Бакый Урманче — великий художник, скульптор.
Бакый УрманчеКраснова анастасия, 9а
Бакый Урманче – татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты.
Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасының Тәтеш өязе Күл-Черкен авылында туа. 1907-1914 елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала.Беренче Бөтендөнья сугышывакытында армиягә мобилизацияләнә: Казакъстанга эләгеп, андагы Австрия әсирләреннән рәсем сәнгатеннән беренче дәресләр ала.1919-20нче елларада Казандагы художество училищесында укый. 1920 елда ВХУТЕМАСка укырга кереп, аны 1926нчы елда тәмамлый. 1926-1941 елларда Казанда, Донбасста, Башкортстанда эшли. Бу чорда Б.Урманче көнкүреш һәм портрет жанрында күбрәк эшли ("Сепарат янында", "Самавыр янында", "Җилкәнле көймәдә йөзү" һ.б. рәсемнәре).Һөнәрерәссам, график, скульптор, архитекторТуу датасы23 февраль 1897Туу җиреКүл Черкене, Тәтеш өязе,Казан губернасыМилләтетатарҮлем датасы1990 елҮлем җиреКазан, Татарстан
1929 елда репрессияләнә һәм Соловецкие утраулары лагеренә сөрелә. 1933 елда азат ителә. 1934-1941 елларда Мәскәүдә яши, 1941-1949 елларда Алма-Ата һәм Семипалатинск шәһәрләрендә административ сөргендә вакытта казак шагыйрьләре һәм язучылары (Абай, М. Ауезов, С. Моканов) әсәрләренә иллустрасияләр, график серияләр, Габдулла Тукайның Казак теленә тәрҗемә ителгән шигырьләренә, Казакстанныңтарихы, көнкүреше һәм сәнгать әһелләренә багышланган әсәрләре иҗат итә; 1949-1958дә Үзбәкстанда яши, Урта Азиятабигатенә бәйле нәкеш һәм гарфир портретлар, тематик картиналар, пейзаж, этүдләр яза. Балхаш бакыр эретү заводы Мәдәният йортының архитектурасы проекты һәм декоратив бизәлеше авторы (1952). 1949-1958 елларда Ташкент театр-сәнгать институтында, анда сын сәнгате бүлеген оештыручыларның берсе (1956). 1958 елдан Казанда.
Төп әсәрләре: нәкеш - Сепаратор янында (1928), Татарстан триптихе (1976, 1985), Салтык болыны (1979; сын - Сагыш (1966), Язгы моңнар (1968), Тулпар (1968); Татар мәдәнияте әһелләре портретлары, Татарстанның Кырлай авылында Габдулла Тукайга мемориал архитектура комплексы (1976), Дәрдмәнд һәм Тукай шигырьләренә график иллюстрацияләр (1954-1968); балаларга сәнгать тәрбиясе бирүгә багышланган татарча беренче дәреслек (Мәскәү, 1924), рәсем сәнгатенә караган мәкаләләр һәм башка. Б. Урманче мирас итеп татар мәдәнияте эшлеклеләренең скульптура портретлары галереясен калдырды, алар арасында урта гасырлар шагыйре Кол Гали, мәгърифәтче галим Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, шагыйрь Дәрдмәнд, язучы Ф. Әмирхан һәм башкалар да бар. ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1967).1990 елда вафат.