Укытучылар ?чен татар теленн?н ??н?ри тест сораулары ??м ?аваплары (морфология)


Морфология
Сүзнең морфемаларга дөрес бүленешен чагылдырган рәтне билгеләгез.
авыл- даш- лары –бызга;
авылдаш-лар-ы-быз-га;
авыл-даш-лар-ыбыз-га;
авылдаш-лар-ыбыз-га.
Татар телендә синтаксик ысул белән ясалган сүзләрнең иң продуктив төре булып ... санала.
тотрыклы сүзтезмәләр;
кушма сүзләр;
тезмә сүзләр;
парлы сүзләр.
Артык җавапны билгеләгез.
Татар телендә исемнәр ... була.
тамыр;
ясалма;
кушма;
катлаулы.
Синтаксик юл белән ясалган исемнәрдән генә торган рәтне билгеләгез.
ашлык, тимер ишек, бер көнне, Габбас мулла;
туңдырма, тугандаш, ташкүмер, кара җимеш;
күк чәчәк, каракош, алыш-биреш, икеюллык;
исәнлек-саулык, райбашкарма, КФУ, шарлавык.
... бер әйбернең икенче әйбергә яисә төшенчәгә булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтәләр.
саф сыйфатлар;
нисби сыйфатлар;
ясалма сыйфатлар;
асыл сыйфатлар.
Сыйфат ясагыч кушымчалардан торган рәтне билгеләгез.
–лык/-лек, -сыз/-сез, -гы/-ге, -кы/-ке, -чан/-чән;
–лы/-ле, -ма/-мә, -чы/-че, -ыш/-еш;
– даш/-дәш, -таш/-тәш, -к/-ак/-әк, -гыч/геч, -кыч/-кеч;
– ны/-не, -ым/-ем, -рак/-рәк, -сыл/-сел.
Бирелгән саннарның сан төркемчәсен билгеләгез:
Икедән бер, өчтән ике, бер бөтен биштән бер.
чама саны;
бүлем саны;
җыю саны;
микъдар саны.
Җөмләдә ия булып килгәндә ... саны исемләшә.
тәртип саны;
микъдар саны;
җыю саны;
бүлем саны.
Билгеләү алмашлыкларыннан торган рәтне билгеләгез.
теге, әнә, андый, шул;
һәркем, әллә ничек, һәммә, барча;
никтер, нидер, әллә кем, бернәрсә дә;
синеке, һичнәрсә, кем дә булса, алар.
... икенче бер фигыльгә ияреп килмәгәндә, теләк, үтенү, үкенү кебек мәгънәләрне белдерә.
теләк фигыль;
боерык фигыль;
шарт фигыль;
кире шарт фигыль.
Өченче төр хәл фигыльдән торган рәтне билгеләгез.
калгач, очрагач, ияргәч, сөйләгәч;
уйлый-уйлый, сөйләшә-сөйләшә, ала-ала, сыйлый-сыйлый;
караганчы, тыңлаганчы, күргәнче, танышканчы;
йөрүче, аңлаучы, сөйли торган, белә торган.
Бирелгән фигыльләрнең юнәлешен билгеләгез:
юыл, сайлан, башлан, киел, карал.
йөкләтү юнәлеше;
төшем юнәлеше;
кайтым юнәлеше;
уртаклык юнәлеше.
Татар телендә инфинитив, шарт, боерык һәм кайбер башка формалар иде ярдәмче фигыле белән бергә килсәләр... мәгънәсен белдерәләр.
хикәяләү;
эшнең үткәндә эшләнгән булу;
үтенү;
теләк.
Рәвеш ясауда катнаша торган кушымчалар күрсәтелгән рәтне билгеләгез.
– лан/-лән, -ай/-әй, -лаш/-ләш, -ык/-ек;
– маска/-мәскә,-у/-ү, -асы/-әсе, - мак/-мәк;
– р,-ар/-әр, - мас/-мәс, -п, -ып/-еп;–ча/-чә, -н/-ын/-ен, -лап/-ләп, -лай/-ләй.
Кисәкчәләр ... сүз төркеме булып торалар.
төрләндергеч;
бәйләгеч;
ярдәмлек;
модаль.

“..... кисәкчәләр сүзләр арасындыгы грамматик мөнәсәбәтләрне белдермиләр, ә сүзләргә модаль м ә г ъ н ә т ө с м е р е өстиләр. Шуңа күрә соңгы вакытта кисәкчәләр я р д ә м л е к сүз төркемнәре булган бәйлек һәм теркәгечләрдән аерып, м о д а л ь сүз төркеме буларак өйрәнелә башлады.” kitap.net.ru›hisamova1-13.php сайтыннан