«Гали?сгар Камал-театр с?нгатен? нигез салучы» Презентация о жизни и творчестве Г. Камала
Галиәсгар Камал (1879 - 1933)
Татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал 1879нчы елның 6нчы гыйнварында Казанда вак һөнәрче-мехчы гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне әнисенең туган авылында ала. Аннан Казанга кайтып укуын “Госмания” мәдрәсәсендә дәвам иттерә. 1889-1897нче елларда “Мөхәммәдия"дә укый, берүк вакытта өч сыйныфлы шәһәр училищесында рус телен өйрәнә. Г.Камал 1900нчы елда үзенең "Бәхетсез егет" дигән тәүге драмасын бастыра. 1906нчы елда ул тәрҗемә иткән "Кызганыч бала" пьесасы буенча Казанда беренче мәртәбә ачык спектакль уйнала. Актер һәм драматург буларак Г.Камал “Сәйяр” труппасы эшчәнлегендә дә шактый катнаша. ,,Сәйяр” труппасы Г.Камал халык арасында аң-белем тарату белән дә шөгыльләнә. “Азат халык” демократик газетасын нәшер итә, китап бастыру һәм сату ширкәтен оештыра. 1905 елгы беренче рус революциясе Г.Камалның мәдәният эшчәнлеге һәм әдәби иҗаты киңәюгә зур этәргеч була. Бу елларда ул үзенең иң көчле, сәнгатьчә иң камил булып саналган "Беренче театр", "Банкрот" пьесаларын иҗат итә. Моннан тыш Г.Камал рус һәм дөнья әдәбиятыннан шактый гына әсәрләр тәрҗемә итә. Алар арасында Гогольнең “Женитьба”, “Ревизор”, Островскийның “Гроза”, М.Горькийның “На дне”, Мольерның "Саран", "Ирексездән табиб" һәм башка әсәрләр бар. Күренекле шагыйрь, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе булып җитлеккән Габдулла Тукай 1907нче елның көзендә Казанга кайта. Аның Казан белән танышуы Галиәсгар Камал белән очрашудан башлана. Камал үзенең истәлекләрендә язганча, 1907нче елда ул “Йолдыз” редакциясе газетасында җаваплы сәркатип булып эшли, кыска гына буйлы, чандыр гәүдәле өстенә җилән кигән бер яшь җилкенчәк кыфәтендә егет килеп керә. Ул өстәлдәге газеталарны актарып: “Сез дә Җаекта (Уральски) чыккан газеталарны алдырасызмыни?” дип сораган. Камал бу егеткә: “Җаекта, бәлки, Тукайны да белә торгансыз?” дигән. “Ул Апуш мин булам инде”, дип Тукай Камалны гаҗәпләндерә. Галиәсгар Камал Тукайны олпат гәүдәле итеп күз алдына китергән була”. Театрның Галиәсгар Камал исемен йөртүе зур мәртәбә. Галиәсгар Камалның шәхси әйберләренең бер өлеше Камал театрында саклана. Тукай музеена исә, әле яңарак кына Галиәсгар Камалның Коръәнен китергәннәр. Камалның Коръәне Милли музейда Камалның гаризалары да саклана. Ул аларны Казанда мөселман китаплары белән сәүдә итү теләге тугач губернаторга язган була. Хаклы рәвештә "Татарстанның халык драматургы" исеменә лаек булган Галиәсгар Камал исеме Арча районы Сикертән төп гомуми белем бирү мәктәбенә бирелде. Казан архивында документлар нигезендә, Галиәсгар Камалның 1879нчы елның 30нчы гыйнварында (яңа стиль белән) Сикертән авылында туып, 6 яшькә кадәр шунда яшәгәнлеге ачыклана. Галиәсгар Камалның туган нигезе диварына Галиәсгар Камалның шушы нигездә тууы турында истәлекле такта эленгән. Бөек Тукайның "Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт миндә бар..." дигән сүзләрен бүген сикертәнлеләргә, гомумән, Арча халкына атап әйтелсә, бик тә урынлы булыр. Арча үзәгендә язучылар аллеясы бар, анда Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевкә бюстлар куелган. Бик тиздән аның бишенчесе дә пәйда булачак – бөек әдибебез Галиәсгар Камалның истәлеге мәңгеләштереләчәк. Камал театры артистлары Равил Шәрәфиев, Зөлфирә Зарипова, Илдус Габдрахманов, Фирая Әкбәрова аларны театрга, спектакль карарга һәм әдипнең музей-почмагы белән танышырга чакырдылар. Бәйрәмгә дә зур бүләк – "Бүләк өчен" комедиясеннән өзек алып килгәннәр иде. “Бүләк өчен” комедиясеннән күренеш Галиәсгар Камал (1879 - 1933) (1879 - 1933)