Халык тормышында ырымнар, ышанулар, юрауларны? роле. (Заговоры,Поверья, Предрассудки в жизни народа)
Халык тормышында ырымнар, ышанулар, юрауларның роле. (Заговоры,Поверья, Предрассудки в жизни народа)Эшләде Әхмәтова Айзилә, 5 нче В сыйныфы укучысыҖитәкчесе :Афанасьева Л.С. 2015 нче ел
Сайланган теманың актуальлеге: кеше тормышында нинди генә вакыйгалар булмый. Һәрбер вакыйганы халык алдан ук нәрсәгәдер юрарга тырышкан, күп мәртәбәләр сынаган. Хәзерге көндә дә күп кеше юраулар, ырымнарга ышана икән. Без шуның белән кызыксындык, шуңа күрә эзләнү, тикшеренү эшебезне юрауларга багышладык. Максаты: татар халкында борынгылардан килеп, хәзерге көндә дә яшәп килгән ырым, ышанулар, юраулар һәм аларның хәзерге көндә роле. Аларның халык тормышында чагылышы, тәэсире.Объекты: татар халкында борынгылардан килеп, хәзерге көндә дә яшәп килгән ырым, ышанулар, юраулар.
Ырымнар Ырым, им-том (русча заговор) – борынгы ышанулар буенча халык иҗатының магия, ягъни сүз һәм йола кодрәтенә ышану белән бәйләнешле борынгы жанры, хыялый көчләргә һәм ияләргә тәэсир итү өчен чыгарылган һәм шул максатта кулланылган тылсымлы сүз формуласы. Борынгылар өчен бөтен нәрсә: чир, курку, кайгы, сагыш, бизү, сөю тойгылары күчеп йөри ала торган, ягъни кешегә оялый торган җисми нәрсә булып тоелганнар. Тәннән чир чыгып китү өчен халәткә үгет, юмалау сүзләре белән мөрәҗәгать иткәннәр.
Ырымнар тематикалары, функциональ табигатьләре ягыннан да аерылалар. Бу яктан, ягъни нинди максатта башкарылуларыннан чыгып, алар өч төркемгә бүленәләр: -Дәвалау ырымнары яки им-томнар. - Хуҗалык ырымнары. - Иҗтимагый һәм шәхси мөнәсәбәтләрне җайга салуга яки бозуга юнәлтелгән ырымнар.
КҮЗ ТИЮ Ышанулар буенча кеше иң күп зыянны күз тию аркасында күрә. Шуңа бәйле рәвештә күз тиюгә каршы төрле ырымнар, сүз тезмәләре бар. Мәсәлән, “Төтәс-төтәс хатыннан, кыздан, кара күздән, коңгырт күздән, картлардан, яшьләрдән, ятлардан, дуслардан; тфү, тфү, бетсен, китсен җитмеш агач башына; азганга, тузганга, тигәнәккә. туфракка, җилгә очкан яфракка, тфү, тфү, үтсен, китсен!..”
«Ак күздән, күк күздән, Кара күздән, сары күздән – тос, тос, тос. Ала күздән, соры күздән, Кара күздэн, зәңгәр күздән – Тфү, тфү, тфү. Күзе артына китсен, Уңнан килсә уңга китсен, Сулдан килсә – сулга китсен. Яман күзе – бүтәнгә! Тфү, тфү, тфү»– дигән әфсен текстлары күз тиюдән саклау өчен кулланыла. Күз тиеп, зәхмәт кагылып, каргыш төшеп авырган балаларга өй ишекләренең, өйалды, келәт, чолан ишекләренең, капкаларның тоткаларын чайкап, юып бөркиләр, шул су белән аларның йөзләрен, башларын чылаталар, аннары бу суны, урамга чыгып, юл өстенә түгәләр
Сөял ырымлау Сөял өстендә күк җептән кырык бер төен төйнәп, чери торган җиргә ташларга кирәк. Җеп череп бетүгә, сөялләрнең дә бетәчәк. .Бер-ике атнадан соң, сөялләрнең эзе дә калмадый.Сөял бетсен өчен суганны урталай бүлеп сөялгә түбәндәге сүзләрне әйтеп өшкерүе турында сөйләде. “Үтсен - бетсен, очсын - китсен”,- дип өч тапкыр әйтәм дә тиз чери торган җиргә күмеп куярга кирәк, файдасы тия, 2-3 атнадан сөял юкка чыга икән. Ул бу ырымны әбисеннән өйрәнгән.
