Шигырьл?р ?ыентыгы И?ади мизгелл?р


Башкаеңны имә
«Күңел кылларыңа кайгы чиртсә, Башкаеңны салма кайгыга. Күңел газапларын читкә куеп, Яши бир син, әйдә, җай гына. Йөрәгеңне шомнар урап алса, Сөендермә адәм баласын. Табигатькә ач син серләреңне, Ә ул аңлар йөрәк ярасын. Ап-ак хисләреңә тузан кунса, Явызларның ачы теленнән, Һич тә ашыкма син акланырга, Шулай язган сиңа күгеңнән. Авыр хисләр күңелеңне урап, Тынгылык тапмасаң җаныңа. Әйләнеп кайт хыялыңда гына. Яшьлегеңнең алсу таңына.»