Ф.Х?снине? Чыбыркы хик?ясе: сюжеты, образлары темасына 5 нче сыйныфта ?тк?рел?ч?к татар ?д?бияты д?ресене? технологик картасы


Закирова Алия Фәрит кызы, Яр Чаллы шәһәре, муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе “60 нчы урта мәктәбе”нең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Тема Фатих Хөснинең “Чыбыркы” хикәясе: сюжеты, образлары
Планлаштырылган нәтиҗәләр Метапредмет: эзлекле фикер йөртү сәләтен үстерә белү, тарихи һәи иҗтимагый вакыйгаларның әдәбиятта чагылышы турында мәгълүмат туплау.
Предмет: хикәядәге образларны таба, эш-гамәлләрен ачыклый белү; әсәрнең төп элементларын аерып күрсәтә алу; бала психологиясе чагылышы үзенчәлекләрен билгеләү.Шәхескә бәйле: җәмгыятькә файда китерердәй шөгыль табарга кирәклеген аңлау;әти-нигә хөрмәт хисе булдыру.
Төп төшенчәләрТөп образ, ярдәмче образлар, әсәр эчтәлеге, сюжет.
Предметара бәйләнешТатар теле, әхлак тәрбиясеТөп ресурсларӨстәмә ресурсларКуллану өчен дәреслек:
Татар әдәбияты. 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ә.М.Закирҗанов, Г.Р.Габделхакова. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2015.
Техник чаралар:
Компьютер, экран, проектор
Power Point та презентация.
Эшчәнлекне оештыру формасы Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә эш.
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсал уку гамәлләре
(УУГ)
1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.
Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыруХәерле көн, укучылар!Әйдәгез әле, дәресебезне матур сүзләрдән башлап җибәрик. Бер-берегезгә яхшы сүзләр, комплиментлар әйтегез әле, бүлмәбез шатлык хисе белән тулсын.
Кемнәр үзләрен бик матур дип саный, шулар кулларын чапсын.
Кемнәр үзләрен бик акыллы дип уйлый, шулар кулларын чапсын.
Мин дә сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, актив катнашыгыз.
Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре (1.Укытучы сөйләвен игътибар белән тыңла. 2. Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер! 3.Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир! 4.Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!) искә төшерелә, аларның ни өчен кирәклеге кабатлана. Укучылар бер-берсенә карап елмаялар, матур сүзләр әйтәләр.
Укучылар кулларын чабып, үзләренә бәя бирәләр.
- иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле (к)
- яхшы укучы сыйфатын аңлау (к)
- бер-береңә һәм укытучыга хөрмәт хисе (к)
2 этап. Белемнәрне актуальләштерү
Максат: чыбыркының ни өчен кирәклеген, кайда кулланылуын, кемнәр тарафыннан кулланылуын аңлау. Әсәрне өйрәнергә әзерләү Чыбыркы турында сөйләшү:
- нәрсә ул?
- ни өчен кирәк?
- кемнәр куллана?
- кайсыгызның кулланганы бар?
Рәсемнәрне тактага эләбез һәм дәрес ахырында алар белән аукцион үткәрәчәкбез. Балалар алып килгән рәсемнәрен күрсәтәләр. Һәр төркемнән бер укучы кыскача таныштырып китә. Укучылар сорауларга җавап бирәләр, чыбыркының нинди шартларда кулланылуын сөйлиләр.
Рәсемнәрен тактага элеп куялар. - бүтәннәрнең сөйләвен тыңлау һәм аңлау (к)
- үз фикерләренә ышандыра белү (к)
- анализлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау (т.б.)
- уку хезмәттәшлеген планлаштыру (к)
3 этап. Уку мәсьәләсе кую
Максат: Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую). -Укучылар, без әлеге әсәрне өйрәнүебезне дәвам итәбез. Ничек өйрәнербез икән, фикерләрегез бармы?
-Димәк, дәрескә нинди максат куябыз?
-Әсәрнең эчтәлеген искә төшерербез, аның төп элементларын табарбыз; образларны табарбыз.
-Әсәрне өйрәнү, төп элементларын, образларын табу, аларның эш-гамәлләрен ачыклау.
- дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау (р)
- укытучы ярдәмендә дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыру (р)
- фаразлау (р)
- күзәтү нигезендә нәтиҗә ясау (р)
4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.
