Сценарий праздника Последний звонок на татарском языке
Соңгы кыңгырау бәйрәме.
“ Мәктәп еллары “ җыры фонограммада яңгырый.
1 алып баручы: Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр һәм укытучылар! Бүген барыбыз өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.Бүген безнең чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Соңгы кыңгырау”- ул мәктәпне тәмамлап зур тормышка, олы дөньяга юл алган егет-кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да,тынгысыз да,соклангыч та һәм авыр да булуын искәртеп тора кебек. Бу мәктәпне тәмамлап китүчеләрнең хушлашу тавышы да. (кыңгырау тавышы ишетелә)
2007 нче елның 1 нче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көнннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән.
2 аб. Быел безнең мәктәпне 7 укучы тәмамлый. Бүген аларның бәйрәме! Әйдәгез алкышлар белән аларның үзләрен чакырыйк!
(“Хәтерлим әле бүгенгедәй”көе яңгырый, укучылар сәхнәгә менәләр)
2 аб. Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны дулый күкрәктә.
Остазларның моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәккә
1 аб. Укулар инде артта калды
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп
Таулар , диңгезләрне кичәргә.
2 аб. Уй –хыялларыгыз, канатлы
Кулыгызда чәчәк бәйләме.
Еларгамы, көләргәме бүген,
Күңелләрнең иләс бер мәле.
1 а.б. Хәзер чыгарылыш класс укучыларын котлау өчен сүзне мәктәп директоры Илшат Рафисовичка бирәбез.
Директор чыгышы.
2.аб. Әле кайчан гына Сез беренче сыйныфка укырга кергән идегез. Әйе, ул вакытта барысы да сезнең өчен беренче иде: беренче укытучы, беренче кыңгырау, беренче хәрефләр, беренче бишлеләр. Белем иленә сәяхәтне сез тәүге укытучыгыз- Фидания Әхияровна белән башладыгыз. Хөрмәтле мөгаллимәбезнең дә укучыларына әйтер сүзләре бардыр, сүзне аңа бирәбез. Рәхим итегез!
(Фидания Әхияровна сөйли.)
“Мәктәп-ул ямьле” кызлар җырлый.
1 а.б. 5 класстан алып 9 класска чаклы класс җитәкчегез булган Фәнисә Фәрвәзетдиновнаның да сезгә җиткерәсе теләкләре бик күп.
Класс җитәкчесе чыгышы.
2 аб. Бүген монда сезнең өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыгызны күзәтеп, ялгышларыгыздан саклаучы тәрбияче апаларыгыз Клара Әхмадулловна һәм Светлана Николаевна да бар. Мәктәп елларында алар сезгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та була белде. Хәзер сүзне аларга бирәбез.
Тәрбиячеләр чыгышы
1 а.б. Ә хәзер сүзне чыгарылыш класс укучыларының үзләренә бирик.
Жыр: “Детство” 9 класс
Чулпан. Саубуллашыр вакыт җитте менә,
Дәреслегем, язу дәфтәрем,
Парталарым, класс бүлмәләрем,
Укытучым, сөйгән мәктәбем.
Айнур.Кире кайтмас өчен үтте инде
Балачагым, үсмер елларым,
Беренчедән тугызынчыга хәтле
Үткәрдек күк бер ел нибары.
Бүгенгедәй күз алдымда тора
Очар коштай йөргән чакларым.
Сумка тотып, “сабак укырга” дип,
Борма сукмак буйлап атлавым...
Эльвир. Пришла пора проститься с школьной партой, Доской, учебником и классом дорогим. Мы признаёмся вам, что нам немного больно, Оставить дом, что стал для нас родным. Вот и все. И пора нам со школой расстаться. Кто-то должен уйти, а кому-то придется остаться. И где б ни были мы и куда б нас судьба ни бросала, Все хорошее в нас в нашей школе имело начало!
Лариса..Девять лет быстро так пролетели Между первым и этим звонком. Сделать многое мы не успели, Ты прости и прощай школьный дом.
Н. Раушан, С.Алсу шигырь сөйли.
Ш. Эльвина. Укытучым минем , сунмәс назым,
Якты язым-балачакларым,
Мин гомергә, әнкәм белән бергә,
Күңелемдә Сезне саклармын.
Айнур.Тормышымның тәүге сукмагында
Шат елмаеп каршы алдыгыз,
Канат куеп якты хыялларга,
Олы юлга озатып калдыгыз.
Алисә. Чәчәк бәйләмнәре кулыбызда-
Сезне котлыйк ихлас күңелдән.
