Хик?я фигыльне? ??мл?д? кулланылышы темасына татар теле д?ресе эшк?ртм?се, 9 нчы сыйныф, татар т?ркеме


Тема: Хикәя фигыльнең җөмләдә кулланылышы
( кабатлау дәресе).
(Теманы өйрәнү буенча технологик карта)
Тема Хикәя фигыльнең җөмләдә кулланылышы
Теманың максаты
Укучыларны хикәя фигыльләрне табарга, аера белергә һәм дөрес итеп билгели белергә, җөмләләр төзегәндә, сөйләмдә аларны кулланырга өйрәтү.
Бурычларукучыларның танып белү активлыгын үстерергә һәм интеллектуаль үсешенә ирешергә;
укучылар үзидарәсен үстерү ярдәмендә укучыларның мөстәкыйльлеген, җаваплылыгын арттыруга ирешергә;
укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырырга;
гражданлык-патриотик һәм рухи тәрбия бирүгә аеруча нык игътибар итәргә.
Планлаштырылган
нәтиҗәләр Хикәя фигыльнең формаларын, аларның кушымчаларын белү.
Җөмләләрдән табарга һәм дөрес итеп билгеләргә өйрәнү.
Хикәя фигыльләрнең башка фигыльләрдән аермасын билгеләргә өйрәнү.
Хикәя фигыльләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.
Хикәя фигыльләрне дөрес язарга өйрәнү .
Төп төшенчәләр Хикәя фигыльләр
Эшләү киңлеге булдыру
Предметара бәйләнеш Рус теле, әдәби уку.
Ресурслар:
- төп- өстәмә Дәреслек “Татар теле” 9 сыйныф (Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева) Тема:
Хикәя фигыльләр
Методик пособие, карточкалар, презентация
Эш формалары
Фронталь, мөстәкыйль, парларда эшләү.
Дәрес барышы: I.Мотивлаштыру- ориентлаштыру.
Исәнмесез , укучылар! Хәерле көн сезгә!
Кәефләрегез ничек?
Әйдәгез кәефегез тагын да күтәренке булсын өчен, бер-беребезгә комплиментлар әйтегез.
Ә хәзер дәресне башлыйбыз.1) а)Уңай психологик халәт тудыру;  ә)белемнәрне актуальләштерү.
Ситуатив җөмләләр:
Тимур,
Как ты скажешь о том, что сегодня погода хорошая.
У вас сегодня 6 уроков.
У тебя сегодня хорошее настроение.
Тебе нравятся уроки татарского языка.
В конце недели поедете в деревню.
Ты сегодня получил письмо?
Бик яхшы! Укучылар,өйгә нәрсә бирелгән иде?
Өй эшен тикшерү. 11 күнегү, 46 бит
Дәрес ахырында дәфтәрләрегезне җыеп алам һәм өй эше өчен билгеләр куярмын.
- Әйдәгез хәзер, тактадагы яңа сүзләр белән танышабыз, аларны сүзлек дәфтәрләренә язып куябыз.
Балкыйлар – сияют
Гөрелте – шум, грохот
Каплап ала - покрывает
Моңсулык – грусть (сүзлек дәфтәрләренә күчереп язалар)
Хәзер тактада бирелгән текст белән танышабыз
(яңа сүзләр белән таныштыру, уку, аңлаганны тикшерү,
кыскача эчтәлеген сөйләү)
Менә алтын көз дә житте.  Көннәр салкынайта. Агачлардагы яфраклар саргая һәм җиргә коела. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Миләшләр кып-кызыл булып балкыйлар.        Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр. Сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар.
Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.
Текст һәрберсенең алдында ята.
Укучылар, текст сезгә аңлашылдымы?
Текстта сүз нәрсә турында бара?
Текстта көзнең нинди билгеләре турында әйтелгән?
Көзен ни өчен моңсу?
Ә ни өчен күңелле, шатлыклы?
Хәзер, укучылар, вариантлап, экранда бирелгән сорауларга җавап бирәбез.
вариант:
Сиңа нинди ел фасылы күбрәк ошый?
Ни өчен?
Сез быел күпме уңыш җыеп алдыгыз?
вариант:
1.Син көзнең нинди билгеләрен беләсең?
2.Әти-әниеңә бакчада эшләргә булышасыңмы?
3.Нинди эшләр башкарасың?
(Сорауларга җавап биреп, хатның төп өлешен формалаштыру,
берничә укучыдан укыту)
- Хәзер җавапларыгызны бер-берегезгә укыгыз.
- Хәзер теләүчеләр үз җавапларын кычкырып укысыннар.
- Димәк, укучылар, бу сорауларга җавап биреп, без имтихандагы кайсы биремне үтәдек?
(хатның төп өлешен формалаштырдык)
Дөрес, укучылар! Ә хәзер текст өстендә эшне дәвам итәбез. Экранда бирелгән җөмләләрнең текстның эчтәлегенә туры киләме, юкмы икәнен әйтәсез.
Текст өстендә эш (туры килә, туры килми)
Агачлардагы яфраклар саргая һәм җиргә коела. (туры килә)
Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып имәннәр сала. (туры килми)
Кырларда тракторлар гөрелтесе ишетелә. (туры килми)
Каргалар басуда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр. (туры килә)
Сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда чөгендер алалар. (туры килми)
Шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да ул көз башы. (туры килә)
Укучылар, безгә хәзер бу тексттан фигыльләрне табарга кирәк. Аның өчен без башта фигыль сүз төркемен кабатлап китик.
