Чуар тавык


Чуар тавык
(II кечкенәләр төркемендә)
Алып баручы: Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләр,әбиләр! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәләмәт, бәхетле булыгыз. Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын.
1. Нигә бүген бөтен җирдә Чәчәкләр балкый бездә? Нигә кояш көлеп карый – Беләбез һәммәбез дә.
2. Бүген – әниләр бәйрәме, Бүген җирдә тантана. Кояш шуңа көлә бүген, Гөлләр шуңа шатлана.
3. Әниләрнең бәйрәменә Куана шулай алар. Әниләрне котлый бүген Җирдә барлык балалар.
4. Мин дә котлыйм, әнкәм, сине, Теләгем бар минем дә: Мәңге шулай кояш кебек Балкы күңел күгемдә!Җыр.
В день весенний, солнечный Маму поздравляем. Жизни долгой, радостной От души желаем!
Слушай нашу песенку,
Мамочка любимая,
Будь всегда здоровая,
Будь всегда счастливая!
Песня.
А теперь мы спляшем,
Праздник будет краше!
Танец.

Алып баручы: 8 нче Март – үзенә курә бер үзенчәлекле матур бәйрәм инде ул. Бу көнне һәркем үз әнисен бәйрәм белән котлый. Ә менә кем ничек котлый, хәзер шуны карап үтик.
Музыка астында Чуар тавык һәм чебешләр керәләр.
Чуар тавык. Мин бәхетле чуар тавык,
Чебешләрем янымда.
Күп түгелләр биш бөртек,
Кирәк санап карарга.
Берәү, икәү, ... ой, белмимен бит калганын...
А. Б. Балалар, әйдәгез, Чуар Тавыкка чебешләрен санарга ярдәм итик.
Балалар күмәкләп 5 кә кадәр саныйлар.
Чуар тавык. Менә хәзер мин сезнең барыгызны да саныйм. Берәү-бусы син, икәү-монысы син, өчәү-син, дүртәү- ә монысы син. Ә кая соң минем иң яраткан чебешем? Кая соң ул Чеп-чеп?
Чебешләр. Чеп-чеп, син кая?
Чеп-чеп керә. Башында кепка, “Чебешләр” көенә җырлый.
Чеп-чеп. Мин бик шук чебеш, шаян.
Уйнарга көчем табам.
Аякларны яздырам,
Юл буйлап хәйран чабам.
Чеп-чеп, чеп-чеп, чеп-чеп,
Юл буйлап хәйран чабам.
Чуар тавык. Чеп-чеп, кадерлем, син кая булдың?
Чеп-чеп. Мин ә-нәәә андааа булдым ( ишеккә күрсәтә).
Чуар тавык. Әй, яраткан чебешкәем,
Тыңлаусыз бәләкәчем.
Ярый инде, ярый корт-корт,
Китеп йөрмә бик ерак.
Аланда гына уйнагыз,
Тик берүк адашмагыз.
Үзәк стенага таба беркетелгән өйгә керә. Чебешләр Чеп-чепне уратып алалар.
1нче чебеш: Чеп-чеп, әйт әле, син кая булдың?
Чеп-чеп. Эш буенча йөрдем!
2 нче чебеш. Ха-ха-ха, эш буенча ул йөргән!
Юкка кеше көлдергән!
Чеп-чеп. Әллә кая йөри диеп,
Сез бит белми көләсез!
Әни алдында, кызганыч,
Ояты миңа беләмсез.
Чебешләр. Ни өчен?
Чеп-чеп. Бүген мартның сигезе-
Хатын-кызлар бәйрәме.
Иң кадерле кешегә,
Бүләк тиеш түгелме?
Ничек оят түгел сезгә,
Уйламый берегез дә.
Хәзер үк бу мәсәләне
Хәл итик бергә, бергә.
3нче чебеш. Чеп-чеп, безгә бик оят?
4нче чебеш. Чеп-чеп, безгә бик кызганыч!
Чеп-чеп. Таралышыгыз тизрәк,
Бүләк табарга кирәк!
Көй астында Чебешләр залның төрле почмакларына таралышалар, һәм алдан әзерләнгән бүләкләрне алып киләләр.Чеп-чеп зал уртасыназур бантлы кәрзин куя. Чебешләр аңа үз бүләкләрен салалар.
3нче чебеш. Әнием, Чуар тавык,
Бераз вакытың табып,
Кил инде син, кил бире,
Бүләгебез күр инде.
Чуар тавык. Кыт-кыт-кыт, менә мин дә,
Кем соң дәшеп йөдәтә.
(Өйдән чыга).Чебешләр бер рәткә тезеләләр.
Чебешләр.Әнием, кадерлем,
Без сине котлыйбыз!
Сиңа озын гомер
Һәм бәхетлек телибез!
Чуар тавык. Менә сиңа әкәмәт!
Рәхмәт сезгә, балакайларым!
Алып баручы кәрзиннән уенчык чыгара.
1. Эту славную игрушку подарите маме, Хороша матрёшка, посмотрите сами! В ярком сарафане, в расписном платочке, Вот подарок маме от любимой дочки!
Песня.
Алып баручы кәрзиннән аю чыгара.
2. Аюым бакчада тора, Карурманда туса да, Уйнарга бик ярата, Үзе ялкау булса да.
Җыр.
Алып баручы кәрзиннән шылтыравык чыгара.
3. Ударяй ладошкой В бубен посмелей. Станет всем ребятам Сразу веселей.
4. Погремушкам тоже Хочется играть. Мы друзей позвали И давай плясать.
Песня.
Алып баручы кәрзиннән яулык чыгара.
5.Төрле төстәге яулыклар Безнең кулларыбызда, Җилфердәтә – җилфердәтә Биибез барыбыз да.
Җыр.

Алып баручы: Күмәкләшеп без дә, дуслар, Биеп алыйк, әйдә әле. - Котлы булсын! Гөрләп торсын Әниләрнең бәйрәме!
Бию.
Алып баручы. Хөрмәтле кунакларыбыз: әниләр, әбиләр! Бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Сәламәтлек, ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә!