Интонация темасына татар теленн?н д?рес эшк?ртм?се.


Предмет: Татар телеСыйныф: 5
Тема: Интонация һәм аның төп өлешләре (фраза басымы, пауза, логик басым, тойгы басымы, сөйләм көе).
Максат:
1.Интонация һәм аның төп өлешләре (фраза басымы, пауза, логик басым, тойгы басымы, сөйләм көе) турында төшенчә бирү.
2.Төрле жанрдагы текстларны сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен үстерү.
3.Татар теле дәресләрендә туган телнең бөеклеген күрсәтү һәм аңа мәхәббәт уяту. Якташ язучыларыбыз иҗатына кызыксыну уяту.
Җиһазлау: дәреслек- Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Т.М.Гайфуллина., компьютер, презентация.
Дәрес тибы: яңа материалны өйрәтү дәресе.
Дәрес методы:әңгәмә
Кулланылган структура: ФО БОКС СИНЕКТИКС, СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛ.
Дәрес барышы:
1.Оештыру.
1.Исәнләшү.
Уңай психологик халәт тудыру.
Исәнмесез, хәерле көн укучылар!
Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар,
Белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр.
Укучылар, мин сезне белем дәрьясында гизәргә чакырам.
Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмайыйк та, дәресебезнең күңелле, мавыктыргыч үтүен телик.
Укучыларның фикерләрен дәрескә әзерлеккә туплау.
2.Дежур укучы рапорты.
-Дежур укучыны тыңлыйм.
-Бүген 12нче декабрь, җомга көн. Класста мин, ............................................. дежур торам. Класста барыбыз да бар
2. Актуальләштерү.
Укучы чыгышы. М.Әхмәтҗанов шигырен сәнгатле уку.
Туган телгә өйрәттек.
Безнең авылга шәһәрдән
Кайтты бер кылтык малай.
Урысча гына сөйләшә,
Бер дә сер бирми алай.
Без дә төшеп калган түгел:
Урысчаны аңлыйбыз.
Тик “телеңне белмибез” дип
Шаяртабыз, алдыйбыз.
Җәй эчендә Айратыбыз
Урысчаны ташлады.
Безнең белән туган телдә
Сөйләшә дә башлады.
Кылтыклыгы да югалды,
Эрелеге дә бетте.
Шулай итеп, безнең авыл
Аны чын кеше итте.
Укучылар, шигырь нәрсә турында иде?
-Туган тел турында. Туган телнең кешене чын кеше итүе турында.
Укучылар , Гөлшат шигырне ничек сөйләде?
Көтелгән җавап:
-Матур итеп сөйләде.
-Сәнгатьле итеп сөйләде.
- Сүзләргә басымны дөрес ясады.
Әйе, балалар, Гөлшат сүзләргә дөрес басым ясап сөйләде. Ә нәрсә соң ул басым?
3. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.
Сүз басымы дип нәрсәгә әйтәләр.
Көтелгән җавап:
-Күп иҗекле сүзләрдә иҗекләр бертөрле әйтелмиләр. Аларның берсе, башкаларыннан аерылып, көчлерәк әйтелә. Бу күренеш басым дип атала
Шигырьгә карыйк әле, балалар. ШӘҺӘРДӘН сүзендә басым кайсы иҗеккә төште? Дөрес, соңгы иҗеккә төште. Ә ни өчен соң ул соңгы иҗеккә төште?
Чөнки татар телендә басым соңгы иҗеккә төшә.
АҢЛЫЙБЫЗ сүзендә басым кайсы иҗеккә төшә?
-Басым 2 нче иҗеккә төшә. Ә ни өчен икенче иҗеккә төшә? Нигә соңгы иҗеккә түгел?
- Чөнки хәзерге заман хикәя фигыльләрдә басым зат- сан кушымчасы алдына төшә.
1.Нәрсә ул иҗек?
Көтелгән җавап:
-Сөйләм барышында сүз иҗекләргә таркала. Иҗек-әйтелешнең иң кечкенә кисәге. Һәр иҗек бер сузык авазга нигезләнә.
ШӘҺӘРДӘН сүзен иҗекләргә аерып карыйк әле. Беренче ШӘ- иҗеге нинди иҗек?
-Дөрес, ачык иҗек.
-ҺӘР-,-ДӘН иҗеге нинди иҗек?
-Дөрес, ябык иҗек.
-Балалар, сез Гөлшатны матур сөйләде, басым ясап сөйләде дип әйттегез.
-Тагын нинди үзенчәлекләр күрдегез?
