Гаил?д? ата роле(ата-аналар ?ыелышында чыгыш)


Мөслим муниципаль районы Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе
Гаиләдә ата йогынтысы
(Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:
Султанова Тәнзилә Равис кызы
2016-2017 уку елы
Хөрмәтле әти-әниләр!
Без хәзер бөтенләй башка заманда яшибез. Ләкин авыл мәктәбендәге тәрбия мәсьәләсе ничек үзгәрде? Авыл мәктәбендәге тәрбия нәрсә белән аерыла?
Иң беренче тәрбия чарасы – ул хезмәт. Хезмәткә өйрәнеп үскән балалар гадәттә яхшы укыйлар. “Үзем рәхәт күрми үстем, баламны яшьтән үк эшләтмим әле”, – дигән ата-ана ялгыша. Гаиләдә бала тәрбияләүнең нигезенә нәкъ менә эшнең “иң мөкатдәс нәрсә” булуы салынырга тиеш. Шулай ук балада җаваплылык тәрбияләргә кирәк. Аның нигезендә ике нәрсә бар: аның беренчесе балага йомыш кушу, яшьтән үк аңа көче җитәрлек эшләр йөкләү, икенчесе аларның үтәлешен тикшерү. Кече яшьтән үк баланың вазифалары булырга тиеш. Эшне үтәгәч, аңа бәя бирелә, әйбәт башкарылган эш өчен мактау сүзләре әйтелә, төгәл башкарылмаса, кимчелеге күрсәтелә. Башкарылган эшнең нәтиҗәсен бергәләп тикшерү балага үз хезмәтенә сынап-тикшереп карарга өйрәтә.
Без һәрберебез үзебезнең балаларны алиһә итеп күрәбез. Аларга сүз дә әйттерәсебез килми, кемнеңдер аны ачулануын да теләмибез. Игътибар белән карасак, безнең арада төрле гаиләләр бар. Кайберләре “нәрсәнедер күреп җиткермәдек”, ә кайберләре “бу балага яхшы тәрбия бирә алмадык” дип уфтаналар. Сәбәп нәрсәдә соң? Бер сүз белән генә әйтүе дә кыен. Бер үк гаилә. Бер үк ата-анадан туган балалар. Бер үк шартларда бертөсле тәрбия алып үсәләр. Ә нәтиҗәсе капма-каршы. Ни өчен? Тирәнтенрәк уйласаң, гаҗәпләнерлек урын да юк шикелле.
Һәр бала үзенә бер шәхес. Безнең өчен ул бала булса да, аның табигате, үз акылы, үз уй-фикере була. Үсә төшкәч, аның үз карашы барлыкка килә.
 Моның да әһәмияте зур: бала кемгә күбрәк колак сала? Иптәшләренәме, әллә туганнарынамы? Әтисе сүзенәме, әллә әнисенекенәме? Баланың урам иптәшләре яки күршеләр йогынтысына бирелүе мөмкин. Урамны әйтеп тә тормастан, күршеләрнең дә төрлесе була.
Ә без, ата-аналар, үз балаларыбызның барысына да тигез карыйбыз. Үзебез рәтле булгач, аларның да рәтле булачагына ышанабыз. Алма агачыннан ерак төшми, ди халык. Дөрес. Бала, нигездә, яхшы гаиләләрдә яхшы кеше булып үсә. Әмма бер үк агачның алмалары төрлечә өлгерүен дә онытмаска кирәк.
Авыл җирендә яшәүче укучылар гаиләдә күбесе әби-бабай белән дә тәрбияләнә. Билгеле, бу бөтенләй башка тәрбия һәм бик зур әһәмияткә ия. Бабаларыбызның “Оясында ни күрсә, очканында шул була” дигән акыллы сүзләрен бер генә минутка да онытырга ярамый.
Шулай ук ата-ана белән мәктәп дуслыгы да тәрбиядә зур урын алып тора. Баланы тырыш булырга, басылып эшли, яхшы укый, вакытында уйный белергә мәктәп белән гаилә бергә өйрәтә. Мәктәп белән, балаңның класс җитәкчесе, шул классның укытучылары белән тыгыз элемтәдә тору ата-анага алдагы бурычларны дөрес билгеләргә дә, баланың тәрбиядәге йомшак урыннарын белеп, вакытында ярдәм итәргә дә мөмкинлек бирә.