Юраулар- тоз чәчелсә, өйдә ызгыш- талаш чыгачак;- кая да булса барганда кирәкле әйберен онытып калдырган кеше кире өенә керергә тиеш түгел, юлы уң булмаячак;- кабат өйгә керү бик мәслихәт булса, кергән кеше көзгегә карап телен чыгарып күрсәтергә яисә бисмилласын әйтеп су эчәргә тиеш;- юлыңда буш чиләк-көянтәле кеше очрау яки кара мәче юлыңны кисеп чыгу да юлыңның, көнеңнең уңышсыз булуына сәбәп булачак;- эт уласа, үлем-җитемгә; көзге ватылса, бәхетсезлеккә;- песи ишеккә карап битен юса, кунак киләчәк
Чисталык, пөхтәлеккә ...- чәчне тараганда коелган чәчләрне теләсә кая ташларга ярамый, юкса, аны кош алып китеп, үзенә оя ясар, бу синең башың авыртуга сәбәп булыр;- баш киемеңне әйләндермә, башың авыртыр; тырнагыңны кискәч, теләсә кая ташлама, чирләрсең;- ашаганда аягыңны селкемә, ашаганыңны шайтан алыр;- ризыкның өстен каплап куй, шайтаннар юына;- төнгә юылмаган савыт-саба калдырма, җеннәр ияләшер;- өстәл сөрткәндә чүп калдырсаң, киявең шадра булыр;- чит кеше мендәрендә йокласаң, чәчең коелыр;- өстәлгә кием куярга ярамый — чир иярер;- киемне кигән килеш тексәң, бәхетеңне тегәсең;- киемне югач, уң ягы белән эләргә ярамый, киемең мәет тели.- уянгач, уң аягың белән тор, югыйсә, көнең уңышсыз булыр
Баш түбәсендә ике бөтерчеге булса... ... «Баш түбәсендә ике бөтерчеге булса, ике мәртәбә өйләнәсең», – дип юраганнар әби-бабайлар. Түбән Кама якларында, киресенчә бу юрау гел икенче төрле. Түбәсе ике булган кеше бик бәхетле була дип саныйлар аларда. Үземнең эзләнү эшен эшләгәндә менә шундый каршылыклы юраулар да очратырга туры килде.
ЫшануларКөзгегә кагылышлы ышанулар көзгеңне кешегә бирергә ярамый, бәла килер;- бер көзгегә иптәш кызың белән икәү карарга ярамый, сөйгән яр уртак булыр:- ватык көзге кыйпылчыгыннан карама, чирләрсең;- кечкенә баланы көзгегә каратма, сөйләшә алмый яки тотлыга торган булыр.- көзге ватсаң, бәхетсезлеккә; - юлга чыгып киткәндә, кире керергә туры килсә, көзгегә карап йорт иясе белән исәнләш.
Яшь балага кагылышлы ышануларны - күлмәк белән туган бала — бәхетле, \озын гомерле була. -күз тимәсен өчен бала башына тоз сибәләр;- яшь бала киемен йорт эшләре өчен тотсаң, бала авырый;- буш бишекне тирбәтергә ярамый, бала елак булыр; -бала озак сөйләшмәсә, баш түбәсендә яңа пешкән ипи сындыралар; - баланың беренче чәчен әтисе алырга тиеш, әнисе алса, бәхетсезлеккә; -яшь баланы тәрәзә төбенә бастырып каратсаң, кәтүк(кечкенә )булып калыр.
Баланы мунча керткәндә “Бисмилләхир-рәхмәнни-рәхим әгүзү билләхи минә шайтаннир раҗим. Әннәң яккан мунча түгел ул, әттәң ташыган су түгел. Аю баласы кебек тә, бүре баласы кебек, 70 тимер ташлары кебек, тәгәрәп-тәгәрәп үссен минем кызым (улым), Бәхетле, тәүфиклы, алтын канатлы булсын.”
Бала коендырганда” Аюдай ала булсын, бүредәй бүгә булсын, таштай таза булсын, судай сылу булсын, талигалы – тәүфыйкьлы булсын, аналы – аталы, алтын канатлы булсын. Кибәндәй юан, киртәдәй озын булсын.” Ул балага сәламәтлек, бәхет теләү дә булып торган.
Йомгак. Юрауларны, ырымнарны, ышануларны өйрәнеп, мин шундый нәтиҗәгә килдем: әби-бабаларыбыздан сакланып калган, хәзерге көнгә кадәр җиткән рухи байлыкны югалтырга, онытырга тиеш түгелбез. Теләгем: боларны кызыксынып өйрәнеп, тормышта кулланырга мөмкин, әмма аларга илаһи канун итеп карамаска кирәк. Борынгы юрамышларны, ырымнарны, ышануларны бүгенге яшәешебезгә көйләргә өйрәник. Шулай да, онытмыйк: алар — ата-бабалар сүзе, халык акылы, өлкәннәр кисәтүе, ягъни күп мәртәбәләр сыналган һәм инанылган тормыш, яшәеш дәресе. Юрау-ышануларга ышану-ышанмау — һәркемнең үз эше, билгеле. Безнең дин юк-бар ырымнарга ышанырга да кушмый. Догалар белсәң, күбрәк укып, хорафатларга бирелмичә, яхшы уй-ниятләр белән генә йөрсәң, серле дөнья ямьле күренер, гомер матур, мәгънәле узар дип уйлыйм мин.