Гаил?г? багышланган сыйныф с?гате


Сыйныф сәгате
“Минем гаиләм – минем төп терәгем”

Тема: Минем гаиләм – минем төп терәгем.
Максат: укучыларда әти-әни, әби-бабай, туганнарга карата олы ихтирам,хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларның кадерен белү теләге уяту.;
укучыларны үз нәселләрнең тарихы белән кызыксынырга, аларны буыннан-буынга тапшырырга кирәклекне өйрәтү.
Материал: “Мәгариф” журналлары, 2008 ел, “Көч һәм рух тамырлары” китабы, 14-22 битләр, татар теленең аңлатмалы сүзлеге.
Җиһазлау: “Минем гаиләм”, “Шәҗәрә- гаилә көзгесе” стендлары, “Рәсемнәрдә - минем гаиләм” күргәзмәсе, Гаилә елы эмблемасы.
Сыйныф сәгате барышы:
Оештыру өлеше.
- Хәерле көн, укучылар!
Сыйныф сәгатебезне башлыйбыз.
Бүгенге сыйныф сәгатенең дә темасын тактада күрәсез.
Минем гаиләм – минем төп терәгем.
II Төп өлеш.
Укучылар, хәзер мин сезгә “Ике күрше” мәсәлен укыйм. Игътибар белән тыңлагыз һәм чагыштырыгыз.
Ике күрше.
Якын урманда ике күрше карга яшәгән. Аларның берсе бик аралашучан булган. Үзенә бик матур карга кызын сайлап, аның белән тормыш корып җибәргән. Берсеннән-берсе матур балалар үстергәннәр. Балаларым тук булсын, дип әти карга көннәр буе эшләгән, соңрак, балаларын ияртеп, аларны азык табу һөнәренә өйрәткән. Шулай матур гына яши биргәннәр.
Ә икенче карга исә берәү белән дә аралашмаган, үзен бик акыллыга санап, башкаларның иртә таңнан торып караңгы төшкәнче эшләүләреннән көлгән. Хәтта аның салкын җилдән, яңгырдан ышыкланыр,төн үткәрер оясы да булмаган. Көн артыннан көн үтә торган. Кинәт бу карга авырып киткән. Бик ябыккан, аның инде азык табарлык та хәле калмаган. Шулай агач башында бөкшәеп утырганда, моны күрше карга күреп, янына очып килгән. Күршесен кызганган, тапкан азыгын аңа биргән. Азрак тамак ялгап алгач, каргага хәл кереп киткән. Ул күршесенә зур рәхмәт белдергән һәм: “Әй, күрше, бу урманда синнән дә бәхетле карга юктыр, мөгаен”, - дигән.
- Укучылар, ике карганың тормышын чагыштырыгыз әле. Икенче карга ни өчен күршесенә: “Синнән дә бәхетле карга юктыр”, - дигән?
- Беренче карганың гаиләсе булган, ә икенчесенең гаиләсе булмаган.
- Димәк, укучылар, бүгенге сыйныф сәгатендә сүз нәрсә турында барачак?
- Гаилә турында.
- Нәрсә ул гаилә?
- Гаилә ул – безнең өебез, әби-бабай, әти, әни, мин, апа-абый, эне-сеңел.
- Ә татар теленең аңлатмалы сүзлегенә мөрәҗәгать итсәк, аның беренче мәгънәсе болай икән:
- Гаилә. и. 1. Бергә яшәүче ир, хатын, балалар һәм якын туганнардан торган
кешеләр төркеме.
Укучылар, тагын гаилә турында нәрсәләр әйтә алабыз?
Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.
Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни – йортның тоткасы, ә балалар – аның көзгесе.
Сез бу сыйныф сәгатенә әзерләнгәндә, гаиләгез турында иншалар яздыгыз, гаиләгезнең шәҗәрәсен төзедегез, рәсемнәр дә ясадыгыз.
Ә хәзер, Фирүзә, синең инша аша гаиләң белән танышып үтик әле.
