Д?рес эшк?ртм?се Сыйфат (3,4 сыйныф)


Татар теле нән 3 һәм 4 сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен дәрес эшкәртмәсе (дәреслекнең авторлары - И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова )
Дәрес эшкәртмәсен төзеде – Ибраһимова Фәридә Фрас кызы
Тема: Сыйфат – сүз төркеме.
Максат: 1. Укучыларның сыйфат, аның нәрсә белдерүе, сораулары, предметның нинди билгесен белдерүе, асыл, нисби булуы белән таныштыру;
2. Укучыларның сөйләм телләрен үстерү, зат яки предметның төсен, тәмен, формасын, массасын, күләмен, холкын белдерү исәбенә укучыларның сүз байлыгын арттыру;
 3. Укучыларда белем алуга җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү.
Җиһазлау: Дәреслек, компьютер,мультимедия, презентация, карточкалар, тестлар, сүзләр язылган карточкалар, җиләк-җимеш муляжлары.
Дәрес барышы.
1.Оештыру йлеше. Психологик уңай халәт тудыру.
а) исәнләшү:
-Исәнмесез балалар! Матур үтсен көнегез!
Көләч булсын йөзегез! Булыгыз һәрчак әдәпле,
Отыгыз матур гадәтләр!
-Хәлләрегез, кәефләрегез ничек укучылыа? Бер-берегезгә хәерле көннәр теләп, дәресне башлыйк.
б) төркемнәргә бүленү, дәреснең кагыйдәләре белән таныштыру.
2. Матур язу.
а) Аааа аг ач ат га ча та
Агач яфрагы белән, кеше белеме белән матур.
ә) таныш сүз төркемнәрен билгеләү;
б) мәкальнең мәгънәсен аңлату;
в) морфологик тикшерү: (дәфтәрләрдә мөстәкыйль эшлләр, тактадан тикшерәләр)
Үсәр – хикәя фигыль, барлыкта, беренче төр киләчәк заман, III зат күплек санда.
Белемнәрне бәяләү.
3. Актуальләштерү.
а) конверттагы сүзләрне төркемнәргә аеру:
- Сез мәктәпкә ни өчен киләсез? (балаларның җавабы)
-Менә сез мәктәптә белем аласыз һәм көннән-көн белемегз арта һәм сез матураясыз, ә менә безнең агачны матурлау өчен нәрсә җитми? (балаларның җавабы).
-Агачларга яфрак үстерү өчен сезнең белемегез кирәк булыр. Агачлар гади түгел, белем иленнән, шуңа күрә дә аларның исемнәре дә үзенчәлекле: исем, фигыль, ? , өченче агачның исемен соңгарак белербез. Хәзер сез төркемнәрдә яфракларны өч төркемгә аерасыз – 1-исем, 2- фигыль, 3- төркемне бәлки үзегез белерсез. (Төркемнәрдә эшләү).
Агачларга сүзләрне укып беркетү. Төркемнәр дөреслеген тикшерә.
-Ни өчен “Исем” агачына бу сүзләрне беркттегез? Кайсы төркем исбатлый ала? (Исемнең кагыйдәсен искә төшерү)
Исем
предметны белдерә
кем? нәрсә?
ялгызлык, уртаклык
берлек, күплек санда
килеш белән төрләнә
ия
-Ни өчен “Фигыль” агачына бу сүзләрне беркттегез? Кайсы төркем исбатлый ала? (Фигыльнең кагыйдәсен искә төшерү)
Фигыль
эш-хәрәкәтне, хәлне
нишли? нишләде? Нишләячәк?
хикәя,боерык
барлыкта, юклыкта
зат-сан, заман
хәбәр
-Бәлки сез өченче агачның да исемен беләсездер? (укучыларның җавабы).
Белемнәрне бәяләү.
4. Дәреснең темасын Һәм максатын ачыклау.
-Димәк, бүгенге дәреснең темасы ....
-Сыйфат – сүз төркеме.
Сыйфат
билгене
нинди? кайсы?
