(уртанчылар т?ркеме балалары бел?н ?тк?релг?н ачык ш?гыль конспекты) Тема: “Кошлар -безне? якын дуслар”


(уртанчылар төркеме балалары белән үткәрелгән ачык шөгыль конспекты)
Тема: “Кошлар -безнең якын дуслар”
Максат: балаларны бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту, кошларның табигатьне саклауга файда китерүләре турында белемнәрен арттыру; балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен, хәрәкәт координациясен, сөйләмнәрен үстерү; балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сак караш, шәфкатьлелек, миһербанлык хисләре тәрбияләү.
Белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, танып белү, сәламәтлек.
Методик алымнар һәм чаралар: психогимнастика, табышмак әйтү, сөенеч мизгеле, сорауларга җавап, әңгәмә, техник чаралар куллану, хәрәкәтле уен, эш алымнарын күрсәтү, мактау.
Алдан эшләнгән эш: балалар белән кышлаучы кошлар (песнәк, кызылтүш, тукран, чыпчык, саескан) турында әңгәмә, агачтан зур җимлек әзерләү, саф һавада кошларны күзәтү, кышлаучы кошлар рәсемнәрен карау, ял минуты һәм кошларны чакыру шигырен, эндәшләр өйрәнү.
-Исәнмесез, балалар!
Балалар, карагыз әле, безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез әле, без алар белән исәнләшик!
-Исәнмесез!
- Балалар, әйтегез әле, бүген сезнең кәефләрегез ничек? (Балалар җавабы) Әйдәгез әле кулларны кулга тотынышып бер-беребезгә җылылык һәм яхшылык бүләк итеп елмаеп алыйк. (Түгәрәктә кулга-кул тотынышу)
 Бергәләшеп без басыйк,
Бик зур түгәрәк ясыйк.
Кояшның җылы нурыннан
Йөрәкләргә көч алыйк.
Татулашыйк, дуслашыйк,
Шөгылебезне башлыйк.
 -Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез аның җавабын әйтерсез:
 Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап-ак иткән,
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.
Бу кайчак?
 -Кыш
-Дөрес, балалар, табигатьнең матур ае – кыш җитте. Бүгенге шөгылебез дә безнең кыш турында. Ә менә, балалар, әйтегез әле миңа, кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
-Бөтен җир карга күмелә, урамда салкын, кояш аз җылыта, буран дулый.
-Дөрес, балалар .
-Балалар, сез саф һавада йөрергә, сәяхәткә барырга яратасызмы? (Балалар җавабы)
Мин сезне бүген кышкы урманга сәяхәткә барырга чакырам. Кышкы урманда без нәрсәләр күрербез икән? (Балалар җавабы) Әйе, дөрес. Ләкин юлга чыкканчы безгә тагын нәрсәдер эшләргә кирәк. Сез ничек уйлыйсыз, нәрсә? (Балалар җавабы)
-Җылы итеп киенергә кирәк.
Уен-разминка: балаларның киенү хәрәкәтләре.
Киендек барыбыз да
Кышкы юл алдыбыздаБер-бер артлы басабызБез урманга барабызАшыкмыйча атлыйбызҺәмартка да калмыйбыз.
(Балаларның атлап бару хәрәкәтләре. Кар шыгырдавы тавышы).  
Кышкы урман(агачлар)
– Балалар, без кая килеп чыктык? (Балалар җавабы). Дөрес, балалар, без сезнең белән кышкы урманда. (Активлаштыру). Нинди матур кышкы урман! Бөтен җир йомшак кар белән капланган. Урманда тып-тыныч. Әйдәгез урман тынычлыгын тыңлап карыйк әле. Тып-тыныч кына тыңлагыз. Тирән итеп урманның саф һавасын сулагыз. Урман һавасын тоярга тырышыгыз. Урман һавасы бик файдалы. (сулыш гимнастикасы)
Бик яхшы!
– Чү, туктагыз, мин агачта ниндидер кошларны күрәм,аларныж тавышларын ишетәм. (кошлар тавышы язмасы)
(Агачта кызылтүш).
– Балалар, сез бу кошны таныйсызмы? (Балалар җавабы).Әйе, дөрес. Беләсезме, аларнәрсә ашарга ярата? (Балалар җавабы).
Алар нинди төстә? (Балалар җавабы).
 (Чыршыда песнәк)
– Карагыз әле, чыршы агачында тагын ниндидер кош утыра, сез аны таныйсызмы? (Балалар җавабы). Сез монда ничә песнәк күрәсез? (Балалар җавабы). Ул нинди төстә? (Балалар җавабы). Кыш көне песнәкләр нәрсә ашый, беләсезме? (Балалар җавабы).
 (Агачтатукран)
(Шул ук тәртиптә тукраннар турында сөйләшү) 
– Балалар, сез беләсезме тукран (дятел) агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итеп, агачның гомерен саклый. Шуңакүрәаны “урман докторы” дип йөртәләр. Ул каты койрыгы белән агач кәүсәсенә терәлеп, аңа көчле тырнаклары белән ябыша. Аннары томшыгы белән агачны тук-тук чукып, бөҗәкне эзләп таба һәм теле белән эләктереп ала да ашый.
 (Агачта чыпчык.)
– Балалар, ә бу агачтагы кошны таныйсызмы? (Балалар җавабы). Нинди ул? (Балалар җавабы). Балалар, кыш көне чыпчыклар ничек тукланалар?Алар нәрсә ашый, беләсезме? (Балалар җавабы).
(Агачта саескан.) (Шул ук тәртиптә саескан турында сөйләшү)
– Балалар, безгә очраган кошлар ничек аталалар? (Балаларҗавабы). Кышлаучы кошларга без ничек ярдәм итәбез? (Балалар җавабы).
 Кыш җиттеме – кошлар өчен
Без ашханә ачабыз:
Җимлекләр ясап эләбез,
Кошларны ашатабыз.
(Балаларбергə)
Килегез, кил, кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Җимлеккә сез куныгыз,
Көндə кунак булыгыз.
  (Эндәшләр әйтеп кошларны чакыру: Чыпчык-чыпчык, кил тизрәк..Песнәк, песнәк...)
Тәрбияче балаларны алдан әзерләнгән җимлек янына чакыра.
 
-Балалар, әйдәгез ял итеп уйнап алыйк.
-Уйныйбызмы?(балалар җавабы)
Хәрәкәтле уен “Очты-очты”
«Очты-очты» уены уйнала. (Балалар кошлар исеме әйтелгәндә кулларын селкергә тиешләр)
Балалар, безгә инде урманнан кайтыр вакыт та җитте.
Бер-берартлы басабыз
Без урманга кайтабыз
Ашыкмыйча атлыйбыз
Һәм артка да калмыйбыз.
(Балаларның атлап бару хәрәкәтләре. Кар шыгырдавы тавышы).
Йомгаклау (интерактив такта белән).
- Балалар, бүген без сезнең белән кая бардык ? (балалар җавабы)
- Нәрсәләр күрдек? (Балалар җавабы)
- Нинди кошлар күрдек? (Балалар җавабы)
  
(Кунаклар белән саубуллашу.Төркемгә кайтырга тәкъдим итү)