Презентация по татарской литературе Гамил Афзалны? патриотик шигырьл?ренд? троплар ??м тел-сур?тл?? чаралары
Гамил Афзалның патриотик шигырьләрендә троплар һәм тел-сурәтләү чаралары Вагыйзов Фәрит Яхъя улы, Түбән Кама муниципаль районы “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең I - категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Фарахова Рамилә Яхъя кызы, Тукай муниципаль районы Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гамил Афзал шигырьләрен укып, татар баласы үз туган теленең матурлыгын, тел бизәкләрен тоярга өйрәнә, үз иленең патриоты булып үсәргә омтыла, туры фикерле, юмор хисен аңлаучы булып тәрбияләнә.
Гамил Афзалның туган авылы – Такталачык Патриот сүзе грек телендә ( patrios) – ватан, туган ил төшенчәсен аңлата. Патриотизм исә рухи һәм әхлакый принципны белдерә, аның төп эчтәлеге – Ватанга мәхәббәт һәм аның өчен үз тормышыңны да кызганмау.
Гамил Афзалның туган авылы - Такталачыктагы һәйкәл“Безнең дә уй бара, җыр бараҖәлилләр, Кәримнәр эзеннән..Кылычны кылычка чыңлатканКутуйлар, Мусалар эзеннән.”Гамил Афзалның “Мусалар токымыннан” дип аталган шигырендәге бу өзектән күренгәнчә, ватанпәрвәрләр татар шагыйрьләре арасында гаять күп. Ул үзе дә шулар токымыннан.
Гамил Афзалның патриотик темага багышланган иҗатын шартлы рәвештә 3 төп өлешкә бүлеп карарга була. Беренче - туган якка, тарихи вакыйгаларга багышланып язылган әсәрләр, икенче - Бөек Ватан сугышы чоры турындагы шигырьләр, өченче юнәлеш - ватанпәрвәр булган күренекле шәхесләргә багышланган әсәрләр
Гамил Афзал үз шигырьләрендә Ватанны ярату туган җиргә мәхәббәттән башлана дип кенә язып калмый, ә күңелгә сеңеп калырлык югары поэтик образлар һәм тирән мәгънәле символлар тудыра:Яшь бөреләр хуш ис чәчкән,Юкә чәчәк аткан,Өянкеләр лепердәшкән,Безнең авыл – Ватан. (“Ватан”) Такталачык авылында Г.Афзал урамы
Туган якның, табигатьнең матурлыгын күрсәтү өчен автор тел-сурәтләү чараларын бик бай куллана. Аның шигырьләрендә тирәкләр төш күрә, зирекләр җырлый, апрель җиле бии-бии исә. Такталачык авылыннан ерак булмаган ямьле су буйлары
Гамил Афзал геройларның кичерешләрен тирәнрәк ачу, вакыйгаларны, күренешләрне, әйберләрне тулырак күрсәтү максаты белән төрле шигьри сурәтләү чараларыннан файдалана. Троп – сүзләрне, сурәт ясау өчен, үз мәгънәсендә түгел, ә күчерелмә мәгънәдә куллану ул. Тропларга чагыштыру, эпитет, метафора, метонимия, гипербола, литота (кечерәйтү), ирония керә.
Троплар (бор. грекча τρόπος — күчерү) — әйберләр, предметлар, күренешләр арасында булган бәйләнешләр ярдәмендә ясалган күчерелмә мәгънә. Троплар төрле әсәрләрдә күпчелек язучылар һәм шагыйрьләр белән кулланыла. Троплар аерым фән (семасиология) тарафыннан өйрәнелә.Тропларның төп төрләре: ЧагыштыруМетафора Метонимия Эпитет АллегорияГипербола Литота Сынландыру ПерсонификацияИрония Сарказм Көлке Тәмсил
“Җир турында җыр” шигырендә сурәтләү чаралары һәрбер юл саен: “кайнар яшен түкте илләр”, “җирдә кендек” (сынландыру); “җир тузаны – йөзгә иннек”, “нужа белән михнәт дулап” (чагыштыру); “җен чыдамас авырлыкка” (метафора), “кызыл урак” , “кызыл сабан”, “кызыл амбар”(эпитет), “елап йөргән нужа беткән” (метафора).
Аерым бер шәхесләргә багышланган әсәрләрдә - “Сөембикә сылу”, “Кол Гали”,“Салават батыр” шигырьләрендә автор ерак бабайларыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге белән горурлана, аларның туган төбәкләренә булган эчкерсез мәхәббәтләренә соклана
Психологик яктан бай кичерешләргә күп урын бирелгән “Ана” шигырендә тагы да күбрәк сурәтләү чаралары кулланылган: “ике бөртек яше”, “йомшак туп кебек”, “тыныч нурлар” (эпитетлар); “нур балкытып таңнар атса да”, “моңландырып кояш батса да” (чагыштырулар); “саф энҗеләр кебек талпынып”, “чыбык очларында атынып” (сынландырулар).
