2016 нчы елның 3 нче мартыннан 1815/16 нчы номерлы хаты (О направлении рекомендаций по составлению образовательной программы и рабочих программ учебных предметов»);
- «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа. V-IX сыйныфлар» (Төзүчеләр: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, Г.Р.Шакирова, Казан, 2013);
- «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар» (Казан: Татар, кит. нәшр., 2011);
-«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 26 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе» гомуми белем бирү учреждениесенең төп белем бирү программасы;
- «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 26 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе» гомуми белем бирү учреждениесенең уку елына уку планы;
- «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 26 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе» гомуми белем бирү учреждениесенең эш программасы турында нигезләмәсе;
- Ф.Ф.Харисов, Г.Р. Шакирова, Р.К. Сәгъдиева. Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2013,Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек.
ТАТАР ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮНЕҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр
татар теле дәресләрендә яңа белемгә ия булу теләге булдыру;
туган телең – татар теле белән горурлану хисләре, белем алуга омтылыш булдыру, телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, татар теленең байлыгын, матурлыгын тоярга өйрәнү, туган телне өйрәнүнең әһәмиятен аңлау;
сөйләмне камилләштерүгә омтылу; сүзне дөрес итеп куллана белүнең әһәмиятен аңлау;
активлыкка, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртергә омтылу;
төрле шартларда белем һәм күнекмәләрне куллана белергә өйрәнү;
тел байлыгын, грамоталылыкны арттыру өстендә эшләүне булдыру, иптәшләрнең фикеренә, эшчәнлегенә уңай мөнәсәбәт булдыру;
танып -белү, яңалыкка омтылыш формалашу;
төркемнәрдә аралашуның әһәмиятен аңлап шөгыльләнү;
үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү.
Метапредмет нәтиҗәләре
Регулятив УУГ (РУУГ):
мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын формалаштыру; парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү;
максатка ирешү юлларын билгеләү; үзеңнең кызыксынучанлык өлкәңне билгеләү;төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, куллана белү;
уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү;
дәреслек белән эшләү барышында уку төрләрен куллану, кирәкле мәгълүматны аерып алу, төркемнәрдә эшләү;
эш барышында инициатива күрсәтә белү;
дәреслектән яки укытучы тәкъдим иткән башка мәгълүмат чыганагыннан тиешле мәгълүматны таба белү;
үз фикереңне формалаштыру; парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү;.
укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга һәм эшнең дөреслеген тикшерергә өйрәнү;
тема буенча сораулар бирә белү, үз фикерен җиткерә белү;
тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;
эш барышында өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү;
дәлилле җиткерү, билгеле бер күрсәтмә нигезендә эшли белү;
логик фикерләүне үстерү, төп фикерне билгели, аны үз сүзләре белән әйтеп бирә алу;
үз уеңны, фикереңне төгәл әйтә белү; максатка ирешү юлларын билгеләү; план төзү;
уку проблемасын чишү өчен план төзү; шушы план нигезендә эш оештыру, үз эшчәнлегеңнең максатка ирешүдә ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын күзәтү;
кирәкле сүзләр группасын яки сүзләрне тизрәк эзләп табу, уку, сүзлекләрдә иркен ориентлашу өчен алфавитны яхшы үзләштерү;
мөстәкыйль рәвештә хаталар өстендә эшләргә;
дәреслекләрдә ориентлаша белергә: шартлы билгеләрне укый белергә;
үз эшчәнлекләрен укытучы күрсәтмәсе буенча адымлап контрольдә тоту, үз эшчәнлекләренең дөреслеген тикшерү; үз фикереңне зур булмаган текст яки берничә җөмлә рәвешендә белдерү;
анализлау , чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү; эшчәнлегеңне контрольгә алу;
биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую.
