М.??лилг? багышланган кич?г? презентация


Муса Җәлил Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый. Муса Җәлилнең гаиләсе Әти-әнисе Әнисе Рәхимә Әтисе Мостафа Мусаның уку еллары Муса 6 яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914—1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара. Рабфакта уку еллары 1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Рабфакта төрле фәннәрнең нигезләре белән танышу, алдынгы яшьләр, язучылар арасында кайнау М. Җәлилнең фикри үсешенә һәм иҗат активлыгына уңай йогынты ясый. Муса Җәлил Мәскәүдә 1929 елда Мәскәү университеты партия оешмасы студент Муса Җәлилне Коммунистлар партиясе сафына кабул итте.Университетта уку дәверендә “ Кечкенә иптәшләр”,”Октябрь баласы” журналлары редакторы.1934 нче елда Мәскәү филология факультетын тәмамлый 1941 ел. Муса Җәлил сугышка китә Кызыл ромашка Ромашкалар бар да ак, Аерылмый бер-береннән; Ничек болай бер үзе Ул кызылдан киенгән? Сугыш еллары 1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә.1941 елдан алып 1944 елга кадәрге кыска вакыт-Муса Җәлилнең фронт лирикасын, үлемсез “ Моабит дәфтәрен иҗат иткән еллары. Тоткынлыкта 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Абдулла Алиш Муса тормыш иптәше Әминә һәм кызы Чулпан белән. Хөкем алдыннан. Төн буе улашып якында Иснәнеп йөриләр бүреләр. Бүреләр, аһ... ләкин бүреләр Бу кадәр үк ерткыч түгелләр. 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлилов һәм аның көрәштәшләре җәзалап үтерелә Плетцензее төрмәсе Моабит дәфтәрләре. Әсирлектә күрсәткән батырлыгы һәм туган илгә тугры калганы өчен Муса Җәлилгә 1956 елның 2 феврале Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены белән бүләкләнә.“ Моабит дәфтәре” шигырьләр циклы өчен – Ленин премиясе лауреаты исеменә лаек була. Муса Җәлилнең һәйкәле Аның исеме-мәңгелек. Соңгы еллар Мәскәу, Столешников тыкрыгы, 11. Муса Җәлилнең соңгы еллардагы (1935 – 1941) квартирасы шунда иде. Мәскәүдә Муса Җәлилнең кан бөртеге Чулпан яши. Ул – сәнгать сөючән, зыялы кеше. Әтисе кебек үк әдәбиятне үз итеп, озак еллар Мәскәүнең “Художественная литература” нәшриятендә эшләгән. Хәзер лаеклы ялда. «Муса Җәлил музее» Муса Җәлил музее ике янәшә квартирны биләп тора. Беренче квартирда мемориаль музей, икенче квартирда күргәзмәләр залы һәм әдәбият салоны урнаштырылган. Музей фонды составында: М.Җәлил тормышы һәм иҗат юлына багышланган басмалар, М.Җәлилнең басма әсәрләре, шагыйрьнең шәхси фотографияләре, хатлары, Советлар Союзы һәм Ленин премиясе лауреаты грамоталары саклана.Һәр елны 15 февраль көнне М.Җәлилнең фашистларда пленда булган чакта язылган “Моабит дәфтәрләре” тәкъдим ителә. Муса Җәлил татар опера театрына нигез салучыларының берсе һәм беренче татар операларының либретто авторы.