Фигыльләр нинди 2 төргә бүленәләр?
Аларга ничәшәр фигыль (наклонение) керә?
Ниндиләр?
Шуларның кайсылары заман белән төрләнә?
Хәзер мин сезгә фигыльләр әйтәм, сез аның төркемчәсен әйтәсез.
Укый – х.ф.
Яз – б.ф.
Юылган идән – с.ф.
Эшләргә – инф.
Баргач – хәл ф.
Сөйләү – ис.ф.
Языйк – т.ф.
Уйнаса – ш.ф.
Эшләнәсе эш – с.ф.
Ә хәзер бер-берегезгә үзегез әйтеп карагыз.
( һәм 1-2 укучыдан кычкырып әйттерү)
Хәзер тексттан барлык фигыльләрне табабыз, төркемчәләрен билгелибез.
(укучылар тексттан фигыльләрне эзлиләр, табалар) Нинди фигыльләрне таптык?
Хикәя фигыль
Шарт фигыль
Исем фигыль
Инфинитивны таптык.
Ә хәзер, хикәя фигыльләрне генә аерып алыйк.
Аларны тәрҗемә итик, зат-санын, заманын билгелик, җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килүен әйтик.
(Хикәя фигыльләргә аерым тукталу: тәрҗемә итү, зат-санын, заманын билгеләү, җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килүен әйтү)
Укучылар, игътибар итегез әле, текстта бирелгән барлык хикәя фигыльләр дә нинди җөмлә кисәге булып килгәннәр? (хәбәр)
Хикәя фигыльгә билгеләмә бирдерү
Димәк, хикәя фигыль предметның нәрсәсен белдерә?
Аның нинди грамматик категорияләре бар?
Ул җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә?
Әйдәгез хәзер дәреслектәге кагыйдә белән танышабыз.
Дәреслектәге кагыйдә белән танышу (46 бит)
Бирелгән фигыльләрне зат-сан, заман белән төрләндерәбез, җөмләләр төзибез
1 нче вариант
яз
эшлә
2 нче вариант
яшә
уйла
Хәзер, укучылар, тактада бирелгән җөмләләрдәге фигыльләрне дөрес формага куеп языйк.
Идрисләрнең тәрәзә каршында бер агач _______ , дусты гел шунда куна. (үсәргә)
Песнәк Идриснең тәрәзә янына килүен көне буе _____ . (көтәргә)
Теле юк аның, сөйләшә белми, шуңа күрә әйтәсе сүзен күзләре белән генә _______. (аңлатырга)
Идрис кошларны _______ . (яратырга)
Әйдәгез хәзер парлап үзегез дә шундый ук мисаллар төзеп карагыз. Аннары күршеләрегез белән алышып, эшләп карарсыз. Җөмләләрегездә фигыльләр хикәя фигыль булсыннар.
Әйдәгез хәзер башка сүз төркемнәреннән хикәя фигыльләр ясап карыйк, аның өчен фигыль ясагыч кушымчаларны искә төшерик.
Слайд
Фигыльләрнең ясалышы (образование глаголов)ясалма фигыльләр (производные глаголы) образуются прибавлением аффиксов:- ла/-лә: шау+ла, эз+лә - лан/-лән: шат+лан, гаҗәп+лән-лаш/-ләш: яын+лаш, бәхәс+ләш-а/-ә: аш+а, челтер+әһ. б.
Сания аларны бик яратып ______ , әнисенә рәхмәт әйтте. (аш)
Татарлар, төрки халыклар арасында беренче буларак, китап баса _________ . (баш)
Икенче көнне үк йорт сала ______ һәм көзгә салып та бетергән. (баш)
Шәфкать туташлары авыруларны ______ , ашаталар, юындыралар, туганнарына хатлар язалар. (дәва)
(үзләре мисаллар китереп карыйләр)
Бирелгән текстта сүз ясагыч кушымчасы белән ясалган сүзләр бармы?
(салкынайта, җәйге , гөрелтесе, шатлыклы, моңсулык, тәмамлану, шатлык )
Хәзер дәреслектәге күнегүне эшлибез. 47 нче бит, 4 нче күнегү. Нәрсә эшләргә кирәк, Искәндәр, укы әле.
(укый)
Дәреслек белән эш.
2 күнегү, 47 бит
Йомгаклау. Рефлексив-бәяләү этабы.
Дәрестә эшләнгән эшләргә нәтиҗә,
йомгак ясау.
VII. Йомгаклау.
Дәресне йомгаклау
- Бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек?
- Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды?
-Дәрестә нинди төшенчәләр белән таныштык?
- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди сабак алдыгыз?
Ситуатив җөмләләр.
Как ты скажешь о том, что тебе урок понравился?
О том, что много узнал на уроке?
О том, что мы сегодня повторили изъявительное наклонение?
О. том, что мы сегодня на уроке готовились к экзамену по татарскому языку?
Рефлексив-бәяләү этабы.
беләм
Схема буенча сөйлә: исемдә калды
булдырдым
Өй эше бирү
1в-4 күнегү, 47б; 2в-5 күнегү, 47б.