Мероприятие по татарскому языку на тему Татар егете б?йгесе(5-8 классы)
Тема: «Татар егете» бәйгесе.
Максат: мәктәпнең иң яхшы егетен билгеләү; укучыларның белемнәрен ачыклау; буш вакытны күңелле итеп үткәрү; эстетик зәвык тәрбияләү.
Чара төре: бәйге.
Материал: “Ачык дәрес”,2010ел, “Мәгариф” №12,2007, №1,2008, “Балаларга үгет – нәсыйхәт” 14 – 57 битләр, “Этикет”пособие для учителя.
Әзерлек эше:татар халык биюе өйрәнү, табышмаклар туплау,әдәплелек дәресләре үткәрү.
План.1 .Катнашучы укучы узе белэн танышу .(виз.карточка). .
2.Бәйрәм белән котлау тексты.
3.нче бәйге “Зирәклек” конкурсы.(ребус)
4.нче бәйге. “Табышмакның җавабын тап! “ конкурсы.
5. нче бәйге. Сүзләр төзү конкурсы
6. нче бәйге. Шигырь конкурсы.
7. Иң – иңнәрне котлау, грамоталар тапшыру.
Алмаз1.А.Б.«Хәерле “ дип бала битен юган,
“Хәерле ” дип туйлар уздырган
Шуңа күрә йөзе иман нурлы
Ә эшләре һәрчак уң булган.
Әби – бабай гадәтләре белән
“Хәерле” дип башлыйк эшләрне.
“Хәерле иртә”, “Хәерле көн” телик
“Хәерле” дип башлыйк кичәне.
ВладславБәйрәмсез бик күңелсез бит.
Күңелсездер сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә ,
Кирәк һәммәбезгәдә.
Бәйрәмнәр бездә җитәрлек:
Үзе бәйрәм – балачак!
Балачакның шат җырлары,
Балачакның шат еллары
Мәңге истә калачак.
Бәйрәмнәр бик күп болай да,
Ә шулай да, ә шулай да,
Иң шәп бәйрәм - бүгенг
“Татар егете” бәйгесе.
Алмаз
2.А.Б.Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар,укучылар, катнашучы егетләр! Без бүген бэйрэмебездэ иң – иңнәрне ачыкларбыз. Әйдәгез сезне хэзер жюри әгъзалары белән таныштырыйк.
Владислав
1.Жюри рәисе: Акулова Роза Раниловна.
2.Жюри әгъзәләре:
3.
Дуслар !Биремнәрдә очраган каршылыкларны җиңел генә үтә алырсыз дип ышанып калабыз.
( Катнашучы укучының исме,фамилиясе,кайсы сыйныфта укыганы әйтелә,шул укучы музыка астында сәхнәгә күтәрелә.)
1нче бәйге .Катнашучы укучы узе белэн танышра.
Алмаз
1.А.Б.Чын күңелебездән олы бәйрәмегез белән сезне!
Сезнең бәхет капкасын,
Кайгы – хәсрәт какмасын.
Бәла – каза дигән нәрсә,
Сезнең өйне тапмасын.
Кулыгыз – кулга нык тотынсын,
Бәхтегез мул булсын!
Владислав2 нче бәйге. (музыка уйный).
1.А.Б.Дуслар безнең беренче бәйгебез КОТЛАУ бәйгесе.Бәйгедә катнашучылар залда утыручы тамашачыларны 23нче февраль бәйрәме белән котларга тиеш.Бәйге 5балл белән исәпләнә.
Алмаз3нче бәйге. “Зирәкләр” бәйгесе (ребус).(музыка уйный).
2.А.Б.Хәзер без сезгә ребуслар язылган карточкалар таратабыз,сез шул ребусның дөрес итеп җавап табарга тиешсез.Һәрбер дөрес җавапка 5 балл.
Зирәкләр конкурсы. Кызыклы ребусның җавабын табарга кирәк була.Җавабында мәкәлә килеп чыга.
Я,әле син ничегрәк,
Башыңны эшләтәсең?
Кызыклар дөньясында
Адашмыйча йөрисең!
Бар яктан да белемлемеШуны тикшереп карыйк,
Зирәклек һәм тапкырлыктаҮз көчегезне сыныйк •
1.А.Б. Хәзер без жюри әгъзаларына сүз бирәбез.
Владислав4 нче бәйге. (музыка уйный).
2.А.Б.Бәйгебезне.“Табышмакның җавабын бел! “ конкурсы белән дәвам итәбез.Без табышмаклар язылган карточкалар бирәбез,сез аларның җавабын табасыз. Бәйге 5 балл белән исәпләнә .Башладык.
