??мл?не? актуаль кис?кл?рг? б?ленеше


татар теле, 7 класс
Тема: Җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленеше һәм сүз тәртибе.
Максат: Җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленеше турында мәгълүмат бирү; сүз тәртибе, сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе арасындагы аерманы аңларга ярдәм итү.
Бурычлар: Җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленешен аңлап, сүз тәртибен белүне практик яктан ныгыту, телгә карата кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау:1.Ф.С.Сафиуллина,С.М.Ибраһимов.Татар теле.7.Казан. “Мəгариф” нəшрияты.2007. 92 – 96битләр, Татар теле.7.Казан.“Мəгариф” нəшрияты.2008.
3.Проектор.(Дидактик материаллар,презентация.)
Дәрес тибы: катнашМетод һәм алымнар: әңгәмә, күнегүләр эшләү, өлешчә эзләнү, Сингапур, аңлату-күрсәтү
Дəрес барышы.
1.Оештыру моменты.
-Исəнлəшү.
- Укучыларны барлау.
-Уңай психологик халəт тудырып,яңа материалны аңлауга әзерлек.
2. Актуальләштерү.
- Үткән теманы тест ярдәмендә искә төшерү ( телдән, слайдта)
Сөйләүченең берәр эшне башкарырга яки аннан тыелырга кушуын белдергән җөмлә ничек атала? боеру җөмлә;сорау җөмләхикәя җөмлә

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше ничә төрле? бишөчике
Ияртүле бәйләнешне тудыра торган чараны билгелә. тезүче теркәгечләр;килеш кушымчаларысорау интонаөиясе

Нәрсә ул инверсия? сүзләрнең кире тәртибесүзләрнең уңай тәртибедөрес җавап юк
Бәхетле балачак сүзтезмәсендә сүзләр үзара нинди грамматик чара ярдәмендә бәйләнешкә кергәннәр? килеш кушымчасызат-санда ярашусүз тәртибе (янәшәлек).
Димәк:
Ия хәбәрдән алда килсә.
- Аергыч аерылмышыннан алда килсә.
- Хәл үзе ияргән сүздән алда килсә.
- Тәмамлык үзе ияргән сүздән алда килсә.
- Аныклагыч аныкланмыштан соң килсә,җөмләдә сүзләрнең уңай тәртибе дип атала.
3.Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.
1. Экрандагы җөмлəлəрне уку.
Мәсәлән: 1)Кызның исеме — Вера. (Ш.У.) 2)Никрутларны төнге поезд белән озаттылар. (Г. И.) 3) Җәләл белән Зыя ашыгып-ашыгып киенә башладылар. (Г. И.)
2. НӘТИҖӘ
1. Сөйләм яңалыгын хәбәр (төркеме) тәшкил итә:
сөйләм предметы
сөйләм яңалыгы (хәбәр төркеме)
3. Кагыйдә чыгару
ҖӨМЛӘНЕҢ АКТУАЛЬ КИСӘКЛӘРГӘ БҮЛЕНЕШЕ ЬӘМ СҮЗ ТӘРТИБЕ
Моңа хәтле без аерым җөмләләрдәге сүз тәртибе кагыйдә-! ләрен генә карадык. Җөмлә бит һәрвакыт башка җөмләләрГг бәйләнешле рәвештә әйтелә. Сөйләмгә, башка җөмләләр беләш бәйләнешкә керүе ягыннан караганда, җөмлә ике кисәкя бүленә. Аның бер өлеше тыңлаучы, укучы өчен таныш, билгеле булган әйберләр, күренешләр турында хәбәр итә; икенче! өлеше исә яңалык алып килә. Беренчесе — сөйләм предметы (тема), икенчесе сөйләм яңалыгы (рема) дип атала. Гадәтт? беренче өлеш — алдан, икенчесе аннан соң урнаша.
Татар телендә гадәти тыныч сөйләмдә һәрвакыт җөмләне хәбәр тәмамлап куя. Шуңа бәйле рәвештә тема һәм рема-ның (актуаль кисәкләрнең) ике төрле оешуы мөмкин.
2. Сөйләм яңалыгы хәбәр алдында торучы сүз белән белдерелә:
Мәсәлән: 1)Ишекне звонок төймәсенә басу белән үк ачтылар. (А.Р.) 2) Ул шкафтан хәтфә янчык алып килде. (Г. Ә.) 3)Бу киемне ирең. Ибраһим алып кертте. (Ф. Ә.)
Гадәти тыныч сөйләмдә бер-бер артлы килгән җөмләләр түбәндәгечә төзелә: беренче җөмләдәге хәбәр алдында торган сүз— яңалыкны белдерүче кисәк — алдагы җөмләнең сөйләм предметына әйләнә дә, һәм ул җөмләне башлап китә. Икенче җөмләдәге хәбәр алдындагы сүз, өченче җөмләдә сөйләм предметына әйләнеп, җөмлә башына куела.
МИКС ПЭА ШЭА Физкультминут
3. Ныгыту
Күнегүләр эшләү
149 нчы күнегү ( язмача)
150 нче күнегү ( телдән)
РЕЗЕРВ 151 нче күнегү ( язмача, эшли башлыйбыз)

4. Йомгаклау.
Рефлекция
- Дəрескə бəя.
Димәк,без бу дәрестә нәрсә өйрәндек?
- Укучыларның белеменə бəя бирү.
Өйгə эш: 96нче биттәге кагыйдә, 151 нче күнегүне эшләп бетерергә.