Внеклассное мероприятие ?и?? килде безг? язлар бел?н


Патриотик тәрбиясенә багышланган кичә.
Җиңү килде җиргә яз булып.
Үткәрү вакыты: 20 февраль 2015 ел.
Кичәне әзерләде
Горшкова Ю.Е.
Зәй 2015 ел.
Максат:
Ата-бабаларыбызның үткәненә, аларның каһарман тормышына карата хөрмәт хисләре уяту.
Сугыш алып килгән газапларны онытмаска, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү.
Укучыларда патриотик хис уяту.
Материал:
Хәтер китабы, ветераннар турында укучылар туплаган мәгълүматлар, сугыш турында шигырьләр, альбомнар, һ.б. Җиһазлау: Магнитофон тасмасында “Священная война”, “День Победы”, “С чего начинается Родина” җырлары, Левитанның сугыш башлануын хәбәр итүе, стендлар: “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”, “Алар сугыш кырыннан кайтмадылар”.
Катнашучылар
Алып баручы - Гыйләҗева Гөлназ.
Алып баручы - Сәйфетдинов Илнар.
Җир-ана - Махурова Кадрия.
1 нче солдат - Хисматуллин Динар.
2 нче солдат - Хафизов Алмаз.
3 нче солдат - Гыйләҗев Марат.
Шигырь сөйләүчеләр:
- Әхмәтҗанова Мәдинә.
- Әхмәтҗанова Азалия.
- Гатина Азалия.
- Ногманов Фәрид.
- Иванова Лилия.
Мухаметҗанова Айгөл.
Хәмидуллина Зилә.
Җырлыйлар 8 В һәм 6 Б.
Әкрен генә җилләр исә,
Ел артыннан еллар үтә,
Ә холыкта тик бер теләк,
Гүя бердәм сулыш:
Мәрмәр һәйкәлләр каршында,
Катгый таләп:
Җирдә кабат
Кабынмасын сугыш!
Тыныч кына көй уйный. Сәхнәгә ике алып баручы чыга ( егет белән кыз ).
Илнар: 2008 елның 9 маенда Җиңү салюты 63 нче мәртәбә
яңгырыйячак.
Гөлназ: 1941 нче ел. Июнь....Илебез, Илебез, Европада кызып барган сугыш ялкынының безнең илебезгә кагылмасына ышанып, тыныч тормыш белән яши иде.
Июнь.... Шау чәчәкле җәйнең матур ае
Һичберәүдә юктыр һичбер кайгы.
Тирә-юньне шат авазлар биләп алган
Бар дөнья бәхет, шатлык, сөю тулган.
Июнь.... Нинди шатлык бүген күңелебездә
Моңаюны һич белмәде беребез дә.
Уйламадык бәхетле бу мизгелләрдә
Кара кайгы килер диеп илебезгә.

(“С чего начинается Родина” көе яңгырый, 8 “В” сыйныфы җырлый).
Егерме ике. Июнь. Кырык бердә
Җиргә афәт килде ул көнне.
Тарих каһәрләгән шушы көнне.
Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?
Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,
Соңгы тапкыр кояш балкыды.
Таң атмады бүген, көн тумады,
Алды җирне сугыш ялкыны.

(Музыка уйный, берничә пар вальс бииләр, музыка кинәт өзелә, биючеләр урыннарында катып калалар. Диктор тавышы ишетелә.)
Внимание! Внимание! Говорит Москва! Сегодня, в 4
часа утра, без объявления войны, германские войска напали на нашу страну!
Уйладык бүгенге бу саубуллашу
Күпләр өчен булыр соңгысы дип.
Киләчәктә очрашырбыз тагын диеп
Берни белми йөргәнбез бит вальс биеп.
Ә бу мәлдә илебезгә дошман үткән
Аның баскан эзләрендә гөлләр шиңгән.
Бөтен дөнья изрәп йоклап яткан таңда
Кара шәүлә кебек шуышып сугыш килгән.
(“Священная война” көенә 8 “В” сыйныфы җырлый).
Ил өстенә афәтнең иң зурысы килде. 1941 елның 22 нче июнендә фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына көтмәгәндә һөҗүм итте. Бөек Ватан сугышы башланды. Совет шәһәрләре, авыллары өстенә меңнәрчә тонна үлем йөге яудырылды.
Дошман килгән.
Таптап басуларны...
Ялкыннарга урап кырларны.
Дошман килгән алыштырмак булып
Кан-яшь белән шатлык-җырлырны.
Дошман явы кара болыт кебек
Агылган да һаман агылган.
Үзләгән ут
Туган ил йөзенә
Ялкын сөремнәре кагылган.
Ялкын каба халык йөрәгенә
Нәфрәтеннән халык ярсына.
Бер атаның балалары кебек
Ташланалар дошман каршына.
Бөтен ил, шул исәптән Татарстанның меңнәрчә хезмәт ияләре фашист илбасарларына каршы күтәрелде.

