Буыннардан-буынга к?чк?н изгелекдиг?н темага инша.


Региональный конкурс исследовательских и творческих работ для
младших школьников
«Наше наследие»
Творческая работа (исследовательская работа)
Буыннардан-буынга күчкән изгелек
(название работы)
Салимова Зилира Ирековна
Ф.И.О. ученика
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Старо-Юрашская средняя общеобразовательная школа»
Елабужского муниципального района
школа, класс
Учитель Салимова Гульнара Габделнуровна начальные классы
(предмет, категория)
Язгы ташулар китүгә , барлык җиһан яшелгә төренә. Никтер, бабам бу көннәрдә моңсуланып йөри. “Аның сәбәбе бик зур,”- ди ул һәм сөйләп китә:
“Минем әтием,Сафин Сәхап Сафа улы 1906 елда Алабуга районы Иске Юраш авылында дөньяга килә. Ул мәктәптә бары тик җиде ел гына белем ала. Ул чорларда колхозлашу еллары башлана. Әтием беренчеләрдән булып колхоз сафларына керә. Юраш, Атау, Шүрнәк авылларында колхоз җитәкчесе булып эшли.”
Мин дәү әтиемә сорау бирәм:
-Ни өчен аны авыл саен күчерәләр соң?
“Сезнең дәү бабагыз , куйган максатына ирешә торган, тырыш кеше булган.
Бер-бер артлы күрше колхозларны аякка бастыру өчен, бик зур көч куярга туры килгән аңа. Аның оештыру сәләте дә бик көчле була. Җитәкче булып эшләгән вакытта авылдагы ике зиратны коймалар белән әйләндереп алдырта,чишмәләрне чистарта, төзекләндерә. Бу эше аның изге күңелле кеше булуы турында сөйли.
Тормыш иптәше Зәйнәп, сугыш башлануга, ирен Сәхапны беренчеләрдән булып фронтка озата. Ә инде күп тә үтми , дүрт нарасые белән тол кала. Бирсә дә, бирә икән язмыш сынауны...”
1948 елда ул үзе дә вафат була. Ә дүрт ятим Нурзидә , дәү бабамның апасы карамагында кала. Ул хатын-кыз буларак көчле, ихтыярлы кеше була.Әти-әнисез калган ятимнәрне язмыш дулкынына ташламыйча үстерә.
Дүрт ятимнең берсе Габденур бабам да бик тырыш кеше.Ул тормыш иптәше Раузалия белән 7 бала тәрбияләп үстергән.Үз гомерендә ике йорт җиткереп кергән ир заты ул. Хәзерге көндә дә тик тормый ул, улына оныкларын тәрбияләргә булыша.
Сугыш...Шушы кыска гына сүз эченә күпме нәфрәт, күз яшьләре, күпме каргыш сыйган.Ул күпме балаларны газиз ата-аналарыннан аерган, аларның чәчәк кебек гомерләрен аяк астына салып таптаган. Әлеге сүзне ишетүгә , бабамның күзләре яшь белән тула! 71ел вакыт үтсә дә , яралар һаман сызлана , без берни булмагандай, “Ура!” кычкырып бәйрәм иткәндә , меңләгән ирен , әтисен югалтканнар өчен бу көн сызлануларның кабат яңаруы , яралардан кабат кан саркып чыгу көне булып тора.
Әйе , Габделнур бабамның әтисе - дәһшәтле сугыш корбаны.
Кулымда- Хәтер китабы. Бу кара төстәге калын китапның эчендә язма бар:
“Сафин Сәхап Сафа улы 1941 елның декабрь аенда Сталинград янындагы сугышта батырларча һәлак була.” Кызганыч , безнең авылда сугыш ветераннары юк инде, хәзер. Авыр туфраклары җиңел булсын.
Авылыбызның иң матур җирендә батырларга куелган һәйкәл бар. Аның стеналарында яу кырында ятып калганнарның исемнәре уеп язылган.Җиңү көнендә бөтен авыл халкы шунда җыелып, аларны искә алабыз.Бәйрәмгә җыелган өлкән буын вәкилләре безгә дә рәхмәтләрен җиткерәләр. Һәйкәл тирәсен тәртиптә тоту өчен, без бик тырышабыз.Эшкә иртә яздан тотынабыз:
һәйкәл тирәсен чистартабыз, чәчәк үсентеләрен ел әйләнәсе чәчәклек булырлык итеп сайлап утыртабыз.Шуңа күрә дә һәйкәл тирәсе гел аллы-гөлле чәчәклеккә күмелеп утыра.
Хәтер... Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда мәңге яши. Яшәп кенә калмый, ә яңадан яңа буын кешеләрен батырлыкларга өнди, хәзерге гамәлләрен элекке каһарманлыкларга тиңләргә чакыра. Бүгенге көндә дә илебезнең төрле почмакларында сугышлар бара.Шагыйрь Муса Җәлил әйткәнчә:
Кешеләр сугыша, кан коя,
Киселә меңнәрчә гомерләр.
Күпме аналар балаларын югалта. Геройлар үлми, геройлар безнең күңелләрдә яши. Хәзерге тыныч тормышта да армия сафларында батырларча һәлак булучылар күп. Мондый батырларыбызны санап бетерерлек түгел.Алар белән горурланырга кирәк.Җәмгыятебез үткәннәрдән сабак алсын иде.
“ Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белик,” – дип юкка гына әйтмәгәннәр.