Башлангыч сыйныф укучыларында метапредмет н?ти??л?рен формалаштыру.


(слайд1)Башлангыч сыйныф укучыларында метапредмет нәтиҗәләрен формалаштыру. Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелә. Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия. (слайд2) Башлангыч мәктәптә гомуми белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартлары балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уята, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтә .Системалы эшчәнлекне якын китерүче үзәк - ул нәтиҗә.Белем алуның планлаштырылган нәтиҗәләргә түбәндәге төгәл билгеләнгән төп таләпләр куелды(слайд 3) - шәхси нәтиҗәләр (баланың шәхси сыйфатлары, белем алуга әзерлеге һәм белем дәрәҗәсен , танып белүен үстерүгә сәләтле булуы);
- метапредмет нәтиҗәләр (баланың белем алуга сәләтен һәм алган белемнәрен практикада куллана белү осталыгын булдыручы универсаль уку гамәлләре );
- предмет нәтиҗәләре (уку предметын өйрәнү барышында яңа белемнәр алуда, аларны куллануда укучылар тарафыннан үзләштергән тәҗрибә)
Укытучы алдында укучы шәхесен үстерүдә нәтиҗәләргә ирешү өчен төп педагогик мәсьәлә булып балаларда универсаль уку гамәлләрен  формалаштыру тора. (слайд4) универсаль уку гамәлләре шәхси, регулятив, танып белү, коммуникатив төрләренә бүленә.( слайд5) Регулятив, танып белү һәм коммуникатив уку гамәлләре төп белем бирү программасын үзләштерүнең метапредмет нәтиҗәләренә керә. (слайд 6)
Регулятив универсаль уку гамәлләре
        Регулятив гамәлләр план буенча эшләргә юнәлеш бирә,эшчәнлекне  оештыру мөмкинлеге бирә, танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Башлангыч классларда түбәндәге регулятив гамәлләрне аерып күрсәтергә мөмкин:
       а) уку максаты кую (максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу,авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру);
       б) планлаштыру (план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау);
       в) фаразлау (ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү);
       г) тикшерү (проблеманы чишүдә берничә вариант табу,аларны кулланып карау,нәтиҗәләрне тәкъдим итү);
       д) коррекцияләү (үрнәк эштән читкә тайпылышлар булган очракта башкарылган эшкә,планга һәм эш ысулларына  тиешле өстәмәләр, төзәтмәләр, үзгәрешләр кертү);
       е) бәяләү (үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү);
       ж) үз-үзеңне көйләү (кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу); ( слайд 7)  
 Танып-белү универсаль уку гамәлләре
Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.
а) гомумуку универсаль гамәлләре:
-танып-белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм формалаштыру;
-кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу;
-белемнәрне структуралау- конкрет шартлардан чыгып, максатка ирешүдә нәтиҗәле ысуллар сайлау;
-рефлексия – гамәлләр ысулларына һәм шартларына анализ ясау, эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару;
б) тамга-символик гамәлләр;
-модельләштерү, модельгә (сызым, схема, график, таблица, шартлы рәсем, план, диаграмма, формула...) күчерү;
-модельне үзгәртү;
в) логик гамәлләр:
-охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру;
-анализ - бербөтенне өлешләргә бүлү;
-синтез - аерым кисәкләрдән бербөтен төзү;
-классификацияли- предметларны билгеле бер төркемгә туплау өчен критерийлар сайлау;
-исбатлый - фикерләүдә логика булдыру;
-нәтиҗә чыгару;
-охшашлыклар урнаштыру;
г) проблема кую һәм аны чишү:
-проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү;
-проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табу; ( слайд 8)
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
      Коммуникатив гамәлләр хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул укучыны, партнерны, башкаларны  тыңлый һәм аңлый белү, алар белән диалогка керү,мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итү һәм тапшыру, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белү, башкалар белән хезмәттәшлек итү осталыгын үз эченә ала.
      Коммуникатив гамәлләргә түбәндәгеләр керә:
а) укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру – катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләү;
б) сораулар кую – мәгълүмат эзләү һәм туплауда инициатива күрсәтү, дискуссиядә катнашу, итнтервью алу,сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;
в) конфликтларны чишү, проблеманы ачу,конфликтны чишүнең альтернатив юлларын эзләү һәм бәяләү, карар кабул итү һәм аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү;
г) партнер гамәлләре белән идарә итү – эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү;
д) үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;
Әгәр, укучыда метапредмет нәтиҗәләрен формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне укыту-тәрбия процессында гына түгел, ә реаль тормышта да куллана ала. (слайд 9)Укучыларыбыз үзенә үзе ышанган, мөстәкыйль эш итә торган, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына ия була. Бу зур максат һәм бурычлар. Бала күп вакытын мәктәптә уздыра. Һәм максат, бурычларга ирешү укыту-тәрбия процессына керергә, дәреслекләр эчтәлегенә салынырга  тиеш. Дәреслеккә кертелгән күнегүләр системасы укучыларда метапредмет нәтиҗәләрен формалаштыруны күздә тота. Универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга аерым күнегү яки барлык универсаль уку гамәлләрен гамәлдә куллануны таләп иткән комплекслы күнегүләрне алырга мөмкин. Мәсәлән, регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга тәкъдим ителгән күнегүләр. Укучы бирелгән тәртипне җуймыйча, алгоритм буенча биремне башкара, уку мәсьәләсен куя, чишү юлын планлаштыра, төзәтмәләр кертергә өйрәнә. Мәсәлән:Җөмләне күршеңә укы, сүзләрдә парлы тартыкларны билгелә.Парлы тартыкларны табу адымнарыңны күрсәт.