Бала тәрбиясе. Әти-әни һәм укытучыдан зур җаваплылык сорый торган олы хезмәт. Әлеге уртак эштә бернинди ялгышлыкларга юл куярга ярамый. Баланы шәхес итеп тәрбияләүне мин үземчә аңлыйм. Беренчедән, үрнәк тәрбия. Иң беренче чиратта ата-ана һәм, әлбәттә, укытучы бала өчен һәр яктан үрнәк булырга тиеш, чөнки ул үзенең иң якын кешеләренең гадәтләрен, аңа хас сыйфатларны алачак һәм кабатлаячак. Икенчедән, без баланы мәктәп бусагасыннан чыгып кикәнче һәр яктан ачарга, шәхес итеп танытырга тиешле. Һәр баланың үзенчәлекле яклары, сәләте була. Әгәр дә без аны вакытында күреп, үсәргә җирлек әзерли алсак, без бала алдындагы бурычларыбызның берсен үтәдек, дип саный алабыз. Әти-әниләрдән, кайвакыт мөгаллимнәрдән дә шундый ялгыш фикерләр ишетергә туры килә: «Шәһәр балаларына бөтен шартлар тудырылган, балага үсәргә бөтен мөмкинлекләр бар, авыл баласына юк». Ә мин моның белән бер дә килешмим. Чөнки авылдан чыккан балалар арасында кемнәрне генә күрмибез: галим, инженер, медицина белгече, президент… Ә алар, үз чиратында, барысы да үзләренең мөгаллимнәренә, әти-әнисенә, бай табигатьле, иксез-чиксез хезмәтле туган ягына рәхмәтле! Шуңа күрә авыл шартларында да баланың мөмкинлегенә, сәләтенә карап, белем һәм тәрбия бирергә, уртак эшләргә алынырга була. Халык телендә шундый гыйбарә дә бар бит: «10 % сәләт + 90 % тырышлык».
«Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү» дигәндә, без хезмәт тәрбиясен дә онытырга тиеш түгелбез. Монысы өчен исә бездә шартлар җитәрлек. Хезмәт тәрбиясе алып үскән бала тормышта бервакытта да югалып калмаячак. Интернет, компьтердан читләшеп тору өчен балага хезмәт кирәк. Ир бала әтисенә булышса, кыз бала исә әнисеннән киләчәккә кирәкле һөнәрләргә өйрәнеп үсә. Шулай ук халкыбызның гасырлар төпкеленнән килә торган иң күркәм сыйфатларның тагын берсе-өлкәннәргә ихтирам, ата-анага хөрмәт.Күп гасырлык тәҗрибә раслаганча, гаилә тәрбиясендә ата кешенең йогынтысы аеруча зур. Гаиләдә ата йогынтысы. Балаларны тәрбияләүдә бу гаять зур көч.Әйе, йорт эшләре һәр хуҗалыкта күп вакыт таләп итә. Шуңа күрә ир-атлар әлеге эшнең яртысын үз өсләренә алырга бурычлы.
Моны бүгенге фәнни тикшеренүләр дә раслады. Галимнәр дәлилләвенчә, әгәр ата кеше сабые туган көннән башлап, аның белән тәүлеккә кимендә 10 минут кына вакыт үткәрсә дә, бала әтисенә дә нәкъ әнисенә өйрәнгән кебек ияләшә, аңарда әтисенә охшарга тырышу омтылышы барлыкка килә
Әлбәттә, чын ирләрне яшьтән үк тәрбияләргә кирәк. Бу – ата-аналарның төп бурычы. Һәм монда төп йөк әтиләр җилкәсенә төшә. Малай кеше чын ир булып үсеп җитсен өчен әти кешенең күп акыл көче, кырыслыгы, түземлеге, яхшы үрнәк күрсәтә һәм уртак тел таба белүе таләп ителә.
Социологик тикшеренүләр балага аналарның ешрак киңәш бирүен ачыклаган. Тормыш раслаганча, бүген әниләрнең абруе аерата зур: яшүсмерләрнең 70%ы үзләрен борчыган җитди мәсьәләләр турында әниләре белән киңәш-табыш итә.
Әйе, ир-егет – әти булу кыен. Чөнки ул, барыннан да элек, төрле хәлләрдә үзеңә җаваплылык алуны аңлата. Балалар, хатының, яраткан эшең өчен җаваплылык тою ир-атның гомерлек горурлыгы булып калырга тиеш. Бәхеткә, мондый әтиләр телевизор экраннарында гына түгел, тормышта да бик күп.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: без – мөгаллимнәр – бала шәхесе тәрбияләүдә көчебезне кызганмаска, ә әти-әниләр безгә таяныч та, ярдәмче дә булырга тиеш. Чөнки киләчәгебез – без тәрбияләгән яшьләр кулында. Ә кем генә киләчәкнең якты, матур булуын теләми?!
Сезнең балалар: “Безнең гаилә – дөньяда иң яхшы гаилә. Мин үз әти-әнием белән горурланам” дип әйтерлек булсын.