Гамил Афзалның оста каләме яңгыр суын талпындыра да, атындыра да, җилләргә рәнҗеттерә дә. Ә кар астындагы агачлар “мамык ябынып” (эпитет) кына түгел, ә “алларына алмаз коелып утыралар кебек боегып” (метафора). Гади авыл кешесе, мич остасы Шиһабетдин беренче карашка бик ваемсыз кешегә ошаган. Бу шигырьнең һәрбер юлларында эпитетлар, метафоралар, чагыштыру һәм сынландыру алымнары бик урынлы кулланылган: “бер кашык бал капкан кебек” ,”йөз сум акча тапкан кебек” (чагыштыру); “юрганыннан көлә кебек ”, “кул җылысы салып китте” (метонимия).
Сугыш темасына багышланган әсәрләр арасында “Нигә төшкә керә ул таңнар?” балладасы аерым бер урын алып тора. Автор аны үзенең сугыш елларында узган яшьлегенә багышлаган. “Металл төсле кырыс чырайлы”, кайчак “йокы күрми ауган” эшчеләр бар көчләрен фронт өчен корал эшләүгә бирәләр. Кызу мичнең яктысын автор “таң төсе”, “кан төсе” (эпитетлар) белән чагыштыра. Автор бик урынлы рефрен - кабатлануларны, эпифораларны куллана, алар ярдәмендә тимерчелек цехындагы чүкеч-станок тавышларын тасвирлый (“әйтерсең лә күңел түренә кызган тимер белән басканнар”).
“Йөрәк яна” шигырендә төп герой – ир йөрәге. Бу очракта “ир” сүзе күчерелмә мәгънәдә китерелә, күз алдына ил батыры килеп баса. Бу образны сурәтләү өчен автор түбәндәге алымнарны куллана: “насос кына диләр йөрәкне” (чагыштыру), “йөрәк ул – сандугачлы урман” , “бөркет булып оча иректә” (сынландыру); “сатлык, буш, тимер, кристалл, куш, батыр ... йөрәкләр” (эпитетлар), “очкын чәчте шатлык йөрәгемнән” (метафора); “йөрәк көлә, шатлана, өзгәләнә” (метонимия); “көлемсерәп биек дарга менә”, “суда батмый торган дөреслек”(метафора); “бөркет булып оча” (сынландыру), “йөрәк уты бозны эретә” (гипербола).
Г.Афзалның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге күренекле шәхесләргә – Г.Тукайга, М. Жәлилгә, С. Садыйковага, М. Фәйзигә, И. Шакировка һ.б. багышланган әсәрләре күп. “Мусалар токымыннан” шигыренә игътибар итик: “Җәһәннәм утларын кичкәндәЙөрәгең туктаса тибүдәнТарихның мактаулы түренәӘҗәлләр өстеннән басып кит;Дошманнар йөрәген тетрәтепЕлмаеп үләргә насыйп ит!”
Анафора – сүзләрне яки сүзтезмәләрне җөмлә башында кабатлау. Г.Афзал бу көчле лексик сурәтләү төрен “Йөз кабат”, “Мин халыкны алдап җырламадым...”, “Сүз” шигырләрендә бик урынлы итеп куллана. Гамил Афзал иҗатында риторик эндәш, лексик чаралар, антитеза кебек стилистик фигураларны очратырга була. Парлы сүзләрне еш куллану да иҗатына бик хас күренеш. “Ана ” әсәрендә мисаллар: иртә-кичен, әйлән-тулган, яфрак-күлмәк, әлли-бәлли; “Өянкеләр моңы” шигырендә: качып-посып, арслан-егетләр,аккошлар-кызлар. Композицион төзелеш ягыннан да Г.Афзалның әсәрләре бик үзенчә. Мисал өчен, “Ачык калган китап ята” шигырендә 6 дүртъюллыкның беренче һәм дүртенче юллары кабатланып килә. Автор шулай итеп Китап образын тудыра, аны җанландыра, аны тарих-язмыш символына әверелдерә.
Шагыйрь Гамил Афзал иҗатын өйрәнү, әдәбият дөньясына алып килгән яңалыгын заман биеклегеннән торып бәяләү милләтебезнең бүгенгесе Һәм киләчәге турында җитди уйлану булып тора.
style.rotation
Кулланылган әдәбият1.Афзал Г. Сайланма әсәрләр. 1-3 том. - Казан:ТКН, 2004.2. Галиуллин Т.Тынгысыз каләмнең үлемсез шигърияте.//Татарстан .-2001.-№5. 68-71 б.3. Галиуллин Т. Хәзерге шигърият //Мирас.-1996.-№7-8.-98-122 б .4. Гыйльманов.Г. Шагыйрьнең биеклеге //Казан: Рухият ,2000.- 5-6,11-29 б.
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!