Ә танып-белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга без укучыларны кирәкле мәгъүматны аерып алырга, теләсә нинди белем чыганагыннан файдалана белергә өйрәтергә тиешбез. Укучы биремне эшләр өчен кирәкле белем чыганагын сайларга, мәгьлүматны табарга тиеш була.Мәсәлән. Энциклопедиядән, интернет челтәреннән яки картадан файдаланып, укучыларга түбәндәге биремнәрне үтәтергә мөмкин. 1) Татар композиторлары фамилияләрен яз. 2) Россия шәһәрләре исемнәрен яз.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре - тел чараларын коммуникатив мәсьәләләрне чишкәндә куллана, тыңлый, ишетә, кабул итә, хезмәттәшлек итә белергә өйрәтә. Татар теле дәресләрендә эш кәгазьләре белән эш итә белү мөһим таләп.Тәкъдим ителгән күнегүдә бала анкета сорауларына мөстәкыйль язма һәм телдән эзлекле җавап бирергә өйрәнә, анкета сүзенең мәгънәсен сүзлектән таба. Мәсәлән“Салават күпере” журналы бәйге ачкан.Ул бәйгедә катнашу өчен сиңа анкета тутырырга кирәк. Анкета сүзенең мәгънәсен сүзлектән карый аласың кебек биремнәр бирергә мөмкин
Универсаль уку гамәлләрен комплекслы куллануга бирелгән күнегүләр булырга мөмкин .Мәсәлән Казанның Бауман урамы рәсеме бирелә . Үзеңне экскурсовод итеп хис ит һәм экскурсиягә килгән кешеләрне Казанның Бауман урамы белән таныштыр. Син башкарган эшләрне күрсәткән сүзләрне язып куй. Укучы экскурсовод позициясен кабул итеп, экскурсиянең планын төзи - регулятив, экскурсияне үткәрү өчен мәгълүмат туплый – танып-белү, аны телдән һәм язма төзи, башкаларга җиткерә белү – бу коммуникатив универсаль уку гамәлләрен чагылдыра. (слайд 10)
Укытуда метапредмет нәтиҗәләренең тагын бер таләбе – сөйләм телен һәм информацион коммуникатив технологияләрне , танып – белүгә карата булган мәсьәләләрне чишү өчен актив куллану. Башлангыч мәктәптә дәресләрнең һәрберсендә дә диярлек баланың сөйләмен үстерү юнәлешендә даими эш алып барыла.Эш төрләре түбәндәгечә булырга мөмкин. 1.Балаларның сүзлек запасын ачыклау.
2.Сөйләмнән җөмләне аерып алу.
3.Рәсем буенча җөмләләр төзү.
4.Рәсемнәр сериясе буенча сюжет логикасы сакланган кечкенә хикәя төзү.
5.Укылган җөмләләргә, текстка куелган сорауларга җавап бирү.
6.Төрле күренешләрне телдән сурәтләү.
Мәсәлән,2-3 классларда укучылар рус һәм татар теле дәресләрендә мөстәкыйль рәвештә сүзлекләр белән эшләргә өйрәнә Баланың үз-үзенә ышанычы арта .Сөйләм теле формалаша. Бала кечкенәдән сүзләрне дөрес әйтергә, язарга өйрәнә, чөнки аның ничек язылышын һәм әйтелешен ул үзе сүзлектән табып өйрәнә.
Компьютер технологияләрен куллану нәтиҗәсендә балалар мәгълүмат ташкынында иркен аралашырга өйрәнә, мәгълүмат алу ысулларын үзләштерә. Компьютер куллану дәресне кызыклырак, җанлырак итә. Информацион технологияләрне куллану, баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен камилләштерә Белем бирүдә проектлар методын файдалану балага шәхси якын килеп укытуда нәтиҗәле технологияләрдән санала. Технология, әйләнә-тирә дөнья, сынлы сәнгать предметларын укытканда бу метод киң кулланыла. Проект төзү эшчәнлеге укучының акыл һәм рухи үсешен камилләштерергә ярдәм итә; балада максатчанлык, кызыксынучанлык, башланган эшне ахырына җиткерү омтылышы тәрбияли.
(слайд 10)
Яңа белем бирү стандартлары куйган таләпләрне уңышлы үтәү мәктәп, гаилә, җәмгыять һәм дәүләт бердәм булып, зур көч куеп эшләгәндә генә булачак. Яңа стандартлар буенча башлангыч сыйныф чыгарылыш укучысы кызыксынучан, дөньяны актив танып – белүче, белем нигезләрен яхшы үзләштерүче, мөстәкыйль һәм иҗади,үзенең туган ягын, илен яратучы, гаилә һәм җәмгыять кыйммәтләрен хөрмәт итүче, үзе эшләгән эшкә гаилә һәм мәктәп алдында җавап бирә белүче, кеше фикерен тыңлый һәм үз фикерен әйтә белүче, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен төгәл үтәүче булырга тиеш.