Максат: “Сораулар ромашкасы” алымы ярдәмендә әсәрнең төп элементларын табу;
“Куб Блума” технологиясе нигезендә образларны табу, эш-гамәлләрен ачыклау. Экранда сюжет элементлары.
Тактада сораулар язылган ромашка. Сораулар бирелә.
1.Гади сораулар (кем?кайда?ничек?)
-Әсәр кем турында бара һәм кайда бара?
-Бу өлешне кайсы элемент итеп алырга мөмкин?
2.Практик сорау.
-Чыбыркыны кайда кулланырга була?
-Бу өлешне кайсы элемент итеп алырга мөмкин?
3. Аңлатып бирүче сораулар (ни өчен...?)
-Ни өчен Рәшит үзен “король” итеп хис итә? (хикәядән табып укыгыз)
-Бу өлешне кайсы элемент итеп алырга мөмкин?
4.Аныклаучы сораулар (Мин дөрес аңладыммы...?)
-Урамда чыбыркы тавышы гына яңгырап тора, мин дөрес аңладыммы? Яңгыраса, нинди начарлыгы бар?
-Бу өлешне кайсы элемент итеп алырга мөмкин?
5.Бәяләү өчен сораула (нәрсә яхшы? нәрсә начар?)
- Рәшитнең гамәлен ничек бәялисез?
-Нәрсә яхшы, ә нәрсә начар? Әти-әнисенең гамәлен ничек бәяләрсез?
-Бу өлешне кайсы элемент итеп алырга мөмкин?
Нәтиҗә ясыйк:
-Авторның әйтергә теләгән фикерен күрсәтегез.
Ял минуты
Чыбыркы тавышы язылган аудиоязманы тыңлау.
“Куб Блума” технологиясе нигезендә образларны табу, эш-гамәлләрен ачыклау.
1.Ата (Төп һәм ярдәмче образларны ата)
2.Ни өчен (Ни өчен әтисе Рәшитне авылга кайтарып куя?)
-Монда малайның нинди сыйфатлары ачыла?
3. Аңлат (Рәшитнең авылда нәрсә башкарганын һәм ни өчен бу эшне сайлавын аңлатыгыз)
-Рәшитнең эш-гамәлләрен дәреслектән табып укыгыз.
-Монда малайның нинди сыйфатлары ачыла?
4. Тәкъдим ит (Әтисенә авылга кайтарасы урынга тагын башка нәрсә тәкъдим итә алырсыз?)
5. Уртаклаш (Син малай турында нәрсә уйлыйсың? Шул хисләрең белән уртаклаш)
6. Уйлап тап (авылда тагын кем була алыр иде, нинди һөнәр сайлар иде?)
Укучылар, сезнең алдыгызда төрле төстәге кәгазьләр ята.
-Бу нинди битләр?
-Әйе, нинди генә булсалар да, алар чиста.Рәшитнең эчке дөньясын, күңелен нинди төс белән күрсәтә алырсыз? Шул төсне сайлагыз һәм күрсәтеге.
-Ә хәзер кәгазьләрне бөкләгез. Нәрсә үзгәрде?
-Хәзер битләрне ертыгыз. Нәрсә үзгәрде?
-Чисталыгын югалттымы?
-Моннан нинди нәтиҗә ясыйбыз?
-Әти-әнисенең күңелләрендә ни ята? (нинди төс) Ни өчен? Укучылар сюжет элементларын искә төшерәләр.
Ромашкадагы сорауларга җавап бирәләр.-Әсәр Рәшит исемле малай турында, ул шәһәрдә яши. Ул, әти-әнисе кушканга гына музыка мәктәбенә йөри. Беркөнне кача, бармый башлый. Әтисе аны җәйгә авылга кайтарып куя.
-Экспозиция.
-Авылда, көтү көткәндә. Шәһәрдә аның белән кирәкле вазифаны башкарып булмый. Ә Рәшит чыбыркыны шәһәргә алып килә.
-Төенләнеш.
-Чөнки ул үз тирәсенә ишегалдындагы барлык малайларны да җыя, чыбыркы анда гына була, малайлар аның белән уйныйлар, урамда гел чыбыркы тавышы.
-Вакыйгалар үстерелеше.
-Рәшит чыбыркыны иптәш егетенә бирә, ул икенче малайның күзенә тидерә.
-Кульминацион нокта.
