Математикадан 1 сыйныф ?чен д?рес эшк?ртм?се 
Математика     1 сыйныф
Тема:  Дистә аша чыкмыйча саннарны кушу һәм алу
Максат:  Дистә аша чыкмыйча саннарны кушарга һәм алырга  өйрәтү
Көтелгән  нәтиҗә:  
Предметлы: Дистә аша чыкмыйча саннарны кушарга һәм алырга  өйрәнү;
-Саннарны үсә бару ,  кими бару тәртибендә төзү;
-Мәсьәләне      схема  төзеп  чишү.
Метапредметлы:
1)Регулятив: -Дәреснең  уку  мәсьәләсен ачыклау, темасын формалаштыру, проблеманы чишү юлларын планлаштыру, аны чишү өстендә эшләү;
2)Танып-белү: -Мәсәләнең биременә анализ ясау, сорау кую,  схема төзү.
3)Коммуникатив: -Парларда, төркемнәрдә эшләү;
-иптәшенең фикерен тыңлый белү, үзара бәя кую, җавабы дөрес булмаса корректно төзәтү;
Шәхси:  Мөстәкыйльлек,  үз эше өчен җаваплылык булдыру,  дөрес үзбәяләү.
Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау. Алган белемнәрне тормышта куллану.
Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү
Эшне оештыру:  Индивидуаль, парларда,  төркемдә,  фронталь
Чыганаклар: ноутбок,  проектор, экран (презентация),  биремле карточкалар,  смайликлар,  санлы веер,  санау  таякчыклары,  музыка
Дәрес барышы
I.Оештыру. Мотивлаштыру өлеше.                           Слайд 1.
- Хәерле көн, балалар!  Хәерле көн, кунаклар!
(Җилкә буенча портнерлар кул биреп “хәерле көн” телиләр, бит буенча портнерлар йодрык белән күрешә, төркемдәгеләргә кул селкиләр)
-Кәефләрегез ничек? (Бик әйбәт – кызыл смайлик, әйбәт – сары, ярый инде – зәңгәр смайлик күрсәтәләр).    - Сез дәресне башларга әзерме?
II. Белемнәрне актуальләштерү.                        Слайд 2
Телдән исәпләү.    ( Санлы  веерлар  белән  җавапны күрсәтү)
1)1дис.4 бер. =                                   12=__  +   __
1дис.7бер.=                                        15= __ + __
2)10+3=              10+6=                    10+8=  
-Бу саннар нинди саннар дип атала?           - Икеурынлы саннар.
15-5=                  12-10=                    19-9=
-Балалар, без нинди биремнәр эшләдек?  
-Саннарны телдән куштык һәм алдык.                         Үзбәя.
III. Проблемалы ситуация булдыру.    Уку мәсьәләсе кую.        Слайд 2.
14+5=                          16+2=                                13+3=
12-1=                            17-3=                                 18-5=
IV.Проблеманы чишү өстендә эшләү.     Уку мәсьәләсен чишү.
1)4+5=9                    6+2= 8                          3+3=6
10+9=19                10+8=18                    10+6=16
-Без нинди бирем эшләдек?     -Икеурынлы санарга  берурынлы саннарны                                              куштык.
- Ничек эшләдек?    – Санау таякчыклары белән эшләдек.  –Башта берәмлеккә берәмлекне куштык  аннары 10га  куштык.
12-1=                            17-3=                                 18-5=
2-1=1                            7-3=4                               8-5=3
-Берәмлектән берәмлекне алдык та 10 га кушып куйдык.            Үзбәя
Физкультминут: Менә минем уң кулым
2)Карточкада бирелгән биремнәрне парларда эшләү.
15+2=                    16+3=
17-2=                     16-4=                    Үзбәя
V. Яңа материалны ныгыту.
1)КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД структурасы буенча эшләү
( Укучыларга 1 аңлатма язылган  астан бөкләнгән карточкалар  таратыла, шуның җавабын язарга,  укытучыга  күрсәтергә, бөкләргә.  Урыннан торырга, кулны  күтәрергә, якыннан гына  иптәш  эзләргә. Иптәш тапкач  1 нче озынрак буйлысы  аңлатманы  әйтә, 2 нче иптәше  җавабын әйтә,  җавабы дөрес булса  1 нчесе мактый.  Аннары 2 нче иптәше аңлатманы әйтә,  1 нчесе җавап әйтә. Карточкаларны алмашалар,  рәхмәт әйтәләр. Икенче пар эзләп китәләр.) 12+4=     13+4=        14+5=        15+3=        12+6=      11+7=
14-3=      19-4=         17-5=       18-4=          19-6=        16-2=                                                  
2) Мәсьәләләр чишү  (Схема  ясап  чишәргә)
Бөек Ватан  сугышы ветераннарына бирү өчен  Алсу  14 чәчәк ясаган,  Булат 2 гә күбрәк ясаган. Булат ничә чәчәк ясаган?               
-Нәрсә эшләдек?    -Мәсьәлә чиштек.
-Нинди юл белән чиштек?      -Схема ярдәмендә чиштек.     Үзбәя3)Дәреслекнең   67 биттәге  №3 нең 2 юлын эшләргә.
КОНТИНИУС   РАУНД  РОБИН   структурасы  буенча җавапларны тикшерү
(Төркемдәге  4 кеше  чират буенча җавапларны әйтеп  бара,  башкалар  тикшереп  баралар.)                                          Үзбәя.
Физкультминут.      
(Музыка уйный, укучылар бииләр. Музыка туктый. Укытучы бирем бирә. Җавабында ничә чыкса,  укучылар шулкадәр кеше бергә  берләшергә  тиеш.)  10-7=3,            15-10=5,       12-10=2
4)Төркемнәрдә эш.
Саннар буталган килеш бирелгән:  0,  2,  5,  7,  9,  10,  13,  14,  16,  19
1)№3-Б укучы:    Берурынлы саннарны  үсә бару  тәртибендә карточкалар  ярдәмендә   төзәргә:      0,  2,  5,  7,  9
2) №2-А  укучы:  Икеурынлы саннарны кими бару  тәртибендә  төзәргә:      19,  16,  14,  13,  10
3)№4-А укучы: Барлык саннарны үсә бару тәртибендә  төзәргә:
0,  2,  5,  7,  9,  10,  13,  14,  16,  19
VI.Рефлексия.  Дәреснең нәтиҗәләре. Бәяләү.  Үзбәя.
-Дәрестә нинди яңа белем  алдыгыз?   - Икеурынлы саннарга берәмлекләр куштык, алдык.
- Бу белемнәрне  тормышта  кайда  кулланып  була?  - Кибеттә  товар алгач акча  түләгәндә.  -Урамдагы  йортлар санын белергә.  –Кешегә  ничә  яшь икәнен беләсең.
-Кайсы бирем сезгә аеруча  ошады?   - .......
- Сезгә  дәрес  ошадымы?  -Үзегезгә бүгенге дәрестәге эшегезгә нинди билге куяр идегез?    Үзбәя.
- Кәефләрегез ничек?
-Э.д. биремнәрне эшләргә