Презентация Казанны? ист?лекле урыннары


Казан шәһәренең истәлекле урыннары Башкарды: Төхвәтуллина Зөләйха Габделбәр кызы
Казан – Татарстанның башкаласы. Идел буендагы 1000 еллык тарихы булган иң борынгы шәһәрләрнең берсе ул. Татарстан – минем республикам, Мәшһүр Казан – горур башкала, Дошман алларында тез чүкмәгән, Баш имәгән мәгърур таш кала.


Казанның истәлекле урыннары:Казан шәһәренең иң биек, иң текә елга ярында ак Кремль диварлары урын алган.

Жәмигъ сарае
Хан сарае Кремельнең төньяк өлешендә урнашкан. Анда керу өчен, кирпичтән салынган биек манара капкасыннан үтәргә кирәк била. Шунан ерак та тугел сигез манаралы зур мәчет булган , аны Жамигъ мәчете дип йөрәткәннәр.
ppt_yppt_yppt_y Спас манарасы Кремелнең төп биналарыннан берсе – Спас манарасы .Ул шулай ак таштан эшләнгән, турыпочмаклы, ике яруслы. Әлег манара XVI гасырда салынган. Биеклеге 46.6 метр.
Спас манарасы каршында герой - шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл куелган.
Сөембикә ханбикә
Республикабыз башкаласы Казанны һич тә Сөембикә манарасыннан башка күз алдына китереп булмый.Тирә - якка нур бөркеп торучы бу манара -Казанның йөзек кашы һәм гүзәл тарихи символы.
style.rotation
Сөембикә манарасы - татар халкының монументаль һәйкәле . 1549 нчы елның мартында Сөембикәнең ире Казан ханы Сафагәрәй улә. Сөембикә ихтияры белән тиз арада бу манара Сафагарәй кабере өстендә төзелә. Ул 30x15x 8 сантиметрлы кызыл кирпечтән салынган. 1552 елда казан алынганнан соң Сафагәрәй кабере аннан күчерелә . Шунан соң мовзолей күзәту манарасы итеп файданланыла.
ppt_yppt_yppt_y Кол шәриф мәчете
Казан Кремлендә 18 нче йөздә сигез манаралы мәчет төзелә. Әлеге дини бина болгар- татар төзелешләренә хас итеп корыла. Тора бара аны халык Кол Шәриф мәчете дип атый. Кол шәриф Казанны саклап 1552 нче елның октяберендә шәкертләре белән бергә һәлак булган. Шуңа күрә ул халык хәтерендә каһарман буларак та урын алган. Мәчет аның исеме белән аталган. Әмма бу гузәл корылма 1552 нче елда җимертелгән. 1996 нчы елда халкыбыз әлеге мәчетне торгызырга карар кыла. Кол Шәриф исемендәге мәчет ачу тантанасы 2005 нче елның 24 июлендә , җомга көнне булды.
Казан шәһәре Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Лев Толстой, Федор Шаляпин, Максим Горький, Александр Бутлеров һәм башка бик күп дөньяга даннары таралган язучы, галим, композитор, рәссам, көрәшчеләрнең исемнәре белән бәйләнгән. Габдулла Тукай Галимҗан Ибраһимов Бакый Урманче Салих Сәйдәшев


Казан үзенең музейлары белән горурлана ала. Татарстанның милли музее Шәриф Камал музее Сынлы сәнгать музее

Казанда ял итү урыннары да күп.Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Цирк Казан дәүләт курчак театрыЯшь тамашачылар театры

Казан – студентлар шәһәре. Анда бик күп уку йортлары урнашкан. Казан дәүләт университеты Казан медицина университеты Казан дәүләт финанс институты Казан дәүләт гуманитар-педагогика университеты


Ватанымның таҗыдыр син, Казаным!Татарымның хаҗыдыр син, Казаным!Мең яшәгән, мең яшәрсең, Казаным!Бар җиһанга нур чәчәрсең, Казаным!