Сценарий внеклассного мероприятия, посвященный татарскому поэту М.Джалилю.
Муса Җәлилгә багышланган сыйныфтан тыш кичә
ҖИР ЙӨЗЕ ШУНДЫЙ КИҢ, КҮҢЕЛЛЕ ҺӘМ ЯКТЫ.
Муса Җәлил үзен батырларча
тотып һәм дошманнарга нәфрәт
саклап, җиңүче булып үлде.
Аның турындагы истәлек
гасырлар кичәр.
Николай Тихонов
Максатлар:
Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру.
Шагыйрьнең шигырьләре өстендә эшләү.
Укучыларда батырлык хисе, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.
1нче а.б.: Исәнмесез, укучылар! Әйдәгез, көнебез күңелле үтсен өчен бер-беребезгә карап, матур итеп елмайыйк һәм хәерле көн телик. Укучылар, әйтеп китегез әле, бүгенге көн – 15 нче февраль – сезгә таныш түгелме?
Укучы: Әйе, таныш, бүген Муса Җәлилнең туган көне.
2 нче а.б.: Бик дөрес. Ә кем соң ул Муса Җәлил?
Укучы: Ул – шагыйрь.
2 нче а.б.: Дөрес әйтәсез. М.Җәлил. Бу легендар исемне миллионнар белә. Бик күпләр бу исем белән горурлана. Аның турында шактый китаплар язылган. Үз әсәрләре томнар булып дөньяга таралган.
Кыскача тормыш юлы һәм иҗатына тукталып китик. М.Җәлил 1906 елда Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай була. Күп укый, һәрнәрсәне белергә тырыша. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый. Беренче шигыре булып “Бәхет” шигыре газета битләрендә басылып чыга.
Казан педагогия институтының рабфагында укый, Мәскәү университетында да белем ала. Сугышка кадәрге елларда бик күп шигырьләр, җырлар иҗат итә.
Бөек Ватан сугышы башлану белән ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Ул сугыш кырына китә. Ләкин 1942 елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яралана һәм фашистлар кулына эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Ул әсирлектә булган чакта яшерен оешмага керә. Җитәкче була. Бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Ләкин бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлин шәһәрендәге Моабит төрмәсенә ябалар. Төрмәдә вакытта ул бик күп шигырьләр иҗат итә. Ул үзе кечкенә дәфтәрчекләр ясап, шунда шигырьләрен яза бара. Инде төрмәдә үлем җәзасы көткәндә дә туган иленә, халкына багышлап мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр яза. Илгә аның ике дәфтәре кайта. Аларны “Моабит” дәфтәрләре дип атыйлар. Беренче дәфтәрендә 60 шигыре язылган.
Беренче дәфтәрне 1944 нче елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле әсир алып чыга.
Икенче дәфтәрен М.Җәлил Андре Тимерманска биреп чыгара. Дәфтәрләрнең икесе дә безнең илгә әйләнеп кайталар. Өченче дәфтәре дә булган дигән фикер яши. Тик ул табылмый.
1944 нче елның 25 нче августында фашистлар М.Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен җәзалыйлар: Плетцензее төрмәсендә 11 патриотның башы киселә. Кайбер шигырьләренең исемнәрен әйтеп китим: “Кошчык”, “Бүреләр”, “Дуска”, “Соңгы җыр”, “Сандугач һәм чишмә”, “Кызыл ромашка”, “Чәчәкләр” һ.б.
1 нче а.б.: Мусаның яшисе килә. Бу якты дөньяда яшәүдән кем туйган? Гомере киселгәндә аңа әле 38 яшь кенә булган. Нинди генә авырлыклар килсә дә, ул бөгелеп төшми. Иле, халкы өчен яши. Менә безнең бүгенге кичәбез дә М.Җәлилгә багышлана. Без кичәне, укучылар, КВН рәвешендә үткәрербез. Аның өчен хәзер ике командага бүленик.
2 нче а.б.: Ә хәзер һәр команда үзенә капитан сайлап алсын.
Димәк, сезгә хәзер команда исеме кирәк. Менә өстәлдә ике кәгазь, аларда исемнәр язылган. Капитаннар чыгып, сайлап алсыннар. ( Сандугач һәм Ромашка )
Укучылар, бу исемнәр кайдан алынды икән?
Укучы: Болар шигырь исемнәреннән алынган.
1 нче а.б.: Дөрес. Ә хәзер уеныбызны башлап җибәрик.
I тур.
Иң беренче М.Җәлил иҗаты буенча белемнәрегезне тикшереп алабыз. Ике командага да сораулар бирелә. Сез аларга җавап биреп барасыз. Һәр җавапка баллар куелып барачак.
● М.Җәлил ничәнче елда туа?
● Ничә яшендә беренче шигырьләрен яза башлый?
● Тоткынлыкка ничәнче елда эләгә?
● Ничәнче елда хокем ителә?
● Илгә ничә дәфтәре кайта?
● Дәфтәрләре ничек дип атала?
● Казан шәһәрендә М.Җәлил белән бәйле нинди урыннар бар?
II тур.
Алдагы бәйге – М.Җәлил шигырьләре буенча рәсемнәр бәйгесе. Һәр командага шигырьләр бирәбез, сез шуңа рәсем ясарга тиеш буласыз. Ике команда да ике төрле рәсем ясый. Аннан бер-берегезнең нинди шигырьгә ясалганын белергә тиешсез.
( Укучыларга шигырьләр бирелә һәм аларга рәсемнәр ясала )
III тур.
1 нче а.б.: Укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк. Хәзер М.Җәлилнең язган шигырьләрен тыңлап китик. Сезнең сыйныфташыгыз Арсланова Әдилә безгә шигырь әзерләп килгән.