Кем тапкыр, кем зирәк
Табышмакның җавабын тапсын тизрәк.
5 нче сыйныф укучылары башкаруында жыр..Мин яратам сине Татарстан”Алмаз5 нче бәйге.” сүзләр төзергә. “(музыка уйный).
1.А.Б.Ә хәзер егетләребез өчен тагын бер конкурс тәкъдим итәбез. Бу бәйге “Иң күп сүз табучылар ” конкурсы дип атала дип атала. «КҮБӘЛӘККӘЙЛӘРЕМ» сүзенә кергән хәрефләрдән сүзләр төзергә.
6-7нче сыйныф укучылары «Солдатта булган диләр» җырын башкаралар.
6 нче бәйге. (музыка уйный).
Владислав2.А.Б.Хәзер безнең бәйгедә катнашучы укучылар үзләренең яраткан шигырьләрен татар телендә матур иттереп яттан укыйлар.” Шигырь” конкурсы
Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк!
Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик
Рәнҗемәсен, боекмасын дисәң күңел,
Изге сүзләр, матур сүзләр генә сөйлик.
Алмаз
2.А.Б.
Әйдәгез, кадерле дуслар, Туктатабыз уенны, Кайсы тапкыр алды икән Иң беренче урынны. Жюри безгә әйтер шуны.
1.А.Б. Хәзер без жюри әгъзаларына сүз бирәбез.10. Җиңүчеләрне котлау, грамоталар тапшыру.
1.Иң зирәк укучы -
2.Иң – иң беренче укучы -
3.Иң тапкыр укучы –
4.Иң әдәпле,тамашачыларның күңелен яулаган укучы –
5.Иң төз атучы укучы
6.Бәйгедә җиңүче укучы -
№ класс Ф.И.О Визи.
карточка 5балл Котлау.
(Поздрав.)
5балл ”Зирәклек”(ребус)
5балл Табш
маклар.(загадки.)
5балл Сүздән яңа сүз табу
5балл Шигырь.
(Стихи )5балл бәйгедә
җыелган баллар
1 6 Перцев Алексанлр 2 7 Петухов Илья 3 7 Шумов Вадим 4 8 Федоров Тимур 5 6 Рязапов Тимур 6 5 Валиев Иляс 1.
1.Әгәр син дәрескә соңга калсаң нишләргә тиеш?
2.Ишектән башта кем керергә тиеш?
3.Сандугачның икенче исеме ничек?
4. Футбол командасында ничә уенчы уйный?
5.Синең тирихтан уку китабының авторы кем?
2.
1.Авыруның хәлен белергә килгәч син нәрсә турында сөйләшергә тиеш?
2. Ишектән башта кем керергә тиеш?
3.Ярканатның йомыркасы акмы, чуармы?
4.Бокс уен кыры ничек дип атала?
5.Синең татар теле уку китабының авторы кем?
3.
1.Табынга син кайчан утырырга тиеш?
2.Нинди кешеләр белән дуслашмаска?
3.Нинди кошлар йомырка салмый?
4. Олимпия уеннарында җиңүчеләргә нинди бүләкләр тапшырыла?
5.Синең география уку китабының авторы кем?
4.
1.Бүләк алгач син нишләргә тиеш?
2.Әгәр берәр кеше сиңа ошамый икән,ул хакта син аңа әйтергә тиешме?
3.Ташбака ничә бала тудыра?
4.Татарстан хоккей командасының исемен әйт.
5.Синең биология уку китабының авторы кем?
5.
1.Транспортта кем урын бирергщ тиеш?
2.Олы кешеләр сыйләшкәндә аларны бүлдерергә ярыймы.
3.Кайсы кош иң каты тешли?
4. Футбол кырында тупның читкә чыгуы ничек атала?
5.Синең математика уку китабының авторы кем?
6.
1.Татарстанда таулар бармы?
2. Сыйныфыгыздагы укучыларның исем, фамилияләрен әйтеп чык.
3.Иң оста боксчының исеме ничек.
4.Татарстан футбол командасының исеме ничек?
5. Синең физика уку китабының авторы кем?
1.Сандугачның икенче исеме ничек? (былбыл)
2.Ярканатның йомыркасы акмы, чуармы? (йомырка салмый)
3.Кайсы кош иң каты тешли? (кошларның теше юк)
4.Нинди кошлар йомырка салмый? (ата кош)
5.Нинди кошлар яңгыр буласын алдан сизәләр? (карлыгач)
6. Татарстанда таулар бармы? (юк)
7.Татарстан хоккей командасының исемен әйт. (Ак барс)
8.Футбол командасында ничә уенчы уйный? (11уенчы)
9.Олимпия уеннарында җиңүчеләргә нинди бүләкләр тапшырыла? (медальләр һәм дипломнар)
10.Бокс уен кыры ничек дип атала? (ринг)
11.Футбол кырында тупның читкә чыгуы ничек атала? (аут)
12.Ничә төрле йөзү ысулы бар?(кроль, брасс, баттерфляй)
13Синең уку китабының авторы кем? (Сфиуллина,хәйдарова)
14.Мәктәптә ничә ишек бар?(5)
15Мәктәптәге укытучыларның исем, фамилияләрен әйтеп чык.