-Ә нинди максат куярбыз?
- предметның нинди билгесен белдерүен ачыкларга, сөйләмдә танып, дөрес кулланырга, җөмләдәге ролен ачыклау.
5.Яңа тема өстендә эш.
а) Предметның билгеләрен ачыклау.
Укытучы предметлар күрсәтә, ә укучылар төркемнәрдә
билгеләрен язып баралар.
-тукыма – нинди? (кызыл - төс)
-конфет – нинди? (баллы – тәмне)
-хуш буй - нинди? (хуш исле - исне)
-линейка - нинди? (озын – озынлык-күләм)
-нинди көн - нинди? (кышкы - вакытны)
-курчак - нинди? (матур – тышкы сыйфат)
-куян - нинди? (куркак - холыкны)
-тәлинкә - нинди? (түгәрәк, яссы - форма)
ә) Схеманы тулыландыру:
Сыйфат
билгене
(төс, тәмне, исне, озынлык-күләм, вакытны,
тышкы сыйфат, холыкны, форма)
нинди? кайсы?
Белемнәрне бәяләү.
б) Агач яфракларына язылган сүзләрдән һәр төркем берәр җөмлә төзи һәм җөмләне тикшереп,сыйфатның кайсы сүзгә бәйләнеп килүен ачыклый.
Җәлил барган тирән
сугышчы сугышкан җитез
абый казый карт
кыр ата батыр
чокыр төзи түземле
мылтык көтәчәк кыю
Мәскәү кайта көчле
ана саклады сөйкемле
в) Нәтиҗә ясау.
Сыйфат
билгене
нинди? кайсы?
исемгә бәйләнеп килә
аергыч
г)Дәреслектән кагыйдә уку. Төркемнәрдә бер-берсенә сөйләү.
3 кл. – 6,8 бит
4кл. – 4бит
Белемнәрне бәяләү.
4.Физкульт минутка.
5.Теманы ныгыту.
а) Тиенгә тасвирлама бирү.
б) Текстны уку.
Вакытлар тиз уза. Әле качан гына җәй иде. Безнең тәрәзә каршында каен җилфердәп тора иде.
-Сезгә текст ошыймы? Аны тагыда тулырак, матурырак итеп буламы?
(укучыларның җавабы)
Вакытлар тиз уза. Әле качан гына ямь-яшел җәй иде. Безнең тәрәзә каршында зифа буйлы, ямь-яшел, бөдрә каен җилфердәп тора иде.
-Сыйфатлар кайсы сүзгә бәйләнеп килгән?
Белемнәрне бәяләү.
6. Мөстәкыйль эш.
- 3кл. 1нче күнегү, 4 кл. 2 нче күнегү – сыйфатларны үзләре белән бәйләнеп килгән сүзләр белән язып алу. (парларда тикшерү)
Белемнәрне бәяләү.
7.Рефлексив бәяләү.
а) Тест.
1. Сыйфат нәрсәне белдерә? э) предметның хәрәкәтен. ; ю) предметны; я) предметның билгесен..
2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? ф) нишли? нишләгән? х) нинди? кайсы?
ц) кем? нәрсә?
3. Сыйфат җөмләдә нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?
ц) фигыль;ч) сыйфат;ш) исем.
4. Сыйфатлар язылган рәтне билгелә.
щ) сугыш, көн, ана;
ы) тәмле, кыю, өлгер;
э) ата, бара, көрәшә.
Я Х
Ш
Ы
Белемнәрне бәяләү.
б) йомгаклау:
- Дәрестә алган белемнәрне сестимага слыйк әле:
Сыйфат
Билгене
(төс, тәмне, исне, озынлык-күләм, вакытны,
тышкы сыйфат, холыкны, форма)
нинди? кайсы?
исемгә бәйләнеп килә
аергыч
в) Билге кую. (үз бәя).
8. Өй эше.
3сыйныф – 6,8 бит – кагыйдә, 3күнегү – бирем буенча язарга.
4 сыйныф – 4 бит – кагыйдә, 4 күнегү - бирем буенча язарга.