Укучы сөйләве тыңлана.
Аудиоязмадан М.Җәлилнең шигырьләре тыңлана.
Бер алып баручы “Томаулы гыйшык” шигыре белән таныштыра.
Томаулы гыйшык
Егет чагым; үлеп гашыйк булдым Контордагы бер яшь матурга. Шагыйрьләрчә әйтсәк, гыйшкым минем Чәчәк атты кышкы салкында.
Гөнаһ шомлык! Кышкы салкын белән Томау төште бер көн борынга.Һәм томаулы килеш киттем шулай Кыз чакырган махсус урынга.
Утырабыз икәү, мин яулыкны Калдырганмын онытып өемдә. Ә борын нәкъ төпсез кое кебек, Сәгать саен литр кимендә.
Нишлим инде, тәмам гаҗиз булдым,Суз әйтергә хәтта тилмерәм. «Җаным!» - дим дә «һач» дип бер төчкерәм.«Сөям!» - дим дә борын сеңгерәм.
Ансы бер хәл, бәлки төчкерми дә Утырыр идем тавышсыз гына.Гашыйкларча авыр сулыйм дисәм, Ямьсез итеп борын сызгыра.
Бәла икән, дуслар, томау белән Гыйшык арасында тартышу! Кочакла да кызны, син әйт, имеш: «Мин... һаптечу, сине... һаптечу!»
Утыра торгач, ахры, мин дәртләнеп, Тотып кызның ике кулыннан, Бер кызык суз әйтеп көлгән идем, Чыкты куйды куык борыннан.
Куык кунды барып кыз борнына, Кыз аптырап битен каплады. Мин дә сиздем шунда, мескен гыйшкым Кызган куык төсле шартлады.
Кыз торды да кинәт, әйтте миңа, Еламады үзе, көлмәде: «Сөям, диеп кызга үрелгәнче, Сөрт борныңны, егет, элгәре!»
Кызым китте, мин дә шул гарьлектән, Түзәлмичә йәрәк януга, Ни кызык бар миңа яшәүдән дип,Аптекага киттем агуга.
Ярсый-ярсый бардым, һәм һич бушка Булмады бу минем баруым. Алып кайттым өйгә аптекадан Бик куәтле... томау даруын.
Мин күрмәдем артык мәгъшукамны, Томау бетте, гыйшкым онтылды. Көчле булды дару, егет күңеле Ике чирдән бергә котылды.
Яшьлек үтте, инде картаелды,Яшим хәзер читтә, ышыкта.Теләсәм дә, хәзер ләкми миңаБер томаулы гына гыйшык та.
IV тур.
2 нче а.б.: Ә хәзер, укучылар, сәхнә осталыгыгызны да тикшереп алыйк. Һәр командага шигырь бүлеп бирелә. Аны укып, уйнап күрсәтергә кирәк булыр.
КЫЗЫЛ РОМАШКАИртәнге таң нурыннанУянды ромашкалар.Елмаеп, хәл сорашып,Күзгә-күз караштылар.Назлады җил аларныТибрәтеп ак чукларын,Таң сипте өсләренәХуш исле саф чыкларын.Чәчкәләр, кәефләнеп,Җай гына селкенделәр.Ьәм кинәт шунда гаҗәпБер яңа хәл күрделәр.Ерак түгел моңаепУтыра ромашка кызы,Тик чуклары ак түгел,Кан шикелле кып-кызыл.Ромашкалар бар да ак,Аерылмый бер-береннән;Ничек болай берүзеУл кызылдан киенгән?Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,Ник үзгәрдең? Нишләдең?Нигә кызыл чукларың?Нидән алсу төсләрең?»Әйтте кызыл ромашка:«Төнлә минем янымаЯтып батыр сугышчыАтты дошманнарына.Ул берүзе сугыштыУнбиш укчыга каршы;Чигенмәде, тик таңдаЯраланды кулбашы.Аның батыр ал каныТамды минем чукларга.Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.
Егет китте, мин калдымКанын саклап чугымда,Көн дә аны сагыныпБалкыйм мин таң нурында». САНДУГАЧ ҺӘМ ЧИШМӘ
Таңнарның берендә Иркә кош — Сандугач, Уянып карангач Һәм канат кагынгач,
Килде тиз сердәше Чишмәгә... Тик аныңКайгылы моң баскан Чәчәкле буйларын.
Чишмә тын; ул көлми, Тибрәнми, селкенми; Акбүз таш өстендә Тамчылар сикерми.
Болганып каралган Көмештәй саф суы; Уйлары таралган, Йөрәге ярсулы.
Сандугач аптырап Сорашты дусыннан.Һәм әйтте сердәше Дип: «Кичә шушыннан
Үтте ил дошманы, Яшеренеп, яр буйлап, Минем саф, шифалы Суымны агулап.
Канечкеч, юлбасар, Ул кача артыннан Аны нык күзәтеп Килгән яшь батырдан.
Ул белә батырның Инешне кичәсен Һәм, сусап, минем саф Суымны эчәсен.
Ул эчкәч, агудан Шул минут үләчәк. Ә дошман котылып, Талап көн күрәчәк.
Әйт, нишлик, сердәшем? Әйт, нишлик, акыллым? Ничек соң коткарыйк Илебез батырын?»
Сандугач аз гына Уйланып торды даҖанланып эндәште Чишмәгә тын гына:
«Кайгырма, күз нурым! Ул килсә эчәргә, Коткарам мин үзем, Мин беләм нишләргә!»
V тур.
Жюри әгъзалары нәтиҗә чыгара. Кичә ахырында укучыларга кечкенә бүләкләр тапшырыла.