Разработка классного часа на тему Сотовый телефон враг здоровью?
Тема: Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?
Максат: 1. Кәрәзле телефонның хәзерге тормышта ролен аңлату;
2. Кәрәзле телефоннарның сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә
искәртү;
3. Кәрәзле телефонның сәламәтлеккә янаган куркынычын киметү
буенча илебез белгечләренең киңәшләрен тыңлау;
Җиһазлау: компьютер, экран, мультимедиа, слайдлар.
Сыйныф сәгате барышы:
1. Оештыру моменты.
1. Кереш.
-“Сенсор экран! Биш мегапиксельле камера! Интернет һәм блютус!”- дип яңгырый кесә телефоннары рекламасы.
“Баш мие яман шеше, ДНК зарарлану, хәтер һәм йокы белән бәйле проблемалар, депрессия”, - дип җавап бирә галимнәр.
- Әйе, кесә телефоннарын әлеге авыруларның барысын да тудыруга сәбәпче булуда гаеплиләр! Шуны әйтү гадел булыр: тикшеренүчеләр арасында кәрәзле телефоннарның зарарлы булуы хакында төгәл бердәм фикер юк.
- Укучылар, әйдәгез әле, бездә бүгенге сыйныф сәгатебездә “Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?” дигән сорауга җавап эзләп карыйк. (Слайд№1) Моның өчен сезгә ике төркемгә бүленергә туры килде. Беренче төркем - кәрәзле телефонның файдасыннан башка зыяны юк дип уйлаучылар, икенче төркем, киресенчә - зыяны күп дип уйлаучылар. (Слайд№1) Иң беренче сезнең фикерләрне тыңларбыз. Моның өчен без “Акыл штурмы” үткәрербез. Сез аның кагыйдәләрен беләсез:
- фикер кабатланмаска тиеш;
- күпме идея, шулкадәр яхшы;
- тәнкыйтьләмәскә.
2. Акыл штурмы.
- Телефоннарның файдалы һәм зарарлы якларын санап китик әле.
Файдалы Зарарлы (Слайд№2)
«Плюсләре»
1.Әти-әниләргә шалтыратып була. 1. Кыйбатлы булса, урларга мөмкин.
2.Уйнарга була 2. Сәламәтлек өчен зыянлы.
3.Акчаны янга калдырырга өйрәтә. 3.Киресенчә, акча күп китә.
4. Интернет 4.Электромагнит дулкыннар.
5.СМС язышып була. 5.Тере аралуша ни җитә.
6. GPRS безнең кайда булуыбызны 6.Сөйләмәбез бозыла.
белергә ярдәм итә.
7. музыка тыңлап була. 7. Тере артистлар уйнавы, җырлав түгел инде.
8 Калькулятор, будильник 8. Телдән исәпләү күнекмәсе начарлана.
Нәтиҗә:
- Уңай ягы күпме, тискәре ягымы?
- Димәк нинди нәтиҗә ясап була?
- Кәрәзле телефонның файдалы һәм зарарлы яклары да байтак күп,
ләкин аның сәламәтлеккә китергән зыянын бернинди уңайлылык та алмаштыра алмый.
- Укучылар, сезгә алдан кәрәзле телефон турында мәгълүмат тупларга кушылган иде. Шулар буенча чыгышлар әзерләдегез. Хәзер шуларны тыңлап китәрбез. Без аларны мини – лекция дип атарбыз.
3. Мини-лекция. Укучылар чыгышы.
Телефоннар тарихы һәм төрләре.
- Меңнәрчә еллар элек кешеләр ерак аралардан аралашу, хәбәр бирү өчен төнлә утлар, ә көндез төтен кулланганнар. Африкалылар исә зур урманнарда хәбәрләшү өчен каты тавыш чыгаручы барабан какканнар. Беренче телефонны А.Г. Белл уйлап тапкан. Ул 1847 елда Шотландиядә туган. Беренче телефоннар без хәзер көндәлек куллана торган телефоннарга бөтенләй охшамаганнар. Телефонга сөйләүче кеше ишетә, ә тыңлаучы кеше сөйли алмаган. (Слайд№3)
Беренче телефон станциясе 1882 елда Мәскәүдә ачылган. Бу вакытта ул 61 клиентка хезмәт күрсәткән, ә 10 елдан соң аларның саны 1400гә җиткән. Беренче кәрәзле телефонны америка инженеры Мартин Купер дигән кеше уйлап тапкан.
Бүген без диңгезләр, материклар хәтта океаннар аша да аралаша, сөйләшә алабыз. Бүгенге көндә җирдә телефон үтеп кермәгән бер генә дә цивилизацияле ил дә юктыр.
- Ә хәзер, әйдәгез әле, нинди телефоннар булуын ачыклап китик.
- гади
- радиотелефон
- кәрәзле телефон
- рация
(Слайдлар№4,5,6,7)
Кәрәзле телефонның зыяны.
- Соңгы елларда кесә телефоннары тормышыбызга шулкадәр нык үтеп керде ки, ул хәзер әби кулында да, бәби кулында да. Нинди маркадагы һәм нинди бәядәгеләре генә сатылмый кесә телефоннарының. Ә менә зыяны турында уйлап караганыбыз бармы соң?
- Белгечләр тикшеренүләре раслаганча, кесә телефоныннан еш файдаланучылар бик күп авыруларга дучар булалар икән. Мәсәлән:
- баш авыртуы;
- баш мие яман шеше (рак мозга);
- психик авырулар;
- иммунитет түбәнәю;
- күз авырулары;
- нерв авырулары;
- ишетү сәләте кимү;
- йөрәк-кан тамырлары авырулары
- инфекцион авырулар һ.б.
