Презентация по татарской литературе на тему Фатих Карим
Алсу Наиловна Фатих Кәримнең тормыш һәм иҗат юлы. 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында Әхмәтвәли мулла гаиләсендә унберенче – төпчек бала булып дөньяга килә. Ф. Кәримнең “Хәзер сезнең белән” исемле беренче шигыре “Кечкенә иптәшләр” журналының 1927 елгы икенче санында дөнья күрә. Рәсемнәрдә Фатих Кәрим үзенең якын дуслары белән. Җир төзелеше техникумында укыганда булачак әдип ныклап әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеккә тартыла. А. Алиш, Г.Минский, М. Әмир һәм башка бик күп дуслар таба. Татарстан язучылар оешмасы каршында эшләгән әдәбият түгәрәге членнары арасында (уңнан сулга) беренче рәттә Фатих Кәрим. Тәрәзәмә кунган ак күгәрченГөрли-гөрли канат кагына.Кагына да уйнап очып китәСин яшәгән өйләр ягына.Ә мин калам тынчу таш төрмәдә,Тимер рәшәткәгә баш иям.Өзелергә җитеп сыкрый күңлемСагынудан сине, Кадриям! Язмыш һаман безне аерырга тырышты һәм менә аерды инде, мәңге күрмәм инде мин аның көләч коңгырт күзләрен... Урамга чыксам, шинельле кешеләр күрсәм, Фатих исемә төшә. Ах, ул соры шинель... Ах, бу сугыш... Хатыны һәм кызлары Калды Казан,Балаларым калды, Калды иркәм,Калды киң Идел... Үлем турында уйлама, Илең турында уйла! Илең турында уйласаң, Гомерең озын була. Ул көннәрне мәңге онытмабыз! Фатих Кәрим сугыштаҮләм икән, үкенечле түгел,Бу үлемнең миңа килүе.Бөек җыр ул – Бөек Ватан өченСугыш кырларында үлүе. 1942 елның мартында Смоленск өлкәсенең Сухиничи, Масалык юнәлешендәге сугышларда була, “Зайцева Гора” биеклеге өчен сугышканда аягы яраланып, госпитальгә эләгә. 1942 елның беренче маенда дәваланып бетү өчен Казан госпиталенә җибәрелә. Ф. Кәримнең тәнкыйтьче Гази Кашшафка язган хаты. Г. Кашшаф Ф. Кәримгә яшьлегеннән үк таныш. Бу гомерлек дустына шагыйрь иң тирән серләрен ача, аның киңәшләрен яшәү принцибы итеп ала. Ф. Кәрим сугыш елларында гаҗәеп дәрәҗәдә актив эшли. Сугыштан аз гына бушап торган арада да ул 150 дән артык шигырь, 8 поэма, 1 баллада, 2 повесть, 1 драма әсәре иҗат итә. Җиргә тамган безнең һәр тамчы канКан түгел ул – матур ал чәчәк,Алар безнең изге җиребездәБәхет гөле булып үсәчәк! Мин – бер шагыйрь; тойгы, хис кешесе,Яратам мин кошлар сайравын.Мин – гуманист, сөям дөньяны,Акмасын, дип, җирдә кеше каны,Гуманизм – минем байрагым. Алар барысы да шагыйрьне хәтерләтәләр. “Дөнья хәлләре кискенләшкән саен нигәдер Фатих Кәрим кебек кешеләр искә төшә. Ә бит Фатих Кәрим – Бөек Ватан сугышы шагыйре. Бугенге дөнья белән узган сугышның арасы нигә шулай якыная? Ике кырыс чор. Татар совет поэзиясендә шул чорны Фатих Кәримнән дә тулырак чагылдырган башка бер шагыйрь дә юк. Кенигсберг янында сугышның бөек үренә күтәрелде, үзенең иҗат үренә күтәрелде, үз шөһрәтенә шул солдат үреннән карап үлде. Үзенә йөкләнгән зур эшне башкарып китте шагыйрь.” Сибгать Хәким “Фатих Кәрим – һәр шигырь юлы белән ватанына фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат. Аның Казан музеенда изге реликвия булып саклана торган шинеле генә түгел, кулъязмаларының соңгы битләренә кадәр пулялар белән тишкәләнеп беткән”. Луи Арагон Хәрби кешеләрне күрсәм, әткәй диеп йөзенә карыймын... Фатих Кәримнең 100 еллык юбилей тантанасыннан. Шагыйрь Ренат Харис һәм Ф. Кәримнең кызы Ләйлә шагыйрьнең каберендә. Уфа дәүләт “Нур” татар театры Фатих Кәримнең фаҗигале язмышын гәүдәләндергән “Ясмин гөле” әсәрен сәхнәләштерде. Рәсемнәрдә спектакльдән күренешләр. Дошманга ялкын сибүчеҖил булып барсам иде,Тәвәккәллек, батырлыктаҖыр булып калсам иде. Ф. Кәрим “Теләк”