Авторское стихотворение Карак малай х?тир?се


“Карак” малай хәтирәсе.
Су анасы куган көннән,
Үтте инде бик куп еллар...
Әни тиргәгәч күлгә дә,
Бикле булды миңа юллар.
Әмма теге алтын тарак,
Күз алдыннан китми һич тә
Су анасының шакуы,
Әнинең оршуы истә.
Кара төннән сабак булды,
Алтын тарак вакыйгасы.
Ходай 10 гомер бирсә дә
Юктыр аны онытасы.
Тарихка күчте балачак
Күптән инде әти үзем.
Искә төшсә, колагымда,
Ишетелә күк әни сүзе...
Беркөн иртән улым белән,
Киттек шулай күл буена.
Шушы хәлне аңа сөйләү,
Керде бит минем уема
Барып җиттек, күл буе тын,
Күлендә тора басмасы,
Тарак белән чәчен тарап
Юк утырмый су анасы.
Су төбенә төшеп киткән
Әллә белгән без киләсен.
Тарагын да калдырмаган
Шикләнгәндер ул күрәсен.
Яр буена утырдык та
Теге хәлне сөйләп бирдем
Ә ул: Әти, чит әйберне
Алырга ярамый диде
Уйландык та суга карап,
Аннан икәү киттек кайтып
Су буендагы камышлар
Тын гына калды озатып... Зарипова Рәмилә Равил кызы
Алабуга шәһәре