Танып белү УУГ (ТБУУГ):
эзлекле фикер йөртүгә нигезләнеп, дәрестә бурыч куярга өйрәнү;
төрле дәрәҗәдәге күнегүләрне һәм биремнәрне үтәү,
үзләштергән белемнәрне контроль эш, башка төр иҗади эш вакытында куллана белү;
ана телендә алган белемне башка фәннәрдә куллану теләге булдыру.
татар теле фәнен башка предметлар белән (әдәбият, рус теле һәм рус әдәбияты, чит телләр һәм әдәбияты, тарих) бәйләп өйрәнү;
орфографик сүзлектән файдалана белү.
Коммуникатив УУГ (КУУГ):
укытучының һәм сыйныфташларының фикерен тыңлый һәм аңлый белү;
әңгәмәгә кушыла белү;
диалог төзүдә катнашу, үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү;
үз фикереңне формалаштыру; парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү;
укытучының, классташларыңның сорауларына җавап бирү;
күршең белән хезмәттәшлек итү;
үз җавабыңны яки иптәшеңнең җавабын раслау өчен кагыйдәгә таянырга мөмкин икәнен аңлау;
предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү;
укытучының, классташларыңның сорауларына җавап бирү;
парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү.
ПРЕДМЕТНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ
2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (10 сәгать)
Авазлар һәм хәрефләр.Сузык һәм тартык авазлар.Калынлык(ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләре.Сүз басымы.Сүзләргә фонетик анализ ясау. Исем, фигыль, сыфат.Җөмләнең баш кисәкләре. Дөрес һәм матур язу күнегүләре өстендә эшләү.Аңлатмалы һәм сүзлек диктантлары язу.
Сүз (9 сәгать)
Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Күп мәгънәле сүзләр. Синоним, омоним, антоним сүзләр. Аларны тексттан табу, сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү.
Сүзлекләр турында мәгълүмат бирү һәм алар белән эәләргә өйрәтү. Сүзлек диктантлары язу. Кабатлау.
Сүз төзелеше һәм ясалышы (10 сәгать)
Тамыр һәм кушымча. Тамыр һәм ясалма сүзләр. Тамырдаш сүзләр. Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчаларның ялгану тәртибе һәм үзенчәлекләре. Кушма һәм парлы сүзләр. Төрле типтагы диктантлар язу.
Кабатлау.
Морфология (26 сәгать)
Исем туры нда өйрәнгәннәрне искә төшерү. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр. Исемнәрнең килеш белән төрләнүе турында мәгълүмат бирү. Берлек һәм күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
Сыйфат турында белгәннәрне искә төшерү, ныгыту. Синоним, антоним сыйфатлар. Аларны сөйләмдә дөрес куллану. Сыйфатларның исемне ачыклап килүе, җөмләдәге роле.Татар телендә сыйфат белән сыйфатланмышның бәйләнеш үзенчәлекләре.
Сан. Аның мәгънәсе, сораулары. Саннарны сөйләмдә дөрес куллану. Татар телендә сан белән саналмышның бәйләнеш үзенчәлекләре.
Алмашлыклар. Зат алмашлыклары.Аларның мәгънәсе, килеш белән төрләнеше. Сорау алмашлыклары турында мәгълүмат бирү.
Фигыль. Аның заманнары. Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше, аларның сөйләмдә дөрес кулланылышы. Рус телендәге фигыльләрнең заманнары һәм зат-сан белән төрләнешендәге үзенчәлекләр. Кабатлау.
Синтаксис (17 сәгать)
Өйрәнелгән сүз төркемнәрен кулланып, сүзтезмә һәм җөмләләр төзү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.
Җөмләнең коммуникатив төрләре: раслау, сорау, өндәү һәм инкяр җөмләләр. Алар янында тыныш билгеләре. Инкяр итүнең төп формалары: хәбәр булып килгән фигыльдә юклык кушымчаларын, түгел кисәкчәсен, юк хәбәрлек сүзен куллану.
Җөмләнең баш кисәкләрен билгели белү.