-Әйе, балалар, Гөлшат сөйләгәндә аның тавышы бер төрле генә хәрәкәт итмәде. Кайбер урыннарда ул тавышын күтәреп, ә кайбер урыннарда күтәреп җибәрде. Аерым урыннарда сүзләрне көчлерәк, я көчсезрәк, я сузыбрак, я тиз генә итеп әйтте. Сөйләгәндә, тавышның төрлечә хәрәкәт итүен ИНТОНАЦИЯ диләр. Фәнни телдә әйткәндә Гөлшат шигырне ничек итеп сөйләде?
-Әйе, ул шигырне интонацияле сөйләде.
Шигырь юллары проекторда яктыртыла
Гөлшатның интонация белән укыган шигырендә без басымның мәгънә ягыннан бәйләнгән берничә сүзгә төшүен күрдек. Андый басым- фраза басымы дип атала.
-Гөлшат шигырне укыганда тукталган кебек урыннар булдымы, яисә ул бер дә туктап тормый гына сөйләдеме?
-Кайсы урыннарда моны күзәттегез?
Дөрес,фраза басымына тупланган сүзләр үзара пауза белән аерылалар.
Пауза дип сөйләм барышында вакытлыча тукталыш ясауны әйтәләр.Фраза басымына тупланган сүзләрдән тыш, эндәш һәм кереш сүзләр, тиңдәш кисәкләр, аерым җөмләләр пауза белән аерылалар.
Логик басым дип мәгънәсе буенча иң әһәмиятле сүзгә төшә торган басымны атыйлар. Ул еш кына хәбәргә төшә. Башка кисәккә төшсә, ул кисәк хәбәр алдыннан янәшә куела.
Әй, матур да сөйләде соң, Гөлшат! Монда басым кайсы сүзгә төшә?. Дөрес, көчле тойгы белән әйтелгән сүзгә төшә. Мондый басым- Тойгы басымы дип атала
Тойгы басымы- көчле тойгы белән әйтелгән җөмләләрдәге аерым сүзләргә төшә торган басым. Балалар, игътибар итсәгез, Гөлшат сөйләгәндә үзенчәлекле бер як бар иде. Ул шигырьне ничек итеп сөйләде? Көйләп сөйләде. Әйе балалар, ул сөйләгәндә тавышын үзгәртеп сөйләде.
Сөйләм көе дип җөмләләрне әйтү максаты буенча төрләрен, сөйләм эчтәлегенә мөнәсәбәтен белдерә торган тавыш үзгәрешен атыйлар. Беренче җөмләдә Гөлшат тулы интонация белән сөйләде. Ул җөмләдә башта тавышын түбәннән башлады, югарыга җиткәч, түбәнгә төште.
Бу сөйләм төре- Тулы интонация дип атала.
Гөлшат шигырен матур сөйләдеме? Җөмләсендә без күтәрелүче интонацияне күзәттек.
1.Тулы интонация, ягъни күтәрелү өлеше, югары ноктасы һәм төшү өлеше булган интонация
2.Күтәрелүче интонация, ягъни тавыш күтәрелеп, югары ноктада туктап кала торган интонация.
3.Төшүче интонация, ягъни югары ноктадан башланып, түбәнгә төшеп баручы интонация.
Көенә карап:
* хәбәр итү интонациясе;
* санау интонациясе;
* каршылык интонациясе;
* көттерү интонациясе;
* аныклау интонациясе дигән төрләрен дә бүлеп чыгалар.
Дәфтәрдә эш.
Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге число, теманы язабыз. Китаптан 59 бит, 109 нчы күнегүнең 1, 2, бүлеген дәфтәрләргә күчереп язабыз.
1.Еллар үтәр, бәлки берзаман шушы нәни кызчык зур музыкант яки биюче булыр, бәлки аңа дөнья кул чабар. 2. Карабаш авылы янында Зәй елгасының уң як яры буйлап таулар тезелгән.
Өй эше бирү.
Мәҗбүри өй эше карточкалар буенча эш.
Әдәби әсәрләрдән хәбәр итү, санау, каршы кую, көттерү, аныклау интонациясе кергән җөмләләр язып килергә.
Кыш турында шигырь язып килергә.
Ныгыту.
ФО БОКС СИНЕКТИКС структурасын куллану.
Балалар, мин сезгә битләр бирәм. Бу битләр гади түгел, монда сезгә тиз генә рәсем ясарга кирәк булачак. Ясаган предметыгызның берсе хәрәкәт итә торган булырга тиеш.
Бу битләр чиратлап һәрберегездә дә булып чыгарга тиеш. Сез анда үз фикерегезне язасыз.
Җөмләләрне уку.