Презентация «Абдулла Алишны? тууына 105 ел»


Абдулла Алишның тууына 105 ел. Абдулла Алиш 1908 елның 15 сентябрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы (элекке Казан губернасы Спас өязе) Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.1927 елның җәендә ул Казан Җир төзү техникумына укырга керә. 1930 елда аны уңышлы тәмамлап, җир төзү бүлегендә мелиоратор булып эшли.Бөек Ватан сугышына А. Алиш 1941 елның июлендә китә, солдат-радист буларак Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941 елның 12 октябрендә фашистлар кулына әсир төшә. Фашистлар аны 1942 елның язында Чехословакиядәге Сандау шәһәренә озаталар. Аннары ул Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгә. Куркусыз йөрәкле совет солдаты һәм язучы Абдулла Алиш шушында үзенең якын каләмдәше Муса Җәлил һәм җәлилчеләр белән очраша, үзе дә актив рәвештә яшерен оешма эшендә катнаша башлый.Сугышка кадәр үк танылган балалар язучысы булып җитешә.Әсирлектә дә шигырьләр иҗат итә. Абдулла Алиш та 1944 елның 25 августында гильотинада җәзалап үтерелә. Иҗаты Ана үрдәк бәбкәләре белән,Ә син ялгыз үзең барасың,Син көнләшеп аның бәхетеннән,Моңсу гына озатып каласың. Кайда китте синең балаларың?Арыслан күк батыр улларың?Өмет белән һаман күзәтәсең,Кайтырлар, дип, киткән юлларын. Былтыр койган алма какларын син,Чикләвекләр җыеп киптереп,— Аларга! — дип, һаман саклыйсыңмыСагыш белән көтеп, тилмереп. Көтмә инде, көтмә, изге карчык, Җир куенында ята улларың, Чәчәкләргә биреп, илгә булган Мәхәббәтле керсез уйларын. “...И в памяти стихи твои и сказки” Кояшны каршылау.-Встреча с солнцем. Мин адаштым юлдан, төн караңгы, Белмим, нидер көтэм. Кайда икән минем якын дуслар? Кайда минем иркәм? Басып торам текә яр читендә, Карыйм тирә-якка, Шул чак янгын кебек алсуланып Батыр кояш калка. Тормыш чишмәсенең горур адымын Тәбриклиләр кошлар, Чәчәкләрдән ява бертуктаусыз Рәхмәтле алкышлар. Төн артыннан көннең туарына Ышанычың тираән. Китәр кайгы, килер шатлык тиздән, Тиздән, тиздән, иркәм. Барыр юлың үлем,— ди ул миңа,— Мин калыккан чакта Ыргыт йөрәгеңнән кайгыларны, Үлеп минем хакка. Во тьме с дороги сбился я, и нет вокруг жилья. Где добрые мои друзья? Где милая моя? Стою над кручей. Вдалеке за облаком седым уж Солнце блещет на реке пожаром золотым. И птицы славят вечный ток и счастье бытия, раскрылся каждый лепесток, цветочный дух струя... Вслед ночи воссияет свет, поверь, дружок, поверь! Печали нет и горя нет, и не тоскуй теперь... Пускай в конце дороги — смерть, но помни честь свою. Сумей без страха умереть за истину мою!