Аергыч турында мәгълүмат бирү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.Русча җөмләләрне татарчага тәрҗемә итү. Татар телендә җөмләдә сүз тәртибе(ия белән хәбәрнең, аергыч белән аерылмышның урыннары).
Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (4 сәгать)
Бәйләнешле сөйләм үстерү (26 сәгать)
6-8 җөмләдән торган диалоглар төзи белү. Укыган яки тыңлаган өзекнең эчтәлеген тулы җөмләләр белән сөйли белү. Бирелгән тема буенча диалог төзү, монологик сөйләм оештыру. Башлаган диалогны яки монологны дәвам итү(төгәлләү).
ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ
Бүлек Сәгать саны Уку-укыту эшчәнлеге2нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау 10 Дәреслек белән танышу, рольләргә бүленеп диалог уку, сорауларга җавап бирү, авазлар һәм хәрефләрнең аермасын һәм үзенчәлекләрен әйтү, күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү, парларда эш, рәсем буенча хикәя төзеп язу, диктант язу
Сүз 9 Рольләргә бүленеп диалог уку, кагыйдәне кабатлау, күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү, парларда эш, җөмләләр төзү. Табышмаклар чишү, тексттан антонимнар, синонимнар, омонимнарны табу, “Эш дәфтәре”ннән биремнәр үтәү, төркемнәрдә эш
Сүз төзелеше һәм ясалышы 10 Рольләргә бүленеп диалог уку, кагыйдәне истә калдыру, тексттан сүзләрнең тамырын һәм кушымчаларын дөрес билгеләү, тәрҗемә итү. Мәкальләрнең мәгънәсен аңлату, рольләргә бүленеп диалог уку, ясалма сүзләрне аера белү, алар белән җөмләләр төзү, мөстәкыйль эш, парлы һәм кушма сүзләр ясау, парларда эш, аерым укучылар җавабы
Морфология 26 Исем турында өйрәнгәннәрне искә төшерү, кагыйдә уку, исемне тексттан табу, “Кем күбрәк сүз әйтә?” уены, исемнең килеш сорауларын һәм кушымчаларын истә калдыру, аларны тексттан табу, “Эш дәфтәре”ннән биремнәр үтәү. Зат алмашлыкларын һәм аларның сорауларын истә калдыру, алар белән җөмлә төзү, тексттан алмашлыкларны табу. Тексттан саннарны табу, тәрҗемә итү, рольләргә бүленеп диалог уку, кагыйдә чыгару, әкиятне дәвам итү. Сыйфатлар белән сүзтезмәләр төзү, күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү. Тексттан фигыльләрне табу, рольләргә бүленеп диалог уку, кагыйдә чыгару, чагыштыру, үзгәртеп язу, парларда эш. Хикәяләр төзү, диктант язу
Синтаксис 17 Сүзтезмәләр һәм җөмләләр белән танышу, аларның ни өчен кирәклеген аңлау, өйрәнелгән сүз төркемнәрен кулланып, сүзтезмәләр, җөмләләр төзеп язу. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кулланып, рәсем буенча хикәя төзү. Аергычны кулланып, җөмләләр төзү, хикәяне тулыландырып язу, парларда эш. Русча җөмләләрне татарчага тәрҗемә итеп язу, сүзлек белән эш, аерым укучылар җавабы, парларда эш.
Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау 4 Сорауларга телдән җавап бирү, кушымчаларны куеп язу, җөмләләр төзү, “Эш дәфтәре”ннән биремнәр үтәү, терәк сүзләр ярдәмендә 6-8 җөмләдән торган диалог төзү, раслау һәм инкарь җөмләләрне аерып язу, баш кисәкләргә сызу, парларда,төркемнәрдә эш
Бәйләнешле сөйләм үстерү 26 Рәсем буенча хикәя төзү, язма эш, сорауларга җавап, әңгәмә, иҗади эш, диалог төзү, парларда эш, монологик сөйләм төзү
БАРЛЫГЫ 102 КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ
№ Тема
Сәгатьләр саны Үткәрү вакыты
3 А-Б Үткәрү вакыты
3 В
план факт план факт
2 нче сыйныфта үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау 10 1 Яңа уку елы котлы булсын!
