Презентация по татрскому языку на тему Туфан Ми?нуллин и?аты
«Үзем сайлаган язмыш»
Туфан Миңнуллин һәм Нәҗибә Ихсанова
Туфан Миңнуллин – талантлы кеше. Булдыклы, тырыш, үҗәт, эшчән. Кырыклап пъесса, проза әсәрләре авторы. Милләт горурлыгы кем, дигәндә, әлбәттә, аның исеме беренчеләрдән аталырга хаклы. Туфан Миңнуллин – җир кешесе, чын тормышны сурәтли, ихлас яза, зарланмый-сыкранмый, заманны үзенчә ача. Ул – язучы, ул – зур шәхес. Ә олы шәхесләр һәрчак үз халкы, татар язмышы хакында борчылып уйлана. Туфан Миңнуллин кемнәрнедер яклаудан тәм таба.
1970—1983 еллар арасында Татар академия театры сәхнәсендә тугыз пьесасының («Диләфрүзгә дүрт кияү», 1972; «Ир-егетләр», 1971; «Канкай угылы Бәхтияр», 1974; «Әлдермештән Әлмәндәр», 1976; «Дуслар җыелган җирдә», 1977; «Адәм баласына ял кирәк», 1979; «Моңлы бер җыр», 1981; «Монда тудык, монда үстек», 1982; «Әниләр һәм бәбиләр», 1983)Әлмәт дәүләт драма театрында — дүрт («Диләфрүзгә дүрт кияү», 1971; «Ай булмаса, йолдыз бар», 1977; «Яшьлегем — җүләрлегем», 1978 «Бәйләнчек», 1982)Татар дәүләт драма һәм комедия театрында — биш («Үзебез сайлаган язмыш», 1973; «Уйланыр чак», 1973; «Китәр юлың еракмы?», 1975; «Ак тәүбә, кара тәүбә», 1976; «Кырларым-тугайларым», 1978) пьесасының премьерасы була.
Тематика :Тарихи шәхесләр (“Моңлы бер җыр” , “Без китәбез, сез каласыз”);Авыл тормышы (“Кырларым –тугайларым”, “Бәхете кияү”);Буыннар бәйләнеше, әдәп-әхлак кануннары (“Нигез ташлары”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Әниләр һәм бәбиләр”);Милләт язмышының милли менталитет, гореф-гадәтләр сакланышы, катнаш никахлар ( «Илгизәр плюс Вера», «Шәҗәрә»);Чор, заман үзгәрешләренең әхлакый түбәнлеккә китерүе (“Саташу”);Кеше шәхесе, яшәү мәгънәсе турында уйланулар ( “Сөяркә”) һ.б.
Туфан Миңнуллин әсәрләрендә үз халкын кочагына алып сурәтли, милләтнең барлык катлам кешеләрен дә чагылдыра. Иҗатын ул халык язмышы белән тыгыз бәйли, ниндә булса бер мөһим мәсьәлә күтәрелмәгән әсәре юк та аның. Халкы белән шатлана, халкы белән бергә кайгыра. Йөрәген әрнеткән нәрсәләр турында курыкмыйча әйтә һәм җитешсезлекләрнең бетүен таләп итә. Туфан Миңнуллин характерларны тормыштан таба, гүя җирдән көрәк белән актарып чыгара.
“Әниләр һәм бәбиләр”Мәңгелек темаларның берсе –ана булу бәхете чагыла. Бу бәхетнең матурлыгы- милли тәрбиягә, әдәп-әхлакка барып тоташа. Буыннар бәйләнеше, әдәп-әхлак кануннарына тугрылык “Нигез ташлары “ комедиясе
“Әлмәндәр – халыкның җан җылысын, шаянлыгын-наянлыгын уен-көлкегә хиреслеген, мәхәббәтен, намусын, горурлыгын һәм башка бик күп уңай сыйфатларын үзенә туплаган вәкиле“Әлдермештән Әлмәндәр”Кешелек алдында торган мәңгелек проблемалар,яхшылык һәм яманлык, юмартлык һәм саранлык, ата-анага һәм балаларга мөнәсәбәт, яшәү һәм үлем, мәгърифәтлелек һәм наданлык кебек темалар яктыртыла.«Авыл эте Акбай»
«Акылың адашса, йөрәгеңнән юл сора»Туфан Миңнуллин Драматург үзенең иҗатында хакыйкатьне армый - талмый раслаучы сүз остасы. Ул табигатьтән җорлылыкны, хикмәтле сүз хәзинәсен чумырып алган. Драматург өчен җорлык – уен-көлке, шаяру – мәзәк кенә түгел, бу яшәү рәвеше, халыкчан тапкырлык, халыкның фәлсәфи фикере, тормыш тәҗрибәсе, яшәү мәгънәсе дә. Образлы итеп әйткәндә, Туфан Миңнуллин – татар сәхнәсенең могҗизалар көзгесе ул!
Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым режиссер белән драматург дуслыгы турында болай ди: «Әти – авыл малае, ә Марсель Хәкимович шәһәрнеке. Эстетик сәнгатькә карашлары тәңгәл килеп тә бетми. Матур итеп сөйләшеп утырганда, пыр килеп тузынып әрләшеп алалар да, күп тә узмый кочаклашып дуслашалар. Аларның дуслыгы хөрмәт итүгә нигезләнгән, бер-берсенең сәләтен, талантын тануга корылган. Һәм алар бер-берсен үстереп торалар иде. Андый күренешләр бик сирәк»
1995 ЕЛНЫҢ 15 МАРТЫНДА МАРСЕЛЬ СӘЛИМҖАНОВ "ГӨРГӨРИ КИЯҮЛӘРЕ" СПЕКТАКЛЕНЕҢ РЕПЕТИЦИЯСЕН БАШЛЫЙ.СПЕКТАКЛЬНЕҢ ПРЕМЬЕРАСЫ 1995 ЕЛНЫҢ 15 МАЕНДА БУЛА.Керәшен татарлары фольклорына нигезләнгән бу җырлы-биюле тамаша Камал театрының иң озын гомерле спектакльләренең берсе. ЛЕГЕНДАРЬ СПЕКТАКЛЬ 19 ЕЛ ДӘВАМЫНДА, 469нчы ТАПКЫР ТАМАШАЧЫ КҮҢЕЛЕН ЯУЛЫЙ.