-Ул үзен горур итеп күрсәтте, ләкин эшнең болай килеп чыгасын белмәде.
-Әнисе Рәшитне чыбыркысы белән су торбасына бәйләп куя. Нинди генә начарлык эшләсә дә, әтисенә улы газиз, кадерле.
-Чишелеш.
-Синең хезмәтең кешеләргә яхшылык китерсен
-Көтүче хезмәте дә кирәкле.
-Кеше нәрсә белән шөгыльләнергә икәнен үзе сайларга тиеш.
-Төп образ: Рәшит. Ярдәмче образлар: әтисе һәм әнисе.
-Әтисе “моннан рәт чыкмас” ди, шуңа авылга кайтара.
-Тискәре сыйфатлары: Рәшитнең укыйсы килми, уен ярата, хәрәкәтчән, шук, сүз тыңламый.
- Рәшит җәй буе тай көтүе көтә, дәү әнисенең бозауларын саклый, кырлардагы игеннән казларны куа.
- Уңай сыйфатлары: эшчән, тырыш, горур, шат күңелле.
Укучыларның фикерләре тыңланыла.
Укучыларның фикерләре тыңланыла.
Укучыларның фикерләре тыңланыла.
-Төсле, матур, А4 форматында, зур, бөкләнмәгән, чиста.
Балалар төсле битләрне сайлыйлар, ни өчен сайлауларын аңлатып бирәләр.
-Бөкләнде, ләкин чисталыгы сакланды.
-Битләр ертылды, бөкләнгән килеш калды.
-Юк, югалтмады.
-Нинди генә булса да, нәрсә генә эшләсә дә, Рәшитнең күңеле чиста. Ул чыбыркысын да иптәшләренә авырлык китерер өчен бирмәде.
-Ничек кенә орышмасыннар, әти-әниләр безне яраталар, үз һөнәребезне табуыбызны телиләр. Без дә аларны яратырга, хөрмәт итәргә тиеш. - уку мәсьәләсенең чишү юлларын эзләү, логик яктан аңлату (т.б.)
- төп сюжет элементларын табу (предм.)
- парларда һәм төркемнәрдә эшләү (к)
- хезмәттәшлек итү (к)
- башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү (к)
- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу (т.б.)
- үз фикерләреңә ышандыра белү (к)
- фикерләрне тыңлап, нәтиҗә ясый белү (р)
- төп һәм ярдәмче образларны аерып ала белү (т.б.)
- үзара контроль булдыру (р)
- уку материалын анализлау (т.б.)
- бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау (к)
- үз фикерләреңне тулы,
төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау (к)
- төзәтмәләр кертү (р)
- образларның эш-гамәлләрен бәяләү (р)
- иҗади характердагы биремнәрне хәл итү (ш.к.)
5 этап. Рефлексия.
Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау, дәрескә гомуми бәя бирү.
-Дәрестә ниләр эшләдек?
-Нәрсәләр өйрәндек?
-Әлеге хикәядән үзегезгә нәрсә алдыгыз?
-Әсәр нәрсәгә өйрәтә?
-Укучылар, бүгенге дәрес темасын үзләштерүегез буенча билгеләр куюыгызны сорыйм.
-Картиналар буенча аукцион.
-Бер-берегезгә мактау сүзләре әйтегез.
-Дәрестә хикәянең төп элементларын аерып чыгардык, образларны таптык, аларның эш-гамәлләрен һәм хис-кичерешләрен өйрәндек; автор фикерен таптык.
-Кешегә, җәмгыятькә файда китерә торган шөгыль сайларга кирәк.
-Файдалы эшләр эшләргә кирәк.
-Үзеңнең гамәлләрең өчен җавап бирә белергә кирәк.
-Хата-ялгышлардан гыйбарә ала белергә кирәк.
Укучылар гомуми билге куялар.
- бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау (к)
- үз фикерләреңне тулы,
төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау (к)
- дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү (р)
- үзбәя бирү (ш.к.)
- үзара контроль булдыру (р)
6 этап. Өй эше бирү
Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.
Рәшит белән булган вакыйганы I зат исеменнән сөйләргә.
Әгәр Рәшитне авылга кайтармаган булсалар, хикәя нинди борылыш алыр иде (үзгәртеп языгыз) - үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итә белү (р)
- дифференциацияләнгән бирем (сайлап алынган) (т.б.)