Авазлар һәм хәрефләр. 1 1нче атна (сент.) 2 Сузык һәм тартык авазлар. 1 1 3 Кереш күчереп язу №1 “Гөлләр үстерик”. (Кушымта) 1 2 4 Хаталар өстендә эш. Калынлык һәм нечкәлек хәрефләре. 1 2 5 Сүз басымы. Сүзлек диктанты №1. 1 2 6 Сүзләргә фонетик анализ ясау 1 3 7 Исемне кабатлау. 1 3 8 Фигыльне кабатлау. 1 3 9 БСҮ. “Мәктәп бакчасында” рәсем буенча хикәя 1 4 10 Сыйфат. 1 4 11 Тикшерү диктанты “Дежур укучы” (старт эше). Диктант №1. (Кушымта)
4 12 Хаталар өстендә эш. Җөмләнең баш кисәкләре. 1 5 13 Ия белән хәбәрне кабатлау 1 5 14 БСҮ. “Көз көне ял паркында”. Рәсем буенча хикәя. 1 5 II. Сүз 9 15 Сүз, аның лексик мәгънәсе. 1 1нче атна (октябрь) 16 Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. 1 1 17 БСҮ. “Тәмле сүз” дигән темага диалог төзү. 1 1 18 Бер һәм күп мәгънәле сүзләр 1 2 19 Синонимнар. Сүзлек диктанты №2. 1 2 20 Омонимнар. 1 2 21 Антонимнар. 1 3 22 Татар теленең сүзлек составы 1 3 23 Лексикография турында мәгълүмат. 1 3 24 Контроль диктант “Кошлар” (“Мәгариф”, №11, 2011). Диктант №2 1 4 25 Хаталар өстендә эш. БСҮ. “Китапханәдә” темасына хикәя төзү. 1 4 III. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы 10 26 Сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымчалар. 1 4 27 БСҮ.”Урманда” яки “Зоопаркта” темасына рәсем буенча хикәя. 1 2нче атна (ноябрь) 28 Ясалма сүзләр. 1 2 29 Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар 1 2 30 Тамырдаш сүзләр 1 3 31 Татар һәм рус телләрендә кушымчалар ялгану тәртибе һәм үзенчәлекләре. Сүзлек диктанты №3. 1 3 32 БСҮ. “Татарстан Республикасы” 1 3 33 Өйрәтү характерындагы изложение “Трамвайда”. Изложение №1. (Кушымта) 1 4 34 Хаталар өстендә эш. Тамыр һәм ясалма сүзләр 1 4 35 Кушма сүзләр 1 4 36 Парлы сүзләр. Сүзлек диктанты №4.
