Праздник семьи (на татарском языке)


Гаилә бәйрәме.
Хәерле көн хөрмәтле кунаклар! Бүген без бергәләшеп ял кичәсенә гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә ул тормышның нигезе. Әти – әни аның тоткасы булса, балалар аның көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер – береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Гаилә ул җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Барлык донья мәшәкатьләрен читкә куеп, бүген без “Әти – әни – мин – тату гаилә!” дип исемләнгән бәйрәмгә җыелдык.
Нинди соң ул нык, тату гаилә? Әйдәгез шундый гаиләләр белән танышып китик.
(Призентация карау)
Шушы гаиләләрнең һәркайсын үрнәк гаилә дип әйтәсе килә.
1 бала: Илзирә
Бакчабызда – ыгы – зыгы,
Күп кунаклар килгәннәр.
Бездә бәйрәм буласын
 Әллә кайдан белгәннәр
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә.
Нигә кояш көлеп карый –
Беләбез һәммәбез дә.
Бүген - гаилә бәйрәме,
Бүген бездә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Без бәйрәмнәр яратабыз,
Бәйрәм көннәр еш булсын.
Әти – әни һәм кунаклар
Безгә гел килеп торсын.
Барысы бергә.
Бәйрәмнәр булып торсын!
Бәйрәмнәр гөрләп торсын!
Җыр: «Солдатта булган диләр”
2 бала: Динара
Мин бәхетле гаиләм белән,
Яшимен әти-әнием белән!
Татулык – гаиләбез нигезе!
Әби-бабам – иң кадерле кеше!
Мин бәхетле гаиләм белән,
Яшимен туганнарым белән!
Нәселебез дәвамчысы – мин, беләм,
Горурланам гаиләм белән!
Җыр: “Өч кыз”
 
3 бала: Камилә
Дөньяларда яшәү рәхәт,
Туганнар бергә булса;
Гаилә учагы hәрвакыт
Безне җылытып торса.
Тормыш җиңел бергәләшеп,
Тату торганда.
Янәшәдә әти белән
Әни булганда!
Бию: “Ромашкалар”
4 бала: Зилә Д
Әти, әни hәм дә мин –
Безнең тату гаилә.
Ямьле дөнья, рәхәт яшәү
Дуслыкта бөтен хәйлә.
Олы бәхет – рәхәтләнеп
Яшәүләре гел бергә.
Аллаһ насыйп итсен безгә
Шатланышып яшәргә!
Алып баручы: Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керә
       белүче дә, шатлыгын уртаклаша белүче дә кеше - әни .
Әни---дөньяда иң якын, иң изге кеше ул. Әниләрдәге кебек мәрхәмәтлелекне, үз – үзен кызганмыйча кайгыртучанлылыкны, гадилекне тагын кемдә күрә алабыз?
5 бала: Риназ
Кая барма,шунда әнкәй йөзе,
 Кая барсам әнкәй күңелдә
 Әни генә шулай синең өчен
 Җанын биреп йөри гомергә.
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
 Аларгадыр бөтен авырлык Әнкәйләргә күктә йолдызлардан Я кояштан һәйкәл салырлык.
        Җан җылысын тоя күңелебез
        Әнкәй көчен тоя кулыбыз        Үпкәләмәсеннәр әнкәйләргә
        Гел изгелек кенә кылыгыз.
6 бала: Кәримә
Юриме әллә чынлапмы, минем әни турында    
Сөйли бөтен иптәшләре,--ут уйната кулында.
Сыйпап та караганым бар, аның җылы кулларынТик аларны күргәнем юк ут уйнатып торганын.
Бәхәсләшеп тормыйм инде,зурлар яхшы беләдер,
Өлкәннәр аның кулында ут уйнавын күргәндер.
Җыр: “Рәхмәт әнием”
Алып баручы:  Әйе, әниләрнең йомшак куллары, ягымлы, тәмле сүзләре балага юлдаш була. Әни-әнкәй сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә ул һәркемгә якын, изге сүз.
Әниләр кебек үк сезне яратучы әтиләребез дә бар бит әле.Алар сезне кечкенә вакытта уйнатканнар, кирәк вакытта ашатканнар, иркәләгәннәр матур ягымлы сүзләр әйткәннәр. Алар иң көчле, иң әйбәт һәм иң батырлар. Алар безнең яклаучыларыбыз да, саклаучыларыбыз да.Безнең яраткан һәм зур хөрмәткә лаеклы әтиләребез! Без шундый әтиләребез белән горурланабыз.
7 бала:     Рәзил    
Әтием белән икәү, без гел бергә йөрибез,
Бергә утын кисәбез, бергә карлар көрибез.
Әгәр барсак урманга, бергә җырлап алабыз      
Яшерелгән гөмбәне икәү эзләп табабыз.
