Урок-проект по татарскому языку и литературе Муса ??лил ??м татар опера с?нгате.


Муса Җәлил һәм татар опера сәнгате.
Максат: Татар опера сәнгате тууда Муса Җәлилнең ролен өйрәнү, бөек шагыйрь һәм композитор Нәҗип Җиһановның уртак иҗаты белән танышу, татар сәнгате, мәдәниятенә ихтирамлы караш тәрбияләү, кызыксыну уяту.
Проектның төре – эзләнү-тикшеренү характерындагы эшчәнлек.
Проект өстендә эшләү этаплары:
1. Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗат юлы белән тирәнтен танышу;
2.Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Җәлилнең татар опера сәнгатен үстерүгә керткән өлеше турында презентация эшләү, буклетлар ясау;
3. “Алтынчәч”, “Җәлил” операсын (Әхмәт Фәйзи) тыңлау, язылу тарихын өйрәнү.
Проектның нәтиҗәсе: эзләнү-тикшеренү эшләрен папкаларга туплау, презентация эшләү, буклетлар ясау, тыңлаучылар алдында чыгыш ясау.
Укытучы. Бүгенге дәрестә без Муса Җәлил турындагы булган белемнәребезне системалаштырырбыз, Җәлилне татар опера сәнгатенә нигез салучы буларак өйрәнербез.Моның өчен без төркемнәргә бүлендек. Һәр төркем үзенә бер юнәлеш сайлап алып шул турыда материал туплады. Сез презентация һәм буклетлар ясадыгыз. Хәзер сүзне беренче төркемгә бирәбез.
1 нче төркем чыгышы. Эшебезнең максаты - Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юллын өйрәнү. Муса Җәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә хәзерге Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Алты яшеннән укырга өйрәнә, кечкенәдән үк җырга, музыкага һәм рәсем сәнгатенә сәләтлелеген күрсәтә, мандалинада уйный. Сигез яшендә солдат хатыннары өчен үз җырларын кушып фронтка хатлар яза, тугыз яшендә инде үзенең шигырьләрен дәфтәргә терки башлый, унөч яшендә беренче язмалары матбугат битләрендә басыла. Балалар өчен пьесалар язып, аларны мәктәп сәхнәләрендә куя. Безнең төркем Муса Җәлилнең тормыш юлы турында тест-презентация эшләде. Презентация буенча тест үткәрелә.
2 нче төркем чыгышы. Безнең төркем Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры турында мәгълүматлар туплады (презентация буенча сөйлиләр).
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Казаныбызның иң үзәгендә - Ирек мәйданында урнашкан. 1934 нче елда опера һәм балет театры ачу турында карар кабул ителә. 1933 нче елның 4 нче ноябрендә Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясен ачарга булалар. Мәскәүгә укырга иң яхшы дип табылган иҗат көчләре җибәрелә. Бу елларда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенең әдәбият бүлеге мөдире вазифаларын шагыйрь Муса Җәлил башкара.
Театр 1939 нчы елның 17 нче июнендә Н.Җиһановның “Качкын” операсы белән ачыла. Бөек Ватан сугышы барган көннәрдә дә театр спектакльләр куюны туктатмый. 1945 нче елның 12 нче мартында беренче тапкыр татар балеты күрсәтелә. Театрның яңа бинасы 1956 нчы елның 28 нче сентябрендә Н.Җиһановның “Алтынчәч” операсы белән ачыла. Бу көн Татарстанның мәдәни үсешендә зур вакыйга була. Бу операның либреттосын М.Җәлил яза. Шул ук елны театрга Советлар Союзы Герое, 1939-1941 нче елларда театрның әдәби бүлеген җитәкләгән шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелә.  3 нче төркем чыгышы. Безнең төркем М.Җәлилнең опера театрында әдәби бүлек мөдире булып эшләгән вакытын өйрәнде. 1938 нче елда Казанда беренче опера театры ачылгач М.Җәлил театрның эш планнарын төзи, репертуарын сайлый, оештыру эшләрен дә башкара, иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Бу елларда М.Җәлил борынгы Болгар тарихы, фольклоры, ул замандагы кабиләләр арасындагы көрәшләр белән кызыксына, “Алтынчәч” либреттосын яза.
“Алтынчәч” әсәренә музыканы башта музыка белгече, композитор Б.Астафьев яза башлый. Ләкин аның музыкасын җәмәгатьчелек кабул итми. М.Җәлилнең операсын Сәлих Сәйдәшевтан яздырасы килә. Ләкин ул: “Мин опера музыкасы язучы композитор түгел, җырлар гына язам”, - дип, аның теләгенә шаяртып кына каршы килә. Операның премьерасы сугыш башлангач, 1941 нче елның 20 нче июлендә куела. Бу вакытта Муса Җәлил хәрби лагерьда була. Ул үзе дә премьераны карарга чакырыла, сәхнәгә берничә мәртәбә чакырып аны алкышлыйлар. Опера бүгенге көнгә кадәр сәхнәдән төшми.
М.Җәлилнең татар музыка сәнгатен үстерүдәге роле бик зур була. Аның тырышлыгы белән татар теленә “Фауст”, “Кармен”, “Евгений Онегин”, “Русалка” әсәрләре тәрҗемә ителеп уйнала. Шул опера театрында эшләү елларында ул Нәҗип Җиһанов белән “Илдар”, “Беренче яз”, “Качкын” либреттоларын яза. Татар опера театры репертуарында 1935-1941 нче елларда оригиналь әсәрләр туа, опера театры өчен 2 либретто әзерләнә. 1941 нче елның 10 нчы февраленнән театр “Татар дәүләт опера һәм балет театры” дип атала.
Татарстанның халык артисткасы Х. Зәбирова М.Җәлил турында: “Ул Татар Дәүләт опера театрына нигез салучы. Муса безнең кеше иде. Ул тулысынча үзен сәнгатькә багышлады”,-дип яза (буклетларын күрсәтәләр).
4 нче төркем чыгышы. Безнең төркем “Алтынчәч” либреттосы турында кызыксынып өйрәнде. “Алтынчәч” операсыннан “Алтынчәч һәм Җик Мәргән дуэты”н тыңлыйк (музыканы тыңлау). “Алтынчәч” Н. Җиһановның героик-эпик операсы. Опера 4 пәрдәдән һәм кереш бүлеге белән бергә 6 күренештән тора. Премьера 1941 нче елның 12 нче июлендә Татар опера һәм балет театрында күрсәтелә. Алтынчәч һәм Җик Мәргән романтик образлары халыкның батырлык идеалын чагылдыралар. Н. Җиһанов «Алтынчәч» операсы өчен 1948 нче елда СССР Дәүләт бүләгенә лаек була.
“Җәлил” операсының либреттосын Ә.Фәйзи, ә музыкасын Н.Җиһанов язган. (“Җәлил” операсыннан Җәлил ариясе тыңлана)
Укытучы. Укучылар, чыгышларыгыз өчен рәхмәт, бүгенге дәрестә М.Җәлил тормышы һәм иҗаты турында нинди яңалык белдегез,саннар, вакыйгаларны ничек исегездә калдырдыгыз? Тестны эшләү барышында шуны тикшерербез. (Тест эшләтелә.)
Дәресне йомгаклау.