Внеклассное мероприятие. С?мбел? б?йр?ме.
Сөмбелә бәйрәме
Алып баручы: Хәерле көн! Исәнмесез! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе – "Сөмбелә" бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә - ул "башак" дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны да Сөмбелә дигәннәр.
(Залга Сөмбелә булып киенгән кыз керә, кулында түгәрәк икмәк)
Алып баручы: Зифа буйлы, җитен чәчле,
Зәңгәр күзле бу кызның
Исемнәре ничек икән,
Әйтегезче кем белә?
Балалар: Сөм-бе-лә!
Сөмбелә: Исәнмесез, дусларым!
Мин - Сөмбелә, килдем сезгә.
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда .
1: Кеше белән гел янәшә икмәк, (Б.Раиль)
Кырда, юлда, табын янында.
Иң беренче өйгә икмәк керә
Яңа йортка күчкән чагында
2: Һәммәбездән өлкәнрәктер ул, (Әдилә)
Яшәсәк тә җирдә нихәтле,
Шуңа хөрмәтледер исеме аның,
Шуңа газиз, шуңа хикмәтле.
3: Бардыр анда картлар олылыгы (Алберт)
Һәм ирләрнең сынмас ныклыгы
Садәлеге бардыр сабыйларның,
Әниләрнең күңел аклыгы.
4: Көзнең иң олы бүләге – Зәрринә
Икмәк тора табында.
Тормышыбыз ямьле булыр,
Икмәк булган чагында.
5 Яшәү чыганагы – кояш нурын, (Нияз)
Җир җылысын саклап үзендә,
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә.
6: Юмарт синең җирең, Татарстан, (Рөстәм)
Шуңа татлы, ахры икмәгең!
Баһадирлар сиңа җан өргәндер,
Мондый уңыш тумый тикмәгә.
7: Гәрәбәдәй булып үсте иген,
Түгелгән тир бушка китмәде.
Игенченең батыр хезмәт бу - ,
Күпереп пешкән арыш икмәге.
(Сөмбелә килгән кунакларның берсенә икмәк тапшыра)
Балалар: Рәхмәт сиңа, Сөмбелә!
Алып баручы: Алтын көз кунакка килгән,
Сары күлмәген кигән.
Елмаеп карый безгә,
Җырлап алыйк соң бергә.
Сөмбелә: Аһ-һай, дусларым! Быел уңыш бигрәк мул булды! Ул кишер, помидор, чөгендер! Үзләре шундый эре! Күрдегезме, уңыш ничек күп! (Өстәл янына, балалар ясаган күргәзмә янына килеп күрсәтә)
А.б.Кәрзин тулы алмалар,
Помидор һәм кыярлар,
Кәбестә, кишер, суган,
Алтын көз безнең уңган.
Алып баручы: Дуслар! Бүген безгә кунаклар килгән. Алар серле кунаклар. Ни турында сөйли алар, әйдәгез, бергәләп тыңлап карыйк әле
Кыяр: Хәерле көн, дусларым! Нияз
Кәефем минем бик яхшы,
Уңышлар бик мул булды.
Хуҗам бик тырыш бала,
Түтәле дымлы булды,
Гел утап кына торды.
Помидор: Хуҗабикәнең кызы Сөмбел
Бик тырыш бала булды.
Су сипте, чүп утады,
Шуңа уңыш күп булды.
Бу мәктәптә укыйдыр, дип,
Рәхмәт әйтергә килдем.
Уңган, тырыш, тәртипле дип,
Һәр җирдә сөйләп йөрдем.
Суган: Исәнмесез, дусларым! Зәрринә
Миңа карагыз әле.
Мин матур һәм нинди зур!
Уңышым булды бик мул.
Җиләк: Исәнмесез, дускайлар! Рөстәм
Минем исемем – җиләк.
Хуҗам бик уңган бала –
Җыйды берничә чиләк.
Рәхмәт әйтим әле диеп,
Мәктәпкә килдем эзләп.
Кишер: Дусларым туктагыз! Рамазан
Ник кечкенә мин болай,
Ник үсмәдем соң буйга?
Шуңа мин бик вак булдым:
Хуҗам бик ялкау малай,
Утамады түтәлне,
Шуңа үсмәдем бугай.
Кәбестә: Исәнмесез, дусларым! Алберт
Зарланырга дип килдем.
Ялкау, эшлексез хуҗамны
Шәһәрдә эзләп йөрдем,
Чүп утамый, су сипми.
Кәчәнем бер дә үсми.
Сөмбелә: Бик начар бит безнең эшләр,
Нишлик инде, балалар?
Сезнең арада бармы соң
Андый ялкау малайлар?
Бала: Юк! Юк!
Безне һичкем хурламасын,
Мактап кына әйтсеннәр,
Барлык мәктәп балалары
Хезмәт сөеп үссеннәр.Алып баручы: Күрегезче, балалар,
Шалкан быел бик уңган,
Самавыр хәтле булган,
Кем чәчкән бу шалканны?
Балалар: Бабай утырткан аны!
("Зур шалкан" әкияте сәхнәләштерелә)
Алып баручы: Килә шаулы, алтын матур көзем,
Оча яфрак исә көзге җил.
Табигатең бигрәк сокландыргыч!
Хуш киләсең, көзем, әйдә кил!
Сөмбелә: Ямьле кояш, нурлар чәчеп
Елмаеп карый безгә.
Җанга якын бу җырны
Көз алып килгән безгә.
А.Б.Күңел ачыйк, әйдә дуслар
Бер биеп алыйк әле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Безнең “Сөмбелә” бәйрәме.
Сөмбелә: Бигрәк матур җырладыгыз,
Шигырләр сөйләдегез.
Барысы өчен рәхмәт сезгә.
Алдагы көннәрдә дә
Телим сезгә уңышлар.
Муллыкта, рәхәт тормышта
Яшәгез,әле дуслар!
Алып баручы: Бүгенгә без хушлашабыз,
Бәйрәмне тәмамлыйбыз,
Барыгызга да укуда
Зур уңышлар телибез