Язлар җиткәч балыка, таң аткач ук барабыз
Тота алмасак әллә дип сатып кына алабыз.
Бергә ишкәк ишәбез, бергә кәрзин үрәбез
Бик күңелле яшибез, менә шуңа күрә без.
8 бала: Максим
Әти чигүче дә түгел, балта остасы гынаГаҗәпләнеп туя алмыйм, аның осталыгына.    
Ул ясаган тәрәзәләр булмаса да бик зурданАннан олы кояш чыга--өй эче балкый нурдан.
Балта белән юнган диеп әйтәләр начар эшкә
Аның эшен күреп кеше болай сөйләмәс һичтә.
Кешеләр туңмасын дип бураннарда, җилләрдә
Җан җылысы тула бит ул, үзе салган өйләргә.
9 бала: Камил
Әтигә йомышы төшмәгән кеше юк
Аның бит кулыннан килмәгән эше юк.
 Бура да бурый ул, чыгара белә мич Терлекче, игенче, гармунчы, итекче,
 Комбайнчы, шофёр, кирәксә була ич.
 Кемгәдер булышсам, эшләсәм игелек,
 Әйтәләр: «Гел инде әтисе бу егет».
 Әйтәләр ихластан, мин моңа ышанам Әти бит үзе дә гел миңа ошаган.
Җыр: “Әтиебез”
Алып баручы: Әле безнең зур ихтирамга , олы хөрмәткә лаек булган әби-бабаларыбыз да бар бит. Әбиләребез җылы оекбашлар, тәмле ашлар, матур гөлләр үстерәләр, ә бабайларыбыз үзләренең төпле киңәшләре белән һәрчак ярдәм итеп торалар.
10 бала: Адилә
И, рәхәттә соң кунакта бабай белән әбидә
Китәсе килми бер килгәч, кайтасы килми өйгә;
Әйтеп карыйм әле бүген әти белән әнигә:
Бүләк итсеннәр алар мине бабай белән әбигә.
Бабай белән әбигә дә күңелле булыр иде.
Алар миңа конфет кына ашатып торыр иде.
Бабай белән икәү бергә балыкка йөрер идек,
Әби көн дә тәмле ашлар, коймак пешерер иде.
Бераз үскәч мин аларга ярдәм итешер идем,
Җиләкләргә, чәчәкләргә сулар сибешер идем.
Әти белән әнине мин сагынмас идем бер дә.
Бик сагынсалар үзләре килер иде күрергә.
Күндерер идем мин моңа бабай белән әбине.
Ничек ризалаштырырга әти белән әнине.
Бию: “Балалайка”

11 бала: Зилә Ш
Кадерле әти – әниләребез, әби - бабаларыбыз
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык һәм куаныч,
  Зур бәхетләр!
Юлдаш булсын сезгә гомергә!
Гомер юлларыгыз озын булсын,
  Тигез тормыш аны бизәсен!
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен!
  Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
    Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньдагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын сезгә әйтәсе.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
  Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен!
Җыр: “Ярый әле сез бар”
Алып баручы. Әйдәгез әле бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчик. Өстәлләр артына гаиләләребезне чакырыйк.
Бәйрәмнәр бик күп. Ә гаилә бәйрәменең иң тәүгесе кайсы икән? (Туй көне.) Әйе, бер – берсен яраткан яшь егет белән кыз никахлашып, гаилә корып җибәрә. Гаилә нык, имин булсын өчен аның үз законнары, кануннары барлыкка килә. Алар үзләре дә сизмәстән шушы кануннар нигезендә яши башлый. Ул кануннарны без гаиләнең девизы дип атадык. Кайсы гаилә нинди девиз нигезендә яши икән?
I конкурс.  “Гаилә девизы”
Һәр гаилә үз девизын әйтә, мәсәлән:
1.“Картайганчы, тигезлектә
 Бергә тормыш көтәргә.
Кайгыны да, шатлыкны да
Һәрчак уртак итәргә!”
2.“Алдашмаска, адашмаска,
Авырлыкта – ташлашмаска!” һ. б.
 Алып баручы:  - Әйе, шундый девизларга таянып яшәгән гаиләләр чынлап та күркәм була. Ә инде дөньяга  уртак бала тугач, бу гаилә тагын да матурланып, тулыланып китә. Сабый дөньяга аваз салганчы ук, әти – әнисе аңа исем сайлый. Һәр исем нинди дә булса бер мәгьнәгә ия. Безнең гаиләләр балаларының исемнәре нәрсә аңлатканын белә микән?
II конкурс.  “Балагызның исеме нәрсәне аңлата?” (Һәр гаилә үз баласы исеменең мәгънәсен аңлата, мәсәлән: Булат – корыч кебек нык, таза, Камил – тулы, бөтен. Һ.б.)