1 1нче атна (декабрь) 37 Грамматик биремле күчереп язу.(Дәреслек, 116 нчы күнегү) 1 1 38 Хаталар өстендә эш. Сүз төзелешен кабатлау. 1 1 IY. Сүз төркемнәре 26 Исем 10 39 Исем, лексик-семантик үзенчәлекләре. 1 2 40 Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. 1 2 41 БСҮ. “Яңа ел бәйрәме”. 1 2 42 Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр. Сүзлек диктанты №5. 1 3 43 Исемнәрнең килеш белән төрләнеше 1 3 44 Контроль күчереп язу “Китап – канатлы”. (Кушымта) 1 3 45 Хаталар өстендә эш. Баш килеш 1 4 46 Иялек килеше. 1 4 47 Юнәлеш килеше 1 4 48 БСҮ.”Кышкы көн” хикәя төзү 1 2нче атна (гыйнвар) 49 Төшем килеше 1 2 50 Чыгыш килеше. Сүзлек диктанты №6. 1 2 51 Контроль күчереп язу. (Дәреслек, 138нче күнегү) 1 3 52 Хаталар өстендә эш. Урын – вакыт килеше 1 3 Сыйфат 5 53 Сыйфатның лексик-семантик үзенчәлекләре 1 3 54 Синоним сыйфатлар 1 4 55 Антоним сыйфатлар 1 4 56 Сыйфат һәм сыйфатланмышлар 1 4 57 БСҮ. “Туган ягым” рәсем буенча хикәя. 1 1нче атна (февраль) 58 Сыйфатларның җөмләдәге роле.Тест. 1 1 Сан 2 59 Сан. Санның лексик-семантик үзенчәлекләре 1 1 60 БСҮ. “Ашамлык кибетендә” диалогы 1 2 61 Сан һәм саналмыш. Сүзлек диктанты №7. 1 2 Алмашлык 3 62 Алмашлыклар. Зат алмашлыклары. 1 2 63 Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. 1 3 64 Контроль күчереп язу №4.(Дәреслек, 191 нче күнегү) 1 3 65 Хаталар өстендә эш. Сорау алмашлыклары 1 3 66 Алмашлыкларның сөйләмдәге роле. 1 4 Фигыль 7 67 Фигыльнең лексик-семантик үзенчәлекләре 1 4 68 Хикәя фигыльләрнең заман формалары 1 4 69 Хәзерге заман хикәя фигыль. 1 1нче атна (март) 70 Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. 1 1 71 Үткән заман хикәя фигыль. 1 1 72 Киләчәк заман хикәя фигыль. 1 2 73 БСҮ. “Кышкы уеннар” хикәя төзү 1 2 74 Тикшерү диктанты “Урманның дусты” Диктант №3(Кушымта) 1 2 75 Хаталар өстендә эш. Фигыльне кабатлау. 1 3 V. Синтаксис 17 76 Сүзтезмә 1 3 77 Ияртүче һәм иярүче сүзләр 1 3 78 Җөмлә 1 4 79 Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрләре 1 4 80 Хикәя җөмлә һәм аны дөрес интонация белән әйтү. 1 4 81 Сорау җөмлә һәм аны дөрес интонация белән әйтү. 1 1нче атна (апрель) 82 Боеру җөмлә һәм аны дөрес интонация белән әйтү 1 1 83 Тойгылы җөмләләр 1 1 84 БСҮ. “Сабан туе бәйрәме” рәсем буенча хикәя 1 2 85 Раслау һәм инкарь җөмләләр. 1 2 86 Инкарь җөмләләрнең күрсәткечләре. 1 2 87 БСҮ. “Транспортта үз-үзеңне ничек тотарга кирәк?” хикәя төзү 1 3 88 Җөмләнең баш кисәкләре 1 3 89 Өйрәтү характерындагы изложение №2. ”Чын иптәш”(Кушымта) 1 3 90 Хаталар өстендә эш. Татар телендә ия белән хәбәрнең урнашуы 1 4 91 Җөмләнең иярчен кисәкләре . 1 4 92 Аергыч. 1 4 93 Аергычны сөйләмдә дөрес куллану. 1 1нче атна (май) 94 Хаталар өстендә эш. Җөмләдә сүз тәртибе. 1 1 95 БСҮ.Русча җөмләләрне татарчага тәрҗемә итү 1 1 96 Контроль диктант “Авылда”. Диктант №4. (“Мәгариф”, №4, 2013). 1 2 97 Хаталар өстендә эш. Җөмләне кабатлау.
1 2 VI. Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау
4 98 Фонетиканы кабатлау.
1 2 99 БСҮ. “Җәйге каникул” темасына диалогик сөйләм. 1 3 100 Сүз төзелешен һәм ясалышын кабатлау 1 3 101 Морфологияне кабатлау 1 3 102 Синтаксисны кабатлау 1 4