(“Озатып вокзаллар каршында” җыры 6 “Б” сыйныфы башкара).
(Җыр беткәч, сәхнәгә балалар чыга. Кулларында “Хәтер китабы” томы (Зәй районы буенча) һәм шәмнәр).
Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган....
Сугыш... Меңәрләгән шәһәрләр җимерелгән, Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.
Сугыш корбаннарсыз булмый. Изге көрәштә җиңү яулаганда, ут эчендә юл ярып алга барганда бик күп солдатларның гомере өзелде. Чит илләрдәге билгесез каберләр җанны тетрәтә.
Без кайтырбыз, диеп киткән юлдан,
Китсәләр дә, алар кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә,
Ачып-ябып йөри капканы.
Күпләр, бик күпләр яу кырынннан әйләнеп кайтмадылар. Бөек Ватан сугышына Зәйдән генә дә 11600дән артык кеше фронтка китте. Аларның 7410 мәңгелеккә яу кырында ятып калдылар. Сәвәләйдән - 227, Сарсаз-Баграждан - 68, Чубыклыдан - 154, Сармашбаштан - 132, Аксардан - 77 һәм башкалар мәңгелеккә яу кырында ятып калдылар.
“Хәтер китабы”ның исемлегенә Бөек Ватан сугышында фронтка үлеп калган сугышчыларның исемнәре мәңгелеккә кертелгән. Үлеп калган геройлар - солдатлар, сержантлар һәм офицерларга мәңгелек дан!
Хәтер китабы батырлары!
Мәңге дан сезгә!
Алтын хәрефләр белән язылган
Изге исемнәр булып кайттыгыз Сез безгә.
Изге халык хәтере мәңгелек.
Сез үлемсез!
(Левитан тавышы ишетелә. Бер минут тынлык).

Сез дә яшьләр идегез,
Янып эшләр идегез.
Ил чакырды, эшне куеп
Өскә шинель кидегез.
Урылмаган иген калды
Басуларны тутырып.
Кузгалдыгыз, югалдыгыз
Вагоннарга утырып
Өйләр көтте еллар буе
Кайтыр көннәрегезне.
Карталардан барып карап
Кайда йөргәнегезне.
(Сәхнәгә Җир-ана чыга).
Җир-ана:
Тыңлагыз, улларым, кызларым!
Үлемсез Җир-ана моң-зарын:
Ватаным тудырган ирекне буарга,
Сезне яңадан җирсез дә, сусыз да итәргә,
Каныгызны еландай имәргә,
Кара көч дөньясы коралга тотына.
Кара дошман - кара болыт,
Каплый ил күген.
Канга - кан, җанга - җан,
Я - җиңү, я - үлем!
(Сугыш атмосферасы, шомлы симфоник музыка. Музыка әкеренәя.)
1 нче солдат:
Мин - солдат. Мин - үткән сугышның беренче көннәрендә һәлак булган солдат. Ул июль таңы гомеремнең соңгы таңы булды. Мин ул көнне кояшны соңгы тапкыр күрдем. Ә үзе гап-гади көн иде. Дөнья яратылганнан бирле ел саен кабатланып килүче җәйге ямьле көн!
Җир-ана:
Үлгәннәр зарлана белми!
2 нче солдат:
Без сугышканда таш-таулар тетрәп ватылды, тигез кырларда таулар өелде, төпсез дәрьяләр кипте, коры урында күлләр хасил булды. Җир-ана уфылдап ыңрашты, күкләр ташып иңрәде.
Җир-ана:
Үлгәннәр картаймыйлар!
3 нче солдат:
Кыңгыраулы пар атка утырып, гармуннар уйнап, җырлап басу капкасыннан чыгып киткән чакта без унсигез яшьлек егетләр идек. Безгә бүген дә унсигез.
Җир-ана:
Көннәрегез авыр улларым, кызларым,
Юлларыгыз, озын,тынгысыз.
Тик шулай да ачынмагыз,
Бу көрәштә ялгыз түгелсез.
Алып баручылар:
Солдатлар тынычлык өчен көрәштеләр һәм, сугыш тынып торган арада салкын һәм кысан окопларда утырган вакытларында киләчәк турында хыялландылар.
Алар фашизмнан коткарылган тормышның матур буласына ышаналар иде.
(“Нам нужна победа” җырын 8 “В” сыйныфы башкара.)
Шундый яшь килеш алар дошманны күкрәкләре белән каршы алдылар, туган илебезне якладылар. Алар барыбер нәрсәгә генә аптырадылар - ул - сугыш башында кинәт олыгайдылар.
Тик барысына да өйләренә әйләнеп кайтырга насыйп булмады. Ә кем кайтты - хәтерендә саклый. Сугышчан дусларын, җиңүләрне хәтерлиләр алар.