(Слайд№8)
Россия профессоры Игорь Беляев сынаулар үткәргән чакта кеше каны тутырылган пробиркалар янына телефон кабызып куйган.
Бер сәгатьтән соң аларның кайберләрендә кан “кайнап чыккан”!
«Ул җылынмады-ди ул – ә кандагы лимфоцитлар авыру кешедә 44 градус вакытындагы кебек үзләрен тоттылар.
Нәтиҗә: кәрәзле телефон канга тәэсир итә
Кәрәзле телефон тышында бактерияләр туалетта, клавиатурада, хәтта аяк киеме төбенә караганда да күбрәк табылган.
Нәтиҗә: кәрәзле телефон бактерияләр таратучы!
- Күп кенә белгечләр телефонның зыяны тәмәке яки аракы салган зыяннан ким булмавын таный.
6. Кызыклы мәгълүмат.
Лос–Анджелеста яшәүче 29 яшьлек Харриет Хантер исемле кызга телефон җене кагылган. Аның өендә төрледән-төрле 50 телефон, машинасында – 5, ванна бүлмәсендә - 10, карават янында – 3, гаражында –16, бакчасында – 10 телефон тора икән. Шунысын да әйтергә кирәк, бу аппаратлар барысы да эшли һәм һәрберсе аерым-аерым номерлы. “Миңа аларның шалтыравы ошый, ә инде йөзләгән телефон берьюлы шалтыраса, моннан да зур бәхетнең булуы мөмкин түгел”, - ди Харриет
7. Синквейн төзү.
“Телефон” сүзенә карата синквейн төзеп карарбыз. Аның кагыйдәләрен искә төшерәбез:
1 нче юл – исем; (дус)- (зыян)
2 нче юл – 2 сыйфат; (кызыклы, уңайлы)-(зыянлы, куркыныч)
3 нче юл – 3 фигыль; (җырлый, саный, сөйләштерә)-(бәйли, оныттыра, сукырайта)
4 нче юл – 4 сүздән торган фраза; (дустың үзеңнән яхшырак булсын)-(үз сәламәтлегеңә зыян итмә)
5 нче юл – 1 нче юлга синоним. (иптәш)-(начарлык)
Синквейннарны тыңлау.
9. Кесә телефонына реклама.
5 минут вакыт бирелә. (рәсем, җөмләләр, шигырь белән булса да ярый)
1 нче төркемгә - уңай реклама;
2 нче төркемгә - антиреклама.
Рекламаларны тыңлау.
8. Сорашу уздыру.
- Кесә телефонының чыннан да сәламәтлек өчен зыянлы булуын белсәгез нишлисез?
А) Азрак сөйләшергә тырышачакмын
Б) Берни дә эшләмим – барыбер аннан башка булмый
В) Телефоннан баш тартам (Слайд№9)
(балалар җавап бирәләр, нәтиҗә ясала)
- Бу сорауга җавап эзләп “Юлдаш” гәҗите хезмәткәрләре халык арасында сорашу үткәргән. Әйдәгез сорашу нәтиҗәләре белән танышыйк.
- Кесә телефонының чыннан да сәламәтлек өчен зыянлы булуын белсәгез нишлисез?
А) Азрак сөйләшергә тырышачакмын – 57%
Б) Берни дә эшләмим – барыбер аннан башка булмый – 32%
В) Телефоннан баш тартам- 11%
(Слайд№10)
10. Үзеңне ничек сакларга? Галимнәр киңәше.
- Аңлашыла ки, кесә телефонының зарарлы якларын белсәк тә без барыбер аннан баш тартмаячакбыз. Әмма аның сәламәтлеккә янаган куркынычын киметергә була. Менә илебез белгечләре нинди киңәшләр бирә:
Кесә телефоныннан сөйләшү вакытын киметү. Көненә 15 минуттан артык сөйләшмәскә, анысын да берьюлы түгел, ә бүлеп-бүлеп сөйләшергә, 1 минут сөйләшкән саен кимендә 5әр минут тәнәфес ясарга кирәк.
Мөмкинлек булганда, сөйләшмәсәгез дә, кәрәзле телефонны башыгыздан ераграк тотарга тырышыгыз.
Аны куен кесәсендә йөртмәгез.
Иң яхшысы сумкада йөртү.
Сөйләшкән вакытта хэндс-фри гарнитурасыннан файдаланыгыз.
Телефонны төнгә сүндерегез. Һич югы, аны башыгыздан 1 метр читкәрәк куегыз.
(Слайд№11)
11. Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.
- Укучылар, дәрес башында биргән сорауны искә төшерик әле.
(Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?)
-Дәрес барышында без кәрәзле телефонның зарарлы һәм файдалы якларын да атап киттек. Һәм куйган соравыбызга җавап итеп нәрсә әйтә аласыз?
-Димәк, нинди нәтиҗә ясый алабыз?
(Әлбәттә, кесә телефоны бик зарарлы, бигрәктә балаларга. Ләкин хәзерге тормышны кәрәзле телефонсыз күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә бирелгән киңәшләрне үтәп, кәрәзле телефон белән артык мавыкмыйча кирәк чакта гына куллана белеп сәламәтлегебезне сакларга кирәк.)
-Сәламәт булыгыз!
(Слайд№12)