М?кт?пк?ч? яшьт?ге балаларны уеннар ярд?менд? с?лам?тл?ндер?
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы
башкарма комитетының мәгариф бүлеге
“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны уеннар ярдәмендә сәламәтләндерү”
(мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбиячеләр өчен чыгыш)
Җәлил бистәсе әзерләде
7 нче балалар тәрбияче:
бакчасы «Ләйсән» Хасанова Э.З.
2015 ел
Сәламәтлек турында кайгырту — тәрбия эшенең гаять әһәмиятле өлеше.
Сәламәтлекнең нигезе, мәктәпкәчә яшьтә, балалар бакчасында салына.
Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү.
Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар.
Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар, бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенчедән, күп кенә уеннар эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына да уңай йогынты ясый.
Уеннар күптөрле: хәрәкәтле, аз хәрәкәтле, үстерешле, спорт уеннары, җырлы-биюле, дидактик, халык уеннары, бармак уеннары һ.б. Әлеге уеннар нәниләрнең төрле яктан үсүен тәэмин итә, иҗади мөмкинлекләрен, хыялларын баетуда, фикер активлыгын һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора.
Балалар татар халык уеннарын бик яратып уйныйлар.Халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар – хәрәкәтле уеннар.
Хәрәкәтле уеннарның әһәмияте - бала организмын ныгыту, аның хәрәкәтләрен үстерү. Хәрәкәт гәүдә торышын ныгыта, чыныктыра. Хәрәкәтле уеннар йөгерүле, сикерүле, ыргытулы һ. б. шундый төрләргә бүленәләр.Йөгерү, сикерү, үрмәләү, гәүдә тигезлеген саклау кебек хәрәкәтләргә нигезләнгән уеннар вакытында организмда барлыкка килгән төрле химик процесслар сулыш алуны, кан йөрешен, организмдагы матдәләр алмашын яхшырта. Алар үз чиратында сөякләр, мускуллар ныгуга ярдәм итә, буыннарның, бигрәк тә умыртка баганасының хәрәкәтчәнлеген арттыра.Хәрәкәтле уеннар балаларның физик үсешенә булыша,сәламәтлекләрен ныгыта, хәрәкәт координациясен яхшырта. Ана теле шөгыльләрендә без балалар белән “Күз бәйләш”,“Оясыз күке”, “Куян”, “Казлар-аккошлар”, “Җиз бүкән”, “Песи һәм тычкан” һ.б. хәрәкәтле уеннар уйныйбыз.Әлеге уеннар ярдәмендә безнең балалар тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсәләр. Хәрәкәтле уеннар физик активлык, җитезлек кебек физик сыйфатлар тәрбияләү белән беррәттән, сабыйларның игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә булышлык итә.
Хәрәкәтле уеннар арасында ярышка нигезләнгән, ярыш элементлары булган спорт уеннары билгеле бер урын алып тора. Безнең балалар бакчасында спорт уеннарының милли варианты буларак, җылы яз көннәрендә яисә җәй башында кече Сабантуй уеннары үткәрелә.
Сабантуй бәйрәмендә татар халкының гомер-гомергә уйналынып килгән милли уеннары - көрәш, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, агач кашыкка йомырка салып йөгерү, кашык белән су ташу, биеклеккә сикерү, тизлеккә йөгерү, ат чабышы,капчык сугыштыру кебек ярышлар оештырабыз. Спорт уеннары ярдәмендә балаларда җитезлек, өлгерлек , тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбиялибез.Балалар спорт уеннарын бик яратып уйныйлар.
Балалар аз хәрәкәтле уеннарны да ярата.
Аз хәрәкәтле уеннар балаларның игьтибарлылыгын, күзәтүчәнлеген, хәтерен, дикъкатен арттыруга, тапкырлыкларын үстерүгә, зиһеннәрен ныгытуга ярдәм итә.“Төймә салыш”, “Нәрсә яшерелде?”, “Очты-очты”, “Артта кем тора?” кебек аз хәрәкәтле уеннарны безнең балалар бик кызыксынып уйныйлар. Әлеге уеннар ярдәмендә балаларда сабырлык, түземлелек, кыюлык, гаделлек кебек әхлакый сыйфатлар да тәрбиялибез.
Ана теле һәм татар теле шөгыльләрендә, бәйрәм иртәләрендә, кичәләрдә җырлы-биюле уеннар уйныйбыз.
Җырлы-биюле уеннарның максаты - балаларда җыр һәм музыканың характерына туры китереп хәрәкәт итү күнекмәләре формалаштыру; халык авыз иҗаты әсәрләре белән кызыксыну һәм аларга карата мәхәббәт тәрбияләү. Уен вакытында балалар көйгә карап хәрәкәтләнәләр, дәртләнепҗырлыйлар, бииләр. Без балалар белән “Түбәтәй”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Шүрәле”,“Су анасы”, “Ак калач”һ.б. шундый җырлы-биюле уеннарны уйныйбыз.Татар теле шөгыльләрендә рус балалары “Әйдәгез, биибез”, “Бар матур бакча”
уеннарын уйнарга яраталар.
Психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак бармак уеннарының да әһәмияте зур.
Бармак уеннары баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы. Балаларның бармакларын ныгыту өчен без бармак уеннарын оештырабыз. “Ялкау бармак”, “Йозак”, “Кар әвәләү”, “Кошларны сыйлау”һ.б. бармак уеннарыбаланың бармак хәрәкәтләре үсешенә ярдәм итә.Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора.Бармакларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча системалы эшләү сөйләм телен генә үстереп калмый, ә баш миенең эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра. Баланың телен ачуда,сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота.
УМК га кагылышлыбулган “Гаилә”, “Командир”кебек бармак уеннарыда балалар өчен бик кызыклы. Әлеге уеннар ярдәмендә балаларнытатарча сөйләшергә өйрәнү белән беррәтән бармак хәрәкәтләре аша сәламәтлекләрен дә ныгытабыз.
Безнең балалар бакчасында барлык төркемнәрдә дә татар халык уеннары уйналып тора , чөнки уен – балаларыбызның сөйләм телен үстерә, сәламәтлекләрен ныгыта.
Уен ул - сәламәтлек чыганагы. Тән сәламәтлеге белән бергә, баланың рухи яктан дөрес формалашуы иң беренче чиратта уеннар һәм аларның дөрес оештырылуына бәйле. Шуңа күрә балалар бакчаларында да, гаиләдә дә уеннарны дөрес итеп оештыруга җитди игътибар итәргә кирәк. Уеннар никадәр кызыклырак итеп оештырылса, аларның файдасы шулкадәр зуррак.