16Мәктәпкә керү өчен ничә баскыч күтәреләсең? (5)
17Көндәлек тышында нәрсә сурәтләнгән?(өстә герб, кремль сурәте)
18.Безнең мәктәп ничәнче елны төзелг
Акыллыга да әйттем −
Уйлады да белде;
Акылсызга да әйттем −
Тыңлады да көлде. (Табышмак)
* Югалткан әйберең түгел, −
Эзләмичә тапмыйсың.
(Табышмак)
* Әйткәч, беләсегез килә,
Белгәч, көләсегез килә.
(Табышмак)
* Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә.
(Мәкаль)
* Моны миңа сөйләде Алдар,
Әгәр сиңа очраса,
Ул сине дә алдар;
Болар барсы да ялган,
Ялган булса да,
Ак кәгазьгә язылган.
(Әкият)
* Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый.
(Акыл)
* Аршынлы түгел, потлы түгел,
Һәркемдә бар.
(Акыл)
* Бер байлык бар − янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый.
(Белем)
* Акыллы чәчә барыр,
Акылсыз җыя барыр.
(Белем)
* Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,
Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк
Нәрсә бар дөньяда?
(Тел)
* Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.
(Мәктәп)
* Агач түгел − яфраклы,
Тун түгел − тегелгән.
(Китап)
* Кабат-кабат катлама,
Акылың булса ташлама.
(Китап)
* Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.
(Мәктәп)
* Агач түгел − яфраклы,
Тун түгел − тегелгән.
(Китап)
* Кабат-кабат катлама,
Акылың булса ташлама.
(Китап)
Озатып вокзаллар каршында Маңгайдан үптеләр аналар Тузанлы юллардан үттеләр Дөньяны күрмәгән балалар Балалар керделәр утларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре, төренеп шинельгә,
Калдылар еракта йокларга.
«Балалар, торыгыз, балалар,
Ашыгыз суына табында…»
Ничә ел тормыйлар балалар Иделдә һәм Дунай ярында…
Уятма, йокласын, син, ана,
Айларны, елларны санап бар:
Күңелдә һаман яшь, гел бала —
Кайтмаган солдатлар, солдатлар Ана ул йокламый, сабые Юрганын ачса да уяна.
Аналар йөрәге шикелле Мәйданда мәңгелек ут яна.
Аналар йөрәге шикелле Ут яна, уйлана, талпына.
Аналар хәтере шикелле Җил йөри курганнар артында Перевод на русский:
Солдаты
Провожая на вокзале
Целовали в лоб матеря По пыльной дороге прошли
Не видевшие жизни ребята
Ребята пошли в огонь
Ребята дали слово сплотиться
Многие, завернутые в шинель
Заснули вечным сном вдалеке.
«Ребята, вставайте, ребята,
Стынет завтрак на столе…»
Сколько лет не встают ребята
На Волге и рядом с Дунаем…
Не буди, пускай спит, мать,
Считай месяца и года:
В душе вечно молоды, всегда дети —
Не вернувшиеся солдаты, солдаты.
Мать не спит, коль дитя
Одеяло откинет проснется.
Как сердце матери
На площади вечный огонь.
Как сердце матери,
Горит огонь, трепещет, колышется,
Как память матери,
Ходит ветер по курганам.
белән “Татар егете” бәйгесендә
“ Иң яхшы шигырь укучы “ конкурсында җиңүче
__________________________________________бүләкләнә.
белән “Татар егете” бәйгесендә
“ Котлау“ конкурсында җиңгән укучы
__________________________________________бүләкләнә.
белән “Татар егете” бәйгесендә
“ Зирәкләр“ конкурсында җиңгән укучы
__________________________________________бүләкләнә.
белән “Татар егете” бәйгесендә
“ Бию“ конкурсында җиңгән укучы
__________________________________________бүләкләнә.
белән “Татар егете” бәйгесендә
“ Табышмакның җавабын тап“ конкурсында җиңгән укучы
__________________________________________бүләкләнә.
белән “Татар егете” бәйгесендә
җиңеп чыккан укучы
__________________________________________бүләкләнә.