Гөлләребез, Сезгә-укытучылар һәм тәрбиячеләр
Бүләк булсын йөрәк түреннән.
“Сез иң, гүзәл кеше икәнсез”. – җыры яңгырый.(Фонограмма)
Гөлләр бүләк итү.
1 аб.: Әнкәй кулларына сыенып үстем,
Күңелемнең тоеп аклыгын.
Васыять итеп алдым юлларыма
Сабырлыгын аның сафлыгын.
2 аб. Егетләр -кызлар! Хәзер әйтеләчәк сүзләрнең әти-әниләрегезгә, туган йортыгызга багышланачагын күңелегез сизәдер, мөгаен. Әти-әниләргә бүген бик ямансу. Сез әти-әни өчен бар матурлардан матуррак, кыйммәтледән-кыйммәтрәк, үз җаннарыннан да газизрәк. Хәзер сүзне әти-әниләргә бирәбез. Рәхим итегез!
Әти-әниләр чыгышы
“Балаларга фатиха”җыры яңгырый ( фонограммада)
1 а. б Бүген чыгарылыш класс укучылары 9 ел буена тәмледән-тәмле ризыклар ашатучы, ачык йөзле повар апаларына, чисталыкны тәэмин һәм таләп итүче техничка апаларына, кыш буе суыкта туңып утырмасыннар, мәктәп җылы булсын дип үзләренең тәмле йокыларын бүлеп хезмәт итүче оператор абыйларына чын күңелдән чыккан иң җылы, зур рәхмәтләрен җиткерәләр. Кылган изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын.
Җ. Инсаф.
1. Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә
Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн
Яңалыклар тулы дәрескә.
Җ. Илдар
2.Үтте бик күп айлар, үтте еллар.
Күз алдында үсеп җиттегез.
Белем үрләренә омтылдыгыз
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
Х. Айнур
3. Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, куаныч, изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
2 а.б . Хәзер чыгарылыш класс укучыларын кечкенәләр котлый.
К. Алинә
4.Безгә карагачСезгә бик кызыктыр
Без бик кечкенә
Ә сез нинди зур
Я. Равил
6. Бакчаларда шомырт,сиреньнәр-
Күпме чәчәкләрнең төрләре.
Сезне көтә,абый-апалар,төрле
Юллар,тормыш үрләре.
П. Алена
7. Тик сез берүк китәбез дип
Ямансулап тормагыз
Без бит хәзер зурлар булдык
Сезгә алмаш булабыз.
К.Алия
8. Уңышлар юлдаш булсыннар
Барасы юлыгызда;
Бәхетле тормыш ачкычы
Сезнең үз кулыгызда.
Я. Рамил
9.Сау булыгыз , абыйлар,
Сау булыгыз,апалар.
Сезнең арттан куып җитәрбез
Тик салыгыз безгә ак юллар!
Җыр Мигманова Алина.”А детство уходит”
2 а.б. Безнең бәйрәмгә кунаклар да килде . Алар:(кунаклар белән таныштырыла)
Хәзер сүзне кунакларга бирәбез.
Кунаклар чыгышы
С. Алсу. И мәктәбем, күңел җырым аша ,
Җитсен сиңа олы рәхмәтем.
Мин һаман да укучысы әле,
Тормыш дигән олы мәктәпнең.
Айнур. Сау булыгыз, мәктәп елларыбыз,
Таралабыз төрле якларга.
Аерылганда бергә сүз бирәбез
Гел биеккә, үргә атларга.
Чулпан.Зур юлларга озатып кала
Мәктәп кыңгыраулары.
Еллар аша озатып барыр
Соңгы яңгыраулары.
Кынгырау чылтыратып әйләнү. “Кыңгыраулы мәктәп еллары”җыры фонограммада
2 а.б. Тугыз ел буе сезне, мәктәп,
Үстерде сөеп.
Үз күрде һәр укытучы
Баласы кебек.
Хушлаша бүген күңелләр,
Бер сүзне кабатлый телләр:
Бергә: Йөз рәхмәт,
Мең рәхмәт, и туган мәктәп!
Чыгарылыш класс укучылары вальс бии. “Саубуллашу вальсы” кце астында.
1 аб.: Бүген мәктәптә - соңгы кыңгырау, ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Алган белемнәрегез сезне һәрчак әйдәп торсын!
2 аб.: Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
1 аб.: Ашыгабыз һаман ашыгабыз
Ни көткәнен белми һичкем дә -
Сезнең юллар вакыт кулында гел,
Сезнең юллар язмыш иркендә
“Сау бул, мәктәп!” җыры фонограммада
2 а б. Бәйрәмебез шушының белән тәмам . Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!.