Җир-ана:
Үлгәннәрнең исәннәргә әйтер сүзләре кала. Исемнәре калганнар һәм исемсез югалганнарның әйтер сүзләре кала.
1 нче солдат:
Без - сугышчылар!
Якты дөньяга дәшәбез!
2 нче солдат:
Йокың сакмы дөнья?
3 нче солдат:
Ни уйлыйсың дөнья?
1 нче солдат:
Без, дәһшәтле сугышта үлеп калганнар, сезгә - исән кешеләргә дәшәбез!
2 нче солдат:
Җирне саклагыз!
3 нче солдат:
Җирнең бәхете исәннәр бәхете.
Җир-ана:
Көннәрегез авыр булды,
Юлларыгыз чокыр, тигезсез...
Ә шулай да борчылмагыз,
Ватан өчен җанын биргәннәр
Мәңге яши, алар үлемсез!
(Ветераннарга чәчәкләр тапшырыла. “На безымянной высоте” җырын 8 “В” сыйныфы башкара.)
Капмасын янгыннар
Киләчәк таңына.
Аналар, басыгыз
Тынычлык сагына!
Балалар беркайчан
Күрмәсен сугышны!
Белмәсен сугышның
Кайгысын, сагышын!
Тыныч таңнар, тыныч иртәләрнең
Кадерен белеп яшә юлдашым.
Безнең көннәралда тагы да ямьле
Тик сугышлар гына булмасын.
Тормышыңда барган вак нәрсәләр,
Хыялыңны читкә бормасын.
Чынга ашар бөтен хыялларың,
Тик сугышлар гына булмасын.
Кайчак күгең болыт каплаганда,
Йөрәк дәртең суынып калмасын.
Ни теләсәң барын башкарырсың
Тик сугышлар гына булмасын!
Сабыйлар тыныч йокласын.
Кан түгелмәсен!
Безнең аналар яңадан
Хәсрәт күрмәсен!
Теләмибез сугышны без!
Без тынычлык телибез!
Безнең якты тормышыбыз
Мәңге балкысын дибез!
Җыр 6 “Б” сыйныфы башкара.
Җир йөзендә мәңгелек тынычлык булсын өчен миллионнар һәлак булды.
Әйе, каһарманнар даны мәңгелек. Сезнең һәркайсыгыз - каһарман! Сез бүген дә сафта. Сез әле дә олы йөрәкле, саф күңелле сугыш чоры кешеләре! Сез олы ихтирамга лаек! Тагын бер кат рәхмәт сезгә!
Бәйрәм инде, Җиңү килде,
Ил өметен аклады.
Кемнең кулы, кемнең аяк,
Кемнең башы кайтмады.
Кайтканнар да берәм-берәм
Китә, юкса иртәрәк.
Шул сугышта алганнармы -
Киселүгә бер сәбәп.
Сафларыгыз сирәгәйдә,
Бу бәйрәмгә менә сез
Инде төркем- төркем түгел,
Бөртек- бөртек киләсез.
Ә шулай да бу буынның
Һәр бөртеге бер дөнья.
Армиябез тарихының
Җанлы бите сез монда!
Бүген безгә, оныкларга,
Сездән мирас иң элек
Сез саклаган Ил иреге,
Без яклаган иминлек.
Картаймагыз әле, ветераннар,
Картаймагыз, әй, тыңгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар.
Дөньялар гел тыныч булсын,
Кояш һаман көлеп торсын,
Фирүзәдәй саф күк йөзен
Капламасын болыт.
Гомере булсын балаларның,
Нурлы йөзен аналарның
Кара кайгы көйдермәсен
Кара ялкын булып.
Җыр”