Презентация по татарскому языку на тему Диалогтагы репликаларны? язмада бирелеше
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районымуниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе«Кәкре-Елга урта гомуми белем бирү мәктәбе”неңукытучысы Хәйруллин Айдар Хәбибулла улының8 нче сыйныфта үткәрелгән татар теленнән ачык дәрес план-конспекты 1нче октябрь, 2015нче ел
Тема: Диалогтагы репликаларның язмада бирелеше.
Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту.Метод: эзләнү (эвристик – күнегүләр эшләү, күчереп язу, биремнәр үтәү).Максат: диалогтагы репликаларның язмада бирелеше буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту.Бурычлар:1) диалогтагы репликаларны язмада дәрес билгеләү;2) практик эш һәм дәрес, матур язу күнекмәләрен үстерү;3) телгә, табигатькә, тормышка, белемгә, тарихка карата игътибар арттыру һәм хөрмәт тәрбияләү.
План-конспектI. Актуальләштерү. Үткән темалар буенча сораулар бирү:1) Нәрсә ул диалог?2) Диалог нәрсәләрдән тора?3) Нәрсә ул реплика?4) Диалогтагы репликалар ничек языла?
5) Диалогта ничә кеше катнашырга мөмкин?6) Диалогтагы репликалар нинди җөмләләрдән тора?7) Туры сөйләм куштырнаклар эченә кайчан алына?8) Ялгыз очрый торган туры сөйләм яңа юлдан сызык белән генә нинди очракта языла?
II. Материалны ныгыту.1. Телдән диалог төзү.2. Репликаларны куштырнаклардан арындырып язу: 21нче һәм 22нче күнегүләр (тактада һәм дәфтәрләрдә язмача эшләү).3. Күп нокталар урынына тиешле хәрефләр һәм туры сөйләм янында тиешле тыныш билгеләрен куеп, җәяләрне ачып, текст өстендә эшләү (презентация буенча телдән һәм язмача эшләү).4. Репликаларны куштырнаклардан арындырып язу: карточкалар буенча мөстәкыйль эшләү (язмача эшләү).III. Өй эшен бирү. Диалог төзеп килергә.
Күп нокталар урынына тиешле хәрефләр һәм туры сөйләм янында тиешле тыныш билгеләрен куеп, җәяләрне ачып, текст өстендә эшләргә.Шулай уйланып торганда, кемдер:- Эх, бездә хәзер сандугачлар сайрый инде, ә монда кар -буран уйный дип ку.йды. Артыма әйләнеп карадым. Койкам янында өстенә кара халат кигән, чем-кара чәчле, кош канаты сыман кыйгачланып киткән кара кашлы, урта буйлы берәү басып тора.
- Син татармы әллә? - дип сорады ул. Җавап урынына мин аның йөзенә текәлдем. - Нигә болай өздереп карыйсың, әллә күргәнең бар иде- ме? - дип, ул балаларча самими елмайды.- Кайдадыр күргәнем бар шикелле булам, ләкин хәтерли алмыйм, - дидем мин.- Бик мөмкин, күргәнсеңдер дә.
Шулай без аның белән танышып киттек. Озын көннәрне сөйләшеп уздыра идек. Аның исеме – Вакыйф, фамилиясе – Гарифуллин, үзе Татарстан егете булып чыкты.Мин байтак вакытлар улмы, түгелме дип, эчемнән уйланып йөрдем -йөрдем дә бер көнне түзмәдем.- Вакыйф, сөйлә әле, кайда яраландың, кайчан, ничек? - дип сорадым. (Габдрахман Әпсәләмов)
Игътибар өчен рәхмәт!