С?з т?ркемн?рен кабатлау 3 класс


Сүз төркемнәрен кабатлау. 3 нче сыйныф, май ае.
Исемнәрнең килешен билгеләп күчереп яз.
Без Чаллы шәһәрендә яшибез һәм Чаллыны яратабыз. Чаллы - яшь шәһәр. Чаллыга бик күп кунаклар килә. Чаллыда матур урыннар күп.
Күплек сандагы исемнәрне берлек санга куеп языгыз:
Урындыклар, урманнар, илләр, гөмбәләр, дәфтәрләр, бүрәнәләр, ташлар, балыклар, таулар.
Чулман сүзен килешләр белән төрләндер.
Ялгызлык исемнәрен бер баганага, уртаклык исемнәрен икенче баганага яз.
Безнең Татарстан елгаларга бай. Иң зурлары – Идел һәм Чулман. Чулманның кушылдыклары Нокърәт һәм Агыйдел. Кечерәк елгалар: Олы Чирмешән, Ык, Зөя, Мишә, Казанка, Тойма. Алар балыкка бай.
5.Укучылар сүзен килешләр белән төрләндереп яз. Төрле килешләр кулланып берничә җөмлә төзе.
6.Үрнәк буенча исемнәрдән сыйфатлар ясап яз.
Төн – төнге, бүген - … , яз -… , кич - … .
Баш – башлы, таш - … , кояш - … , сызык - … .
Җай – җайсыз, бал - … , тоз - … , су - … .
7. Күп нокталар урынына бирелгән сыйфатларны куеп яз.
Сызылып … таң атты. Каракош сырты артыннан … кояш күтәрелде. Күк йөзе … төс алды. Һава суытып җибәрде. Төн буе буранлап яуган … кар … салкын белән җиргә ябышты.
Сыйфатлар: кып-кызыл, чалт аяз, җепшек, кышкы, иртәнге.
8. Исемнәргә мәгънәләре туры килерлек 3-әр сыйфат яз.
Куян …, …, … . Елга …, …, … . Кыз…, …, … .
Яз…, …, … . Таш …, …, … .
9. Сыйфатлар өстәп җыйнак җөмләләрне җәенке җөмләләргә әйләндереп яз.
Кыш җитте. Кар яуды. Табигать йокыга талды. Урманда тынлык. Аю йоклый. Куян утыра. Төлке тычка эзли.
10. Тест биремнәрен эшләгез.
Дөрес җавапны сайла.
1. А) Сыйфат – җөмлә кисәге. Б) Сыйфат – сүз өлеше. В) Сыйфат – сүз төркеме.
2. А) Сыйфат предметның эшен атый. Б) Сыйфат предметның билгесен атый.
В) Сыйфат предметны атый.
3. А) Сыйфат фигыльне ачыклый. Б) Сыйфат исемне ачыклый.
11. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп яз. Фигыльләрнең астына сыз.
1) оештырдылар, бию, торналар, сазлыкта;
2) түгәрәккә, кошлар, җыелдылар;
3) аякларында, алар, сикерделәр, һәм, озын, әйләнделәр;
4) кайбер, канатларын, торналар, кактылар.
12. Фигыльләр өстәп яз. Нәрсә нишли?
Яңгыр …, буран … , аш … , кояш … , балык … , җил …, елан … , чишмә…, карга … , үрдәк …, сандугач… .
13. Хәзерге заман фигыльләрен үтккн заманга куеп яз.
Җәйнең матур көннәрендә Казанда һәм авылларда сабан туйлары башлана. Халык мәйданнарга чыга. Колга башларында чиккән сөлгеләр, яулыклар, төрле бүләкләр чуарланып тора. Ат чабышлары, көрәшләр, йөгерешләр башлана. Халык уңышларга йомгак ясый, бәйрәм итә.
14. Сора, бәйлә фигыльләрен хикәя фигыль формасына куеп, үткән заманда зат – сан белән төрләндереп яз.
15. Фигыльләрне тап, аларның грамматик категорияләрен билгелә.
Данлы егет ил өчен үләр. Ир егет үзе өчен туа, ил өчен үлә. Кыюны курку алмый. Батырлар елмаеп үләләр.
16. Фигыльне түбәндәге төркемнәргә бүлеп яз.
Педметның эшен атаучы фигыльләр:
Педметның хәрәкәтен атаучы фигыльләр:
Педметның хәлен атаучы фигыльләр:
Көри, ашый, йөгерә, йоклый, елмая, җыештыра, дәвалый, бара, сөйли, уйный, йөзә, юа, сөртә, кайгыра, сөенә, сөрә, моңлана.
17. Исемнәрдән күплек сан, 3 нче заттагы фигыльләрне ясап яз:
Уй, җыр, тоз, эш, бик, чәчү, сан, күз, таш, сак.
18. Фигыльләрне күчереп ал, грамматик категорияләрен билгелә.
Зәки ага балтасы.
Зәки агайның балтасыКич булгач кына тына.
Таң аттымы уяна да
Тук та тук агач юна.
Ферма салды, клуб салды,
Йортлардан урам үсте.
Күптән түгел безнең өчен
Мәктәп төзергә күчте.
19. Фигыльләрне түбән төркемнәргә бүлеп яз.
Физик хезмәт:
Акыл хезмәте:
Хәрәкәт:
Хис һәм тойгы:
Язу, җырлау, көлү, шатлану, бию, уру, сөрү, тырмалау, казу, елау, утыру, сөенү, борчылу, чабу, бару, сөйләү, уку, йөрү, йөгерү, шаулау, йөзү, сикерү, уйлау.