Алып баручы: -Бала тугач та гаиләнең иң кадерле кешесенә әйләнә, ул гаиләне тагын да ныгыта, дуслаштыра. Әти кеше, ир – ат буларак, бала тугач бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырыша. Кайсы әти күбрәк булышты икән? Сынап карыйк әле!
III конкурс.  “Кайсы әти баланы тизрәк биләүләп әнисенә тапшыра”.
( Әтиләргә курчаклар һәм биләүлекләр бирелә. Алар курчакны тиз генә төреп әниләргә тапшыра.)
Алып баручы: -Ә  хәзер чират әниләргә җитте. Бар йөрәкнең җылысын, назын алар бишек җырларына салган. Әниләребез балаларына нинди бишек җырларын җырлады икән?
IV конкурс.  “ Бишек җырлары”. ( Һәр ана баласына җырлаган бишек җырын башкара.)
Алып баручы: -Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуның берсе турында әйтәм:
Кайвакыт ул мамык төсле йомшак,
Кайвакытта корычтай ул каты.
Кайчагында була баллы, татлы,
Ә кайчагында әремнән дә әче.
Бу нәрсә?
-Әйе, тел. Тел – ананың балага биргән иң кадерле бүләге. Ә сез гаиләдә матур итеп сөйләшә, бер – берегезгә тәмле сүзләр әйтә беләсезме икән, сынап карыйк әле!
V конкурс.  “ Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?” (Һәр гаилә чиратлап матур сүзләр әйтә, мәсәлән: 1 нче гаилә: “Матурым” , - ди. 2 нчесе – “Акыллым”. 3 нчесе “Йомшагым”, ди. Ахыргы гаилә матур сүз әйткәннән соң, 1 нче гаилә һәм башка гаиләләр уенны дәвам итәләр. Сүз таба алмыйча туктап калган гаилә уеннан “төшеп кала”.)
Алып баручы: -Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да, финанс министры да бар. Сезнең гаиләдә кем баш? Ни өчен шулай ? Гаиләдә акчаны кем саный? Кем күбрәк  “туздыра”?
VI конкурс. “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?” (Идәнгә вак акчалар сибелә. Әтиләр – җыя, балалары – ташып тора, әниләре – саный.)
Алып баручы: -Барыбыз да беләбез, бала үскәндә акчаның күпмедер өлеше уенчыклар алуга тотыла. Әти – әниләр балаларына нинди уенчык кирәк икәнен беләме?
VII конкурс.  “ Күз бәйләп кем тизрәк уенчык сайлый?” ( Һәр әни, күзләрен бәйләп, “Уенчыклар кибете”ннән баласы әйткән уенчыкны капшап таба һәм аңа тапшыра.)
Алып баручы: -Уенчыклар белән уйнап бала үсә, бакчага йөри, ә кичләрен гаилә әгъзалары бергәләп ял итәләр, күңел ачалар. Кайсы гаилә ничек ял итә соң?
VIII конкурс. “ Гаиләләрнең концерт номерлары” ( Һәр гаилә үз талантын күрсәтә.)
IX конкурс. “Сез балагызны яхшы беләсезме?”
Алдан ук балаларыгызга сораулар бирелгән иде:
Әниеңнең сине яратып әйтә торган сүзе нинди?
Якын дустыңның исеме?
Яраткан ашамлыгың?
Киләчәктә кем булырга телисең?
Яраткан төсең?
Яраткан шөгелең?
Аларның җаваплары менә шушы битләрдә теркәлделәр.
Ә хәзер мин сезгә сораулар бирәм, ә сез алдыгыздагы битләргә җавапларын язып барыгыз.
Балагызга яратып әйтә торган сүзегез?
Балагызның якын дустының исеме ничек?
Балагызның яраткан ашамлыгы?
Балагыз киләчәктә кем булырга тели?
Балагызның яраткан төсе?
Балагызның яраткан шөгыле?
Ә хәзер җавапларны чагыштырабыз.
X конкурс.
Гармунчылар керегез
Бер көй уйнап бирегез.
Бүген гаилә бәйрәме
Ут чыгарып биибез.
Магнитофон язмасына яздырылган көйләрне танып, шул биюне башкарырга тиеш буласыз. Командалар үз түгәрәкләрегезне ясап басыгыз. Барыгызда биисез.
-Ә хәзер, сүзне хөкемдарларга бирик.
   Нәтиҗәләр ясалганнан соң, гаиләләргә “Иң зыялы гаилә”, “Иң  күркәм  гаилә”,“Иң тырыш гаилә”, “Иң тату гаилә”һ.б.
Алып баручы: Рәхмәт сезгә. Балаларыбыз тигез гайләдә, сәламәт булып үссеннәр, ә безгә картайган көнебездә алар янәшәсендә булырга язсын. Һәр ата-ананың да изге теләге кабул булсын. Бер-беребезгә ягымлы булыйк, матур сүзләр генә әйтешеп яшик. Монда кабынган елмаю йортларыгызда да дәвам итсен.