(Фирүзә иншасын укый.)
Гаиләдә иң якын кешеләребез кемнәр инде?
Әти-әни.
Әни турында кайсыгыз шигырь өйрәнде әле?
Әнием, бәгърем, күз нурым,
Кояшым, аем һәм йолдызым.
Дөньялар кичеп тә тапмассыз
Әнидән нурлырак җир кызын.
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле –
Алар безнең әниләр.
Әйе, әни кеше – гаиләнең йөрәге, әти кеше – гаиләнең терәге диләр бит. Әтиләр турында кайсыгыз сүз ала әле?
Әти булса, хәвеф-хәтәр дә юк,
Бәлаләрдән калкан кебек каплый ул.
Безнең, әниләрнең тынычлыгын,
Саф, ягымлы елмаюын саклый ул.
Әти – безнең күңелдә мәңгелек ышаныч.
Әти – көчле, әти – батыр, әти – безнең куаныч.
Әти – алтын багана, гаиләдә ул терәк.
Тынычлык, иминлек сагында ул кирәк.
Гаиләләребездә иң олы, хөрмәтле кешеләр тагын кемнәр?
Бабай белән әби.
Аларга нинди сыйфатлар хас?
Бабай белән әби гаиләдә иң өлкән, сабыр, йомшак күңелле, йомшак куллы, шәфкатьле кешеләр.
Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле
Ул – минем дәү әнием.
Укучылар, “олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” мәкален сез ничек аңлыйсыз?
Без олыларны - әби-бабайны, әти-әнине хөрмәт итсәк, аларның сүзләрен тыңласак, безнең балалар да безне шулай хөрмәт итәрләр.
Тагын гаиләдә кемнәр бар әле сезнең?
Туганнарыбыз: эне-сеңелләр, апа-абыйлар.
Сез алар белән ничек яшәргә тиеш?
Дус, тату, ярдәмләшеп.
Тату туганнар таштан койма койганнар. Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
Туганнар тату яшәсәләр, гаилә нык була, арага дошман, явыз кешеләр үтеп керә алмый.
Өйдә имин булсын, диеп,
Туганлык хисен саклыйк.
Җаныбызны җылытучы
Гаилә исемен аклыйк.
Ә хәзер, укучылар, “Шәҗәрә - гаилә көзгесе” стендына игътибар итик. Нәрсә ул шәҗәрә? Бу сүз нәрсәне аңлата?
Ул нәсел – ыру тарихы дигәнне аңлата. Икенче төрле – нәсел агачы дип тә йөртелә.
Равил Фәйзуллин “Онытма син” шигырендә болай дигән.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Ә хәзер, укучылар, тапкырлыкны сынап карыйк, кроссворд чишеп алыйк.

г 2 а 3 и л   5 ә   1

Бакчада үсә, җимеш бирә.
Үзе шардай, тәме балдай.
Табын түрендәге иң кадерле ризык.
Җитмеш төрле авыруга дәва.
Яратып эчәбез.
Нинди сүз килеп чыкты?
Гаилә.
III. Нәтиҗә ясау.
Без бу сыйныф сәгатендә нәрсә турында сөйләштек?
Гаилә турында.
Әйе, укучылар, әти йорты, гаилә - бу бөек байлык. Гаилә ул – кешенең үзара мөнәсәбәтләренең чын мәктәбе.
Әти-әниләргә, өлкәннәргә һәм туганнарга карата нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк?
Аларны хөрмәт итәргә, яратырга, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә, аларны сакларга кирәк.
Әйе, бүген сез аларга карата нинди мөнәсәбәттә булсагыз, киләчәктә сезнең балаларыгыз да сезгә карата шундый мөнәсәбәттә булырлар. Үз гаиләгезнең кадерен белегез. Мин сезгә һәрберегезнең өендә мәхәббәт һәм бәхет булуын телим. Гаилә - бәхет ачкычы. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет фәкать гаилә аша гына килә.