Презентация по биологии на тему День птиц -Кошлар безне? дуслар


Кошлар көне Халык-ара кошлар көне 1906 елдан бирле билгеләп үтелә.Шул елның 1нче апрелендә Халык-ара кошларны саклау конвенциясенә кул куела.Бу конвенциягә Россия 1927 нче елда кушыла. Безнең илебез урманнарында, болыннарында, кырларында, су буйларында һәм кешеләр яшәгән урыннарда меңләгән төр кошлар очратырга була. Туклану төрләренә карап алар группаларга бүленәләр. Кошларның туклану группалары Ерткыч кошлар Балыкчы карчыга Бөҗәкләр белән туенучылар Кошларның туклану группалары Карлыгачлар Орлыклар белән тукланучылар Кошларның туклану группалары Карабүрек Төрле азык белән туенучылар Кошларның туклану группалары Ала карга Ерткыч кошлар вак кошларны, кимерүчеләрне һәм балык тоталар. Болар бөркетләр, тилгән, лачыннар, ябалаклар һәм башкалар. Бөркет Бөркет Торымтай Соры ябалак Соры ябалак Шоңкар Балыкчы карчыга Бөркет Барлык ерткыч кошлар да эре һәм куркыныч түгел. Безнең алда шуларның берсе - су чыпчыгы. Су чыпчыгы чиста сулы елга тирәләрендә һәм шарлавыклар тирәсендә яши. Ул суда яшәүче бөҗәкләр, вак кыслалар белән туклана. Су төбенә чумып вак балыклар тота. Су чыпчыгы Бөҗәкләр белән тукланучы кошлар бик күп файда китерәләр. Алар корткыч бөҗәкләрне ашап урманнарны саклап калалар. Барыбызга да таныш - тукран шуларның берсе. Ул ару-талусыз каты томшыгы белән агач кайрысы астындагы корткычларны һәм аларның личинкаларын ашый. Зур чуар тукран Зур чуар тукран Балаларын үзләре чыгармау сәбәпле, кешеләр күкеләрне яратып бетермиләр. Ә, күкеләр башка кошлар ашарга курыккан йонлач кортларны да ашап урманнарга зур файда китерәләр. Күке Күке Менә бу кечкенә кошчык көн буена 8 -10 миллион бөҗәк ашый. (Кәрлә тургай ) 8-9см.чамасы озынлыгы, 6 г. Авырлыгы. Кәрлә тургай Күп санлы песнәкләр дә зарарлы бөҗәкләрне күп ашыйлар. Зур песнәк Көрән башлы песнәк Зәңгәр чыпчык Бөҗәкләрне күп ашау сәбәпле, кешеләр кошларны үзләренең бакчалары тирәләренә оялатырга тырышалар " Орлык ашаучы кошлар үсемлекләрнең орлыклары, җимешләре һәм күркәләре белән тукланалар. Алар күбрәк чүп үләннәренең орлыкларын ашыйлар. Андыйларга купшыл, боҗыр, суер, көртлек, карабүрек керә Купшыл Купшыл Карабүрекләр Ата көртлек Суер Ана көртлек Боҗыр Төрле азык белән туенучылар ул – чыпчыклар һәм каргалар отряды. Каргасыманнар – иң «акыллы» кошлар : козгын, чәүкә, кара карга, күкшә, саескан. Күкшә Сыерчык та төрле азык белән туенучыларга керә. Кечкенә һәм яшен тизлегедәй очучы кош колибри – Ул бер секунд эчендә 150 мәртәбә канат кага ала. Колибри — күбәләк кебек оча һәм бал корты кебек үсемлекләрне серкәләндерә. Барлык кошлар да яз җитүгә үзләренә оя коралар. Алар ояларына йомырка салып, тән җылысы белән җылытып балалар чыгаралар. Кош оялары Камыш чыпчыгы оясында күке йомыркасы Күке баласы оядан камыш чыпчыгының йомыркасын ташлый. Аналар һәм балалар Кошлар нинди тизлек белән очалар соң? Чыпчыкларның очу тизлеге - 40 км/сәг. Кара керәшәнең очу тизлеге —60 - 80 км/сәг. Лачынның тизлеге 300 км/сәг. Карлыгачлар җылы якларга киткәндә бер-туктаусыз 2500 км араны очып үтә ала. Кайбер кошлар оча да белмиләр Пингвиннар җирдә «җәяү» йөриләр, ә суда бик тиз йөзәләр Тәвә кошлары да оча белмиләр. Алар йөгергәндә тизлекләре 50 км/сәг. артып китә. Төзүче: Муниципаль белем бирү учреждениясе “Алабирде гомуми урта мәктәбе” икенче категорияле биология укытучысы Мавлюдова Фәридә Мәнсур кызы.