М?кт?пк? ?зерлек т?ркеме балалары бел?н фольклор элементларын кулланып, оештырылган белем бир? эшч?нлеге Кышкы озын бер кичт?
Тема: «Кышкы озын бер кичтә»
(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән фольклор элементларын кулланып, оештырылган белем бирү эшчәнлеге)
Төзеде: Казан шәһәре Совет районының
60 нчы номерлы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Фазылҗанова Динә Сәләхетдиновна
Ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү. Кышкы табигатьнең билгеләрен билгеләү, сүз байлыгын үстерү.
Сөйләм телләрен баету һәм камилләштерү. Хәтерләү сәләтләрен, зиһеннәрен үстерү.
Тәрбиячене тыңларга өйрәтү.
Балаларда рухи күтәренкелек тәрбияләү.
Фольклор аша балаларның артистлык сәләтләрен, сәхнәләштереп җырлау осталыкларын, көйне тавыш югарылыгына карап аера белү күнекмәләрен формалаштыру
Эшчәнлек барышы
Балалар һәм кунаклар белән исәнләшү.
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!
Балалар: Исәнмесез, саумысыз!
Тәрбияче: Хәерле көн, балалар!
Балалар: Имин үтсен көнегез!
Тәрбияче: Кәефләрегез ничек соң?
Балалар: Кояшлы иртә кебек
Татар телен – туган телне
Өйрәнергә дип килдек.
Тәрбияче: балалар мин сезгә табышмак әйтәм, дөрес җавап бирсәгез җавабы тактада чыгар. (2 нче слайд)
Һәр җир карланган.
Сулар бозланган;
Уйный җил-буран, -
Бу кайчак булган?
Балалар җавабы: Кыш
Тәрбияче тарафыннан кыш турында шигырь укыла.
Иң беренче фасыл - кыш
Килә безгә котыптан.
Башка бүрек киертә,
Йөртә туннан, толыптан. (Рәсем буенча сөйләшү)
Балалар кыш айларын искә төшереп, тактада күрсәтеп үтәләр. (3 нче слайд)
Тәрбияче: Хәзер балалар, интерактив такта кулланып, кышкы табигатьнең билгеләрен карап үтәбез һәм отып калып рәсемдә сурәтләп тә күрсәтәбез. (4,5 нче слайдлар)
Физкультминутка:
Ыш-ыш-ыш.
Безгә килде салкын кыш.
Су-су-су,
Суыкта битләр алсу.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле кыш турында сынамышларны искә төшерик.
Балалар: Каз аягын күтәреп торса, салкын булыр.
Төтен җиргә төшсә, кар явар.
Кояш бик еракта булып күренсә, салкын булыр.
Тау башында кар куп булса, җиләк күп булыр.
Чыпчык агачның очына кунса – көн салкын булыр, түбән ботагына кунса – җил чыга.
Дидактик уен: “Нәрсә артык” (6 нчы слайд)
Тәрбияче: Дөрес балалар, әфәрин. Ә хәзер чана, чаңгы шуарга тауга барабыз һәм сорауларга җавап бирәбез. (7,8,9,10 нчы слайдлар)
Тәрбияче: Әфәрин балалар. Сез барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез. Сезгә кояш елмая, сезне уенга чакыра. . (11 нче слайд).
Сез татар халык уеннарын уйнарга яратасызмы.
Тәрбияче: Балалар, безгә кемдер килә ахрысы.
Татар кызы: Исәнмесез, балалар.
Балалар: Исәнмесез, саумысез.
Татар кызы: Балалар, мин сезне татар халык уеннарын уйнарга чакырам. Сез уйнарга яратасызмы?
Балалар: Әйе, яратабыз.
Татар кызы: Әйдәгез, рәхим итегез.
Малай: - Тыпыр-тыпыр тыпырдатып
Бергә басаек әле.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп
Күңел ачаек әле!
Малай: - Чык, Азалия, чык яныма
Чык әле яннарыма
Үземне ялгыз биетеп
Оятларга калдырма.
Кыз: - Чыгамын, Әмир, чыгамын,
Аяк ашала мени?
Җиргә тибеп йөрүләрең
Бию атала мени?
Малай: - Бие, бие, бие әле
Биегәнең юк әле.
Биегәнең булмаса да,
Матур биисең әле.
Кыз: - Әйдә, әйдә, катырак бас
Биегәнне күрсеннәр.
Баскан җирдә ут чыгара
Бу Зөхрә дисеннәр.
Малай: Алмагачның алмасын
Кара, кызчык алмасын.
Яшь чагында биеп калыйк
Үкенечкә калмасын.
Татар халык биюе
Малай: - Әйдәгез, хәзер ял итеп алабыз.(Балалар түгәрәкләнеп утыралар)
Такмак әйтү.
Кыз: Йөгереп чыксам урамга
Кайтып килә бер карга.
Агыйделдән су төягән
Бастырыклап бер арба.
Малай: Агыйделнең аръягында
Чытыр-чытыр ут яна.
Песи китте сүндерергә
Салам төяп бер арба.
Кыз: Иртән торып тышка чыксам
Кырмыска утын кисә.
Кара сарык биеп йөри,
Сыер чәбәкәй итә.
Малай: Ак әтәч курай тарта,
Тавык гармун уйната.
Шул моңнарга чыдый алмый
Ата каз елап ята.
Кыз: Аягымда кызыл яулык,
Башларымда чабата.
Җәйнең эссе көннәрендә
Аягым карга бата.
Кыз: - Әмир, нигә көләсең?
Малай:- Көләм.
Кыз: - Көл, көл, көлле күмәч ашатырмын.
Малай:- Көләм.
Кыз: - Көлсәң, көл капчыгы тегәрбез.
Малай: - Көләм.
Кыз: - Авызың зураер.
Малай: - Зурайса, кечерәйтергә сине чакырмам.
Кыз: -Көлмә дим.
Малай: - Елыйм мени?
Кыз: - Елама, җырла!
Кыз: - Җырла, җырла, дип әйтәсез, сезгә нинди җыр кирәк?
Балалар: Үз җырыбыз кирәк.
Җыр “Үз җырыбыз”
Кыз: - Карагыз әле, Камилнен түбәтәе нинди матур. Әйдәгез, түбәтәй белән уйныйбыз.
Җырлы-биюле уен “Түбәтәй”
Малай: Дусларым, безгә кайтырга вакыт.
“Җырлыйк әле” көенә такмаклар